#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар кайда – ул шунда

последние и лучшие новости искусства в мире

Якташым, чордашым Гөлҗиһан Якуб кызы Закирова белән икебез бер мәктәптә, бер үк укытучыларда укып чыккан укучылар. Икебез дә Көнбатыш Себер территориясе буенча сузылган чал Иртеш елгасы дулкынында тирбәлеп-чайкалып, аның тәмле-шифалы суын эчеп, затлы балыкларын ашап үскән кешеләр.

Аның кечкенә ватаны - Иртешнең уңъяк ярында урнашкан Өстамак авылы.

Очрашкан саен уртак сүзебез туган мәктәп, укытучыларыбыз, классташлар турында. Психологлар үткәнгә кире кайтмаска киңәш итсәләр дә, хәтеребез безне барыбер балачакка кайтара, ата-ана нигезе сагындыра, әти-әни белән үткән бәхетле вакытны искә төшерми булмый.

Әтисе Якуб ага Хөснетдинов - сугыш ветераны. Аягында сугыш бүләге – кыйпылчык сакланып, гомер буе газапланып яши. Әйбәт кенә яши торганда, әнисе өченче баланы тудыра алмыйча, дөньядан китеп бара. Гөлҗиһан ханыма 5 яшь, сеңлесе Гөлбануга 3 яшь була. Әтисе өйгә икенче хатын алып кайта. Үги әнигә ияреп, башы саташкан әтисе һәм 3 ир бала бергә килә.

Тагын уртак 6 малай туа, аларның өчәве генә яшәп кала. Бер өйдә 3 оядан булган 11 кеше үсеп җитәләр. Әтисе колхозда эшли. Әнисе Фәхрикамал апага өй мәшәкате таудай кадәрле. Әкренләп хәлләренчә кызлар да әниләренә ярдәм итәләр. Олы кыз Гөлҗиһан яңа туган балаларны карашырга булыша, укырга да соңгарак керә.

Беренче укытучысы – Мөнәвәрә апа Тимканова. Әти-әнисенә һәм беренче укытучысына рәхмәте зур.

“Авыл мәктәбен тәмамлагач, Хуҗайланда 7 еллык мәктәпкә укырга бардык. Юлыбыз авыр, атна саен Иртешне кичәргә кирәк, аеруча җилле көннәрдә кичү куркыныч.

Мәктәп 3-4 искергән өйләрдә урнашкан икән. Иң зурысында укыйбыз, икенчесендә хезмәт дәресләре үтә, өченче ике катлы йортта интернат, беренче катта - малайлар, икенчесендә - кызлар. Бала-чага күп иде, күңелле яшәдек.

Яшәү, уку, ашау өчен барлык шартлар булдырылган. Кичләрен төрле түгәрәкләр эшли. Класслар бер-беребез белән ярышып укыдык, эшләдек. Буш вакытларда саф һавада уйныйбыз. Кичләрен еш кына мөхтәрәм мәктәп директорыбыз Якуб абый Зәнкиев керә иде. Төрле темаларга, сугыш хатирәләре турында безнең белән әңгәмә кора.

Ниһаять, кулында югары белемне раслаучы диплом. Эшкә Вагай районы мәктәпләренә җибәрелә.

Тиздән язмыш аны Закир абый белән очраштыра. Яшь Закировлар гаиләсен Юрмы мәктәбенә күчерәләр. Иптәше – директор, Гөлҗиһан – рус теле укытучысы. Бар сәләтләрен, белемнәрен җигеп, бер-берләрен канатландырып, илһамландырып эшлиләр.

Эшләгәнне кадерли белә иде ул замандагы дәүләтебез. Закир абый РФнең атказанган укытучысы, Гөлҗиһан ханым – халык мәгарифе отличнигы.

Гомерләре заяга узмаган. Үзләрендәй белемле, акыллы, кешелекле ул белән кыз үстерделәр. Күптән инде Гөлҗиһан Якуб кызы Тубылда яши. Ни аяныч, тормыш иптәшенең якты дөнья белән хушлашуына быел март аенда 10 ел тула.

Гөлҗиһан чордаш – киң күңелле милләтебез кызы, уттай хатын-кыз, дус-ишләре, туганнары белән аралашып яши.

Татар кайда – ул шунда. Татар үзәгенең актив тамашачысы да, артисты да, бәйрәмнәрне алып баручысы да.

Изгелек юлына да күптән аяк баскан. Җомга саен мәчет, хәтем ашларына йөри, һәр татар йортта көтеп алынган кунак ул.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Нефтеюганск шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836