Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар кызлары клубы үзенә чакыра

последние и лучшие новости искусства в мире

8-3Төмән өлкәсендә үткән елның ноябрь аенда «ТатЛеди» клубы эшли башлаган.

Матбугат битләрендә башка төбәктә эшләп килүче хатын-кызлар оешмалары, аларның бергә җыелышып төрле эшләр башкарулары (аш-су әзерләргә өйрәнүләре, калфак чигүләре һ.б.), бәйрәмнәр үткәрүләре турында укып соклана идем. Илебездә татарлар саны буенча 3 урында торган төбәк булсак та, бездә хатын-кызларны туплаган шундый берләшмәләр белән мактанырлык түгел. Һәм менә “ТатЛеди” хатын-кызлар клубы тарафыннан оештырылган бәлеш пешерү буенча мастер-класс туфында «В контакте» социаль челтәрендә Ләйсән Усманова битендәге мәгълүматка юлыктым. Шунда ук Ләйсәннән эшләре турында тулырак сөйләвен язып җибәрүен сорадым.

Әлеге клуб ике Юлия - Касыймова һәм Мирхәйдәрова, Ләйсән Усманова, Рузалия Нуруллина, Рузилә Илчигулова, Земфира Хәмидуллина, Әлфия Дәүлиева һәм Динә Рамазанова катнашында беренче адымнарын башлап җибәргән. Социаль челтәрләрдә максат, бурычларын күрсәтеп төркемнәр ачканнар. Клубка татар халкының мәдәнияте, тарихы белән кызыксынган һәркемне чакыралар.

“Без ТатЛеди-Төмән һәм өлкә татарлары хатын-кызлар клубы. Без - акыллы, матур, стильле, уңышлы.

Без үз алдыбызга максат куябыз һәм, бернигә дә карамастан, аңа таба барабыз, кайвакыт хаталар, киртәләр һәм хәтта күз яшьләре аша ирешергә туры килә.

Безнең максат нинди?

Аралашу, яңалыкларны белү, тәҗрибә уртаклашу. Синең белән тәҗрибә уртаклашырга, нинди икәнлегеңне белергә, үзебез турында сөйләргә, белем үзләштерергә теләр идек.

Без нәрсә эшләячәкбез?

Мастер-класслар, фотосессияләр үткәрербез, кызыклы кешеләрне чакырырбыз, төрле чараларга барырбыз. Без дүрт стенада түгел, ә чикләре булмаган дөньяда яшәргә омтылабыз. Һәм бәхетле дөнья булдырырга бергә өйрәнербез!” – дип язалар алар.

- Чын татар өчен стиль һәм имидж - гармонияле һәм максатчан шәхес формалаштыруның мөһим өлеше икәнлеген истә тотып, ел ахырында RivaStudioдә гардероб, стиль турында мастер-класс үткәрелде, - дип сөйләде Ләйсән. - Искиткеч Nelli Riva безгә киенү үзенчәлекләре, имидж, гардероб формалаштыру тәртипләрен аңлатты. Шулай ук, гардеробны яңарту алдыннан максатлар һәм бурычлар куюның мөһимлеге һәм тәртибе турында фикер алыштык. Конкрет мисаллар күрсәтелде.

Хатын-кызлар клубы гүзәл затларны татар мәдәниятенә тарту, аралашу, аларны берләштерү максатын күз алдында тотса да, әниләр, балалар өчен дә төрле чаралар үткәрергә планлаштырабыз.

Хәзер “Мин Әни” конкурсы старт алды.

Конкурс кысаларында мастер-класслар да, тренинглар да, кызыклы кешеләр белән очрашулар да каралган. Балалар өчен уен программалары: татар уеннарына өйрәтү, татар әкиятләре, персонажлары белән танышу күз алдында тотыла. Бәлки, татар фразаларын өйрәтү буенча уен формасында дәресләр дә үтәр. Чөнки хәзер татар сүзләренең элементар запасы булган балалар бик аз.

Быел Төмәндәге “Хәят” рестораны шеф-пешекчесе ярдәмендә татарның өстәл бизәге – бәлеш пешерү серләренә төшендек.

Теләүчеләрне, татар мәдәнияте, тарихы белән кызыксынучыларны үз арабызга чакырабыз. Безнең социаль челтәрләрдә төркемнәребез, битләребез бар. Шунда һәркем үзе борчыган сорауларны язып җибәрә ала. Рәхим итегез!”

Һәркайсына җавап бирергә вәгъдә итте Ләйсән.

Татар гүзәлләренең һәрвакыт эшкә уңган, тырыш, матур хуҗабикәләр, әниләр икәнлеген күрсәтегез әле, кызлар! Ак юл сезгә!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836