Материалы

Татар мәдәният үзәгендә Ураза бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

27-92 июль көнне Төмән татар мәдәният үзәгендә Ураза бәйрәме уздырылды. Аны өлкә мөселман диния нәзарәте һәм Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге оештырдылар.

Мөселман дөньясы өчен иң изге Рамазан ае үтеп китте. Ураза тотучыларга быел уңай ел туры килде, көннәр озын булса да, салкынча торды. Элек-электән Рамазан ае сабырлык, җиңеллек, сынау ае булып саналган. Ә инде шул сынауларны үтеп чыккан мөселманнарны Ураза бәйрәме үзенең нигъмәтләре, сый-табыннары белән куандыра.

Шул ук сүзләрне өлкә мөселман диния нәзарәтенең идарә җитәкчесе – мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков чыгышында әйтеп китте. Зиннәт хәзрәт: “Дин кардәшләр, бу изге Ураза бәйрәме белән сезне чын күңелдән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә рәхмәтен иңдерсен, фәрештәләр сезгә дога кылсын. Йөзегезгә иман нуры, өегезгә бәрәкәт, гаиләләрегезгә тынычлык, исәнлек-саулык телибез”, - диде. Котлау сүзләреннән соң ул Ялутор мәчетенең имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов, Киндерле авылының элекке мәчет имамы Дәүләт хәзрәт Хәбибуллин, Нәфисә ханым Тусмөхәммәтованы Мактау хатлары белән бүләкләде.

Бәйрәм концерт номерлары белән алышынып барды. Сәхнәдә берсеннән-берсе чибәр, мөселман киемнәрдә “Нур” фольклор уен кораллары ансамбле кызлары пәйда булдылар. Уен коралларында уйнап, мөнәҗәт башкардылар.

Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев үзе һәм өлкә губернаторы исеменнән кайнар котлады. Аннан соң Мәүлидә Хәйруллина, Әлбирә Кәримова, Яна Абдуллина, Азалия Рамазанова, Фатыйма Ибраһимова Нәфисә Тусмөхәммәтова мөнәҗәтләр башкардылар. Ә кечкенә Әминә Юсупова сәнгатьле итеп шигырь сөйләп кунакларны таң калдырды.

Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң ябылган табыннарны ачып, кунакларга сыйланып утырырга рөхсәт бирделәр. Табында - ризыкларның иң тәмлеләре, алар янына пылау чыгардылар, чәйләр эчеп кунаклар рәхәтләнеп сыйландылар.

Шушы бәйрәмне әзерләделәр: өлкә хакимияте, Төмән өлкәсе мөселманнар диния нәзарәте, АО “ПРОДО Төмән бройлер” һәм үзәк хезмәткәрләре булдылар.

Ахырда бәйрәм чарасын алып баручы Зөлфинә Минибаева: “Рамазан аенда күбрәк яшәү мәгънәсе, рухи нигезе турында уйлыйбыз һәм бу тормышта “иман байлыгының” бөтен җирдә безгә ярдәм итүен телибез”, - дигән сүзләр белән тәмамлады.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума