Материалы

“Татар телен яхшы белүче” бәйгесе

последние и лучшие новости искусства в мире

18-5Төмән шәһәренең “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә “Татар телен яхшы белүче-2014” бәйгесенең финалы үтте.

Зал татар рухын булдырып бизәлгән, темага туры китереп укучыларның рәсемнәре, декоратив-кулланма сәнгать эшләреннән күргәзмә оештырылган һәм туктаусыз татар җырлары яңгырап торды. Ата-аналар, укучылар тынычланып урыннарга утыргач, Г.Тукайның “Туган тел” җыры башкарылды. Халыкны татар теле укытучылары Н.Гайнельянова белән Ә.Касыймова сәламләп, хөрмәтле кунаклар, жюри әгъзалары, бәйгедә катнашучы 6 укучы белән таныштырдылар, аннары сүзне үзәк директоры А.Градусовка тапшырдылар. Ул апрель аеның беренче атнасында шәһәрнең татар теле укытыла торган мәктәпләрендә сайлап алу туры үтеп, җиңүчеләрнең финалга җыелганнарын  әйтеп, ярышучыларга уңышлар теләде. Укучыларның эшләрен бәяләүче жюри рәисе шәһәрнең 52 нче мәктәп җитәкчесе А.Манкаева, әгъзалары - өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Зиганшин, үзәк хезмәткәре Р.Фәйзуллина сайландылар.

Ярышлар 6 турдан торып, 5 нче сыйныф укучылары башта татар телендә үзләре турында сөйләделәр, аннары язма эш башкардылар, текстагы җөмләләрне тәрҗемә иттеләр. Нәфис сүз остасы ярышында 9 нчы мәктәп укучысы Хәдичә Абдулова Р.Мингалимовның “Дуслар гына булсын” шигырен бик сәнгатьле итеп сөйләде. Шулай ук 72 нче мәктәптән килгән рус малае Павел Олейников Р.Вәлиеваның “Әниләр бәйрәме”н, 36 нчы мәктәп укучысы Линар Дәүләтбаев Г.Тукайның “Туган тел”, 9 нчы мәктәп укучысы Диана Гыйндуллина Ә.Бикчәнтаеваның “Дәү әнием” шигырьләрен башкарулары тамашачылар күңеленә хуш килде. Укытучы Р.Латыйпова танылган фольклорчы Х.Ярминең тууына 110 ел тулу уңаеннан, укучыларның якташыбыз иҗаты буенча белемнәрен тикшерде. Балалар фольклорчы-галимнең әкиятләрен укып, рус теленә тәрҗемә иттеләр, кыска җырлары, такмакларын җырлап ишеттерделәр. Өй эшләрен тикшерү өлешендә Хәдичә татар халкының милли ашы - чәк-чәк пешереп алып килеп, әлеге ризык турында сөйләп, тамашачыларны сыйлады. Диана - хатын-кызлар калфагы, Линар - уен коралы курай, Алинә Гыйззәтуллина - милли хатын-кызлар һәм ир-ат костюмнары, Паша - Сабантуй, ә Алексей Габдуллин Корбан бәйрәмнәре турында бик кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр. Укучылар киләсе турга әзерләнгән арада, кунакларның көтү минутларын бизәп, үзәктә җыр түгәрәгенә йөрүче кызлар – Азалия Сәетова, Диана Чәләлетдинова, Лилия Шәмсетдинова, Зарина Ногманова матур җырлар башкардылар. Ә инде жюри әгъзалары иң-иңнәрне сайлаганда, кунаклар балаларның кул эшләре белән таныштылар.

Шул арада без тырышып татар телен өйрәнгән рус милләте малае Паша белән аралашып өлгердек. Шуңа да игътибар ителде, арада ул берүзе күз явын алырлык түбәтәйдә иде. Аның татар халкына булган хөрмәте тырышып телне өйрәнүендә, шигырьләр сөйләп, татар хәрефләрен дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзүендә дә күренеп торды. Паша бары тик “5”ле билгеләренә генә укый, татар һәм рус телләреннән башка инглиз телен дә өйрәнә, рәсемне дә оста ясый. 18-9Татар телен өйрәнү сәбәбен ул, татар милләтеннән булган дуслары күп булуы өчен һәм башка телләрне өйрәнергә ярдәм итә, дип аңлата. Ә аның теләген хуплаучы әбисе Татьяна Харитоновна Берчатова, укытучысы Наисә Камил кызы белән еш очрашып, өстәмә биремнәр алып, оныгының уңышлары белән кызыксынып тора.

Әлеге бәйгедә беренче урынга Хәдичә, икенче урынга Диана чыктылар. Өченче урынны Паша белән Линар бүлештеләр. Балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Рәүфә КАНГАЗИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума