#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар җәмәгатьчелеге активлары җыелдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

1-3Төмән өлкәсенең актив татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, күренекле шәхесләр Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык юбилее уңаеннан өлкәдәге вәкиллек оештырган бәйрәм кичәсенә җыелдылар.

Бәйрәм “Нефтяник” ресторанында үтте. Берничә сәгать буе өлкәнең иң яхшы ансамбль, җырчылары чыгыш ясадылар. Беренче булып яңа төзелгән оркестр (җитәкчесе Ислам Сафин) күңелне сөендерде.

Чараны яшь җырчы – якташыбыз Фәзилә Вәлеева белән танылган мәдәният белгече Җәгъфәр Касыймов алып бардылар. Казан кунагы - Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара фестивальнең Гран-при иясе Ранис Габбазов дәртле, көр тавышы белән үзенә каратты.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм өлкәдәге вәкиллек рәисе Ринат Насыйров тәбрикләделәр.

- Ринат Хәмзә улы шалтырату белән бу чарада катнашу мөмкинлеген табып, сезгә Мәскәү аша килдек. Монда ел дәвамында шушы татар дөньясы хәрәкәтен булдыручылар җыелган. Сез – бербөтен татар халкының милләт балалары. Барыгызга да зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

2022 елда булачак төп чаралар: 5 елга бер уза торган Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае һәм шул корылтай кысаларында конгрессның 30 еллык юбилее хөрмәтенә чара әзерләнә. Барлык татар милли оешмалары вәкилләре дә анда катнашачак.

2022 ел “Без бергә, безнең көч - бердәмлектә!” дигән девиз астында узачак.

Киләсе елга Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

Бу ел бик әһәмиятле вакыйгаларга бай булды, - дип изге теләкләрен җиткерде Данис Фәнис улы.

- Кадерле, яраткан татар халкым, - дип башлады сүзен Ринат Насыйров. – Кибетләргә керергә дә курыккан вакытта татар халкы үз юлын таба. Нинди генә авыр вакытлар булмасын, без бу юлны табарга, бергә булып дөньяны үзгәртергә сәбәп эзлибез. Шул сәбәпне эзләп очрашуыбызны, бер-беребезгә ярдәм итүебезне телим. Беркайчан да таралмыйча куанып, тырышып яшик. Халкыбыз кимеми, алга бара. Россия күләмендә татар халкы – үрнәк, тирән тарихлы халык. 30 еллык тарихны башлаган кешеләр дә монда утыралар. Югалтканнарыбыз да бар. Аларга да дога кылырбыз, - дип сөйләде.

Аннары җыр-моң арасында татар оешмалары активистлары үз сүзләрен әйттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр, бүләкләрен бирделәр.

Россиянең Себердәге Төмән каласының уртасында урнашкан ресторанда “Гурман” кафесы уңганнары әзерләгән милли татар аш-суы, милли киемле официант кызлар, татар оркестры, тыңлаган саен тыңлап туймаслык җырчыларыбыз башкарган җыр-моң һәм, әлбәттә, бу бәйрәмне оештыручы Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров, йөзләгән иң актив татарлар – безнең горурлык, гасырлар буена сакланган халкыбызның әле гөрләтеп яшәвен, яшәячәген раслаучылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836