#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Татарча диктант” Төмәндә

последние и лучшие новости искусства в мире

48-825 ноябрь көнне “Татарча диктант” акциясе узды. 10лаган ил һәм Россиянең 20ләгән төбәге Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәреннән өзек яздылар.

Төмәндә диктант язарга теләүчеләр Төмән дәүләт университетының финанс-экономика институты бинасына җыелдылар. Килүчеләргә безнең төбәктә бу акцияне оештыручы өлкә яшьләр берлеге җитәкчесе Сәет Тусмөхәммәтов аның максаты, әһәмияте турында аңлатып китте. Диктантны Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Мактаулы академигы, язучылар берлеге әгъзасы, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина укыды. Сирәк очрый торган сүзләрне тактага язып, тыныш билгеләренә игътибар итәргә кушты.

- Татарстан Республикасының халык язучысы Аяз Гыйләҗев – татар әдәбиятының иң талантлы һәм үзенчәлекле вәкиле. Ул 5 зур роман, 20ләгән повесть, 40лап пьеса язган, әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителгән. Иҗаты дәүләт бүләкләре белән югары бәяләнеп, Г.Тукай исемендәге премия алуга да ирешкән. ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. “Яз. Татарча диктант” акциясе 2016 елда башланды. Төмәнлеләр дә бу чарада актив катнашалар. Быел университет бинасына җыелучылар арасында татарлар, руслар, казахлар да бар иде. Чара турында сөйләргә “Яңарыш” өлкә татар газетасы, “Татарстан-Яңа гасыр”, “Сибинформбюро” телекомпанияләре журналистлары да килгәннәр иде.

Миңа диктантны укырга, яңадан үземне татар теле укытучысы итеп хис итәргә мөмкинлек биргән Ләйсән Хөрмәтуллинага, Сәет Тусмөхәммәтовка зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, - дип сөйләде Хәнисә Чәүдәт кызы. Тагын да тәкъдимнәрен дә өстәде: “Киләсе елга сертификатларны алдан әзерләп, шунда ук биреп кайтарырга кирәк – бу килүчеләр санын арттырырга ярдәм итәр иде. Шулай ук татар телен һәм әдәбиятын яратучыларга “Халкым минем” (Казан), “Татарский мир” (Мәскәү) газеталарын, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзаларының китапларын тарату да яхшы булыр иде. Диктант язучылар бүләк белән кайтып китсеннәр”.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру берникадәр тормышка аша. Катнашучылар алдан ук телебезнең кагыйдәләрен кабатлап киләләр. Текстны язганда авыр тоелган җирләрне кайтып тагын өйрәнәләр. Әнә Анна Исакова рус кызы булса да, фәнни хезмәте өчен татар телен өйрәнә, төрле әдәбият, матбугатны укый, берникадәр сөйләшә дә, рәхәтләндереп татарча диктант язды.

Ә даһи язучыларыбызның әсәрләреннән өзекләрне тыңлыйсы, язасы шулкадәр рәхәт. Аларның һәркайсы авторның язу стилен, тел байлыгын, үзенчәлекләрен ачып бирә. Бу көнне дә авыл хатыны Бибинур тормышы белән таныштык, аның ел саен сабан туена җентекләп әзерләнүен сүрәтләгәндә автор татар көнкүрешен, йоласын да ачыклап бирә. 48-9Текстта борынгы сүзләр күп очрый. Татар телен яхшы белмәгән кешегә авыр да дияр идем. Алай да 369 сүздән торган өзекне (былтыргыдан озынрак) бер тынсыз язып чыктык. Татар теленең бүгенге көндә туган проблемасын күз алдында тотып, аны яклап килүчеләр дә, үзләрен сынап карарга, мәктәп елларын искә төшерергә теләүчеләр дә бар иде. Январь аенда юбилее билгеләп үтеләчәк Аяз Гыйләҗев әсәреннән өзек белән “Татарча диктант” акциясенә катнашучы 4 меңләгән кеше танышты. Төмәндә 28 кеше язды. Билгеләр бер ай эчендә билгеле булачак һәм аларны http://diktant.tatar/ сайтына диктант язган кәгазьдәге сан ярдәмендә кереп карарга була. Һәм шунда ук катнашканлыкка сертификатың да куелачак.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836