Материалы

Татарга игелекле гыйлем мәркәзе

последние и лучшие новости искусства в мире

XX гасырның башында ук дөньяви белем бирә башлаган Тубылның 15 нче мәктәбе тиздән үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Бу юбилейны ул заманча матди-техник базалы, югары квалификацияле кадрлар һәм алдынгы педагогик технологияләр кулланып, өлкә мәгариф системасының көндәлек сулышын тоеп эшли торган мәктәпләрнең берсе буларак каршылый. Укытучы-педагогларның язмышын билгели торган бу гаҗәеп зур һәм кыю эшләрнең башында мәктәп җитәкчесе Сәет Заир улы Хисмәтуллин тора. Аның зирәк акылы, дөньяга караш даирәсе киңлеге, алдан күрүчәнлеге нәтиҗәсе – мәктәпнең соңгы елларда ирешкән уңышлары. Язмамның беренче юлларында хөрмәтле Сәет Заир улын, укытучылар коллективын, укучыларны бу зур тантаналы юбилей белән ихлас котлыйм, алга таба да барыгызга җитди уйларыгызның тормышка ашырылуын, зур иҗади уңышлар, гомумкешелек кыйммәтләренә тугрылык, киләчәккә омтылышлы булып калуыгызны телим.

Мәктәпнең юбилее якынлашуы мине бик еракта калган чорга – ХХ гасыр урталарында Тубыл педагогия училищесында укыган елларга һәм шул елларда Тубылның 15 нче мәктәбендә педагогик практика үтеп, мәгарифкә беренче адымнар салуым бүгенгедәй күз алдыма килеп, ерак хатирәләргә алып китте. Бу – утлы, гарасаттай еллар. Бүгенгедәй хәтеремдә – 22 нче июнь иртәсе бөтенебез өчен көтмәгәндә булды. Аннары илебез җилкәсе күтәргән 4 ел, телләр сөйләп бирә алмаслык авыр, кан-коюлы, дәһшәтле сугыш еллары. Әнә шул күңелләрдә һәм тарих битләренә мәңге онытылмаслык язылып калдырылган утлы елларда - 1940-1941 уку елында без апам Зәрә белән Яңа Кәешкүл җидееллык мәктәбен тәмамладык. Ил сугыш чорына яраклашып, дөньялар үзгәргән иде. Эшкә яраклы ир-егетләр сугышка китеп бетте, шуңа күрә мәктәпне тәмамлау белән колхозга булышырга туры килде.

“Җәй көне минимум хезмәт көне җыймасагыз, укырга китү турында уйламагыз да”, - диде колхоз рәисе. Ул еллардагы кырыс законнар сугыш чынбарлыгына ныграк төшенергә, аны танырга өйрәткән иде. Әле буыннары катып, ныгып өлгермәгән балаларга тормышның аяусыз җилләренә каршы кыю атларга, “минимум”ны тутырырга кирәк иде. Әйе, без ул җәйне колхоз кырларыннан кайтып кермәдек, фашизмны тар-мар итү өчен, тизрәк җиңү көннәрен якынайту өчен бөтен көчебезне куеп эшләдек. Ләкин укырга кирәк, укырга теләк көчле иде безнең. Шаулы мәктәп еллары үтеп киткән, «Укуны кайда дәвам итәргә? Кем булырга?» дигән сораулар куеп озак уйланырга туры килмәде. Ул елларда белем алырга, укырга омтылышлы яшьләр себер татарларының бердәнбер мәдәният, мәгърифәт үзәге булган Тубыл шәһәренә – данлыклы татар педучилищесына агылалар иде. Колхоз рәисе “минимум” тутыруыбыз турында таныклык язып бирүе белән октябрь ае ахырларында аркага ипи тутырылган капчыкларыбызны асып, җәяүләп апам Зәрә белән Тубыл педагогия училищесына юл тоттык. Укулар күптән башланган булса да, Хөсәен Тимерша улы Ильясов безне куып кайтармады, кулыбыздагы таныкнамәне алып караштырып торды да, торак йортка урнаштырып, укырга кабул итте. Сугыш елларының мең газаплы, ачлы-туклы өч елы - дәһшәтле, утлы елларда укырга туры килде педучилищеда безгә. Сугыш елларында училищеда тирән белемле укытучылар булмау, ирекле-ирексез Тубылга көнбатыштан эвакуация белән килгән укытучыларның укытуы, үзебез дә салкын торакларда яшәп, тамак ачлыктан гел ашау турында кайгыртып көн үткәргәнгә, педучилище безгә тирән белем биргәндер дип әйтә алмыйм. Шулай да биредә тыныч.

Укучыларда белемгә, мәгърифәткә омтылыш, туган телгә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә үз һөнәренә чын күңелдән бирелгән заманының алдынгы карашлы шәхесе – педучилище директоры Хөсәен Тимерша улы Ильясовның роле, һичшиксез, зур иде. Педучилищеның төп бурычларын ул укучыда акыл һәм физик үсеше, әхлакый камилләшү өчен дә уңай шартлар тудыру, белем алуга ихтыяҗ тәрбияләү, табигать, җәмгыять, кеше һәм аның эше турында белем бирү, аны үз халкына, үз милләтенә тугрылыклы итеп тәрбияләүдә күрә иде. Моның өчен ул сәнгатьнең барлык төрләрен оста файдаланды. Дәрестән соң төрле нәфис сүз осталары, драмтүгәрәк, җыр-бию, хор, кыллы оркестр түгәрәкләре эшләп тора. Сугыш еллары булса да, түгәрәкләр белән профессиональ белгечләр җитәкчелек итә. Шулай итеп, педучилищеның үзенең һәвәскәр баянчы, җырчылары, биючеләре, нәфис-сүз осталары, кыллы оркестр барлыкка килеп, бу түгәрәкләр яңадан-яңа талантларны үз кочагына ала, тәрбияли, үстерә иде. Вил Мамаев, Әкрам Шәрипов, Сара Серазетдинова, Рәис Вәлитов, Мәрҗәнә Фәхретдинова, Хәмит Ибраһимов, без өченче курста укыганда килеп кушылган беренче курс студентлары Яхъя Манняпов, Изил Гарифуллин, Марат Мөлеков, Әминә Ильясова кебек җәмәгать эшләрендә актив, иң яхшы билгеләренә генә укып, сәнгатькә үрелеп яшәүче, сәнгатьнең барлык төрләре белән кызыксынучы укучылары бар иде. Менә алар белән шаулап-гөрләп тора иде педучилище. Яхъя Манняповның сыздырып тальян гармунда уйнап җибәрүе, аңа кушылып энем Изилнең өздереп җырлавы, Әминәнең, Вилнең Һади Такташның шигырьләрен сәнгатьле сөйләүләре әле дә күз алдымда, аларны һич тә онытырлык түгел. Ә бу сәнгатькәрләр белән 15 нче мәктәптә ничә тапкыр концерт куйдык икән? Мәктәп директоры Әминә Хәлил кызы безне төрле бәйрәмнәр, концерт номерлары белән чакырып тора иде. Шулай көннәр, айлар үтә. Аз гына тамак туеп торса, “Совет информбюросыннан” хәбәрләр тыңлыйбыз. Немец самолетларыннан яуган бомбалар астында авыл, шәһәрләрнең сәгать эчендә җимерелеп, янып-көюе, ил хәзинәсенең юкка чыгуын, хәлләрнең никадәр авыр, хәтәр булуын “Совинформбюро” хәбәр итә.

1942 ел. Сталинград астында канкойгыч сугышлар бара. Икенче курста безнең өчен иң җаваплы чор – мәктәптә педагогик практика үтү чоры. Тиздән шәһәрнең 15нче мәктәбенең башлангыч классларында дәресләр бирәчәгебез турында әйтеп, Хөсәен абый безгә дәресләргә конспектлар төзергә, класстан тыш эшләр өчен материаллар әзерләргә, өс-башларыбызны рәтләргә кушкан иде. Мәктәп һәм укытучылар коллективы белән танышу беренче дәрес бирә башлаган көнне Хөсәен Тимерша улы Ильясов җитәкчелегендә үтте. Мәктәптә хатын-кыз укытучылар гына эшли иде дисәм дә хата булмас, чөнки Мөхәммәтулла Урамаевтан башка бер генә ир укытучыны хәтерләмим. Ул башлангыч класс укытучысы буларак, безнең белән җитәкчелек эшен алып барды. Мәктәп директоры - Әминә Хәлил кызы Хәлитова, аның мәктәп белән җитәкчелек итү еллары Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы иң авыр еллар (1941-1950). Бу фаҗигале елларда халык ачлыктан, ялангачлыктан интегә. Әминә Хәлил кызы балалар контингентын саклап калу өчен хөкүмәттән ярдәм фондын алуга ирешә, мәктәпкә утын әзерләү, ремонт эшләрен ата-аналар карамагына куя. Аның оста оештыручанлыгы аркасында мәктәп бик кыенлыклар белән булса да эшләп килә. Безнең дә, педучилище студентларының ачлы-туклы яшәвебезне күңеле белән сизеп, Әминә апа һәркөнне мәктәп ашханәсендә ашатып кайтарырга тырыша иде.

Әминә Хәлитова ихлас җанлы, мөлаем карашлы, кешелекле, миһербанлы шәхес буларак хәтеремдә уелып калган. Башка хатын-кыз укытучылар - Хәсәнә, Нурия, Галия (фамилияләрен хәтерләмим) апаларның укытып йөргәне хәтердә калган. Безнең буын кешеләренең сугыш елларындагы аянычлы язмышын сурәтләп китап язарлык. Ул елларга бу урында нокта куеп шуны әйтмәкче булам: һәрвакыт игелекле эшкә омтылып, 15 нче мәктәпне 10 ел буе җитәкләп барган искиткеч түземлелек, кыюлык, рухи ныклык иясе Әминә Хәлил кызы Хәлитова кебекләр исемнәрен мәңгеләштерү, халык күңеленә җиткерү - безнең бурыч.

Бөек Ватан сугышы темасы хәзер инде тарихи тема кебек тоела, ләкин аның бүгенге заман белән бәйле якындагы тарих икәнлеге безнең күңелдә. Шуңа күрә 15 нче мәктәп турында истә калган хатирәләрнең актуальлеген, үткенлеген югалтмаган бу бик мөһим, зур темага бәйләп язуны кулайрак күрдем.

Мәгарифкә багышланган гомер юлымның башы – Тубылның рух мәркәзе 15 нче мәктәп. Тубыл төбәге татарларын зур гыйлем дөньясына чыгарган мәктәпне, аның укытучыларын, хезмәткәрләрен 100 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм, аның киләчәктә чын мәгънәсендә чәчәк атуын телим.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА, ветеран-укытучы.
Төмән районы, Акъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума