Март 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Х.Мирхәйдәров җитәкчелегендәге “Дуслык” ансамбленең Төмән шәһәрендә эшләп китүенә тиздән 30 ел тула. Шул уңайдан, армый-талмый ансамбльгә йөрүче кызларның берничәсен “Яңарыш” битләрендә яктыртырга уйладык.
Шул кызларның берсе – Эльмира Бикбулат кызы Абдразакова. Ул Вагай районы, Карагай авылында туып-үскән. Тубыл педагогия институтын тәмамлап, 2001 елдан 2005 елга кадәр туган авылы Карагай мәктәбендә укыта. Аннары Төмән шәһәренә күчеп килгәч, 2нче, 6нчы мәктәпләрдә эшли һәм бүгенге көндә 92нче мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта.
Эльмира ханымның “Дуслык” ансамбле белән беренче тапкыр танышуы татар мәдәнияте көннәрендә “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда концертка барганында була. Шул көннән башлап ансамбльдәгеләр белән бергә җырлап йөрү хыялы тынгылык бирми. Кечкенә чагыннан кыз җыр-моңга һәвәскәр булып үсә, мәктәптә концертларда катнаша. Чөнки аның әти-әнисе дә җырчылар булганнар. Ансамбльнең җитәкчеләре пар канатлы Хәкимҗан һәм Әсмабикә Мирхәйдәровлар аны ике куллап кабул итәләр.
Менә инде 11 ел Эльмира ханым тормышны ансамбльсез күз алдына да китерә алмый. Анда җырлап йөргән дәверендә ике Мактау грамотасына лаек була. Гаиләсендә кыз белән егет үсәләр, мәктәптә укыту да җиңел түгел, әмма бернигә карамыйча аның ансамбльгә йөрү теләге сүрелми. Ул анда һәрвакыт ашкынып, сагынып бара. Монда җитәкчеләрнең дә яхшы кешеләр булуы зур роль уйныйдыр. Ә үзе алар турында болай ди: “Бик күп еллар буена “Дуслык” ансамблен җитәкләп килү зур сабырлык таләп итә. Елларның төрле вакытлары булды, бернинди кыенлыкларга карамастан, алар ансамбльгә көч, илһам, дәрт, яңа сулыш биреп, аны яшәтеп килделәр. Әсмабикә апа белән Хәкимҗан абый бик пар килгән парлар, икесе дә сабыр, акыллы, игътибарлы, кешенең хәленә керә беләләр. 30лап кешене бергә туплап, таркатмыйча тотып тору өчен ниндидер аерым бер сыйфатларга ия булырга кирәк. Алар репетициягә килгән һәркемнең хәленә кереп, кайгы-шатлыкларны бергә бүлешәләр. Репетицияләрне үз өйләрендә ясаган вакытлар да булды. Алар кирәк чакта таләпчән, җитдиләр, ә болай бик гади, эчкерсез кешеләр. Ходаем аларны исәнлек-саулыктан аермасын. Ә бит алардан башка ансамбльнең булуы мөмкин түгел. Әле күптән түгел Тубыл районына концерт белән барып кайттык. Авылларда бигрәк тә җыр-моңга сусап калганнар, үзебезне рәхмәтләр әйтеп озатып, тагын килүебезне үтенеп калдылар”, - дип Эльмира ханым җылы сүзләр белән сөйләп алды.
Эльмира ханым татар җанлы кеше. Шәһәрнең 92 нче мәктәбендә балаларга белем бирү белән генә чикләнми, ул аларны татар теленә дә өйрәтә. Теләге булганнар белән аерым шөгыльләнә. Алар шигырьләр ятлап, конкурсларда катнашалар. Мәсәлән, Олег Габделәхәтов нәфис сүз буенча үткән ел шигырь сөйләп I урынны, быел II урынны, Әминә Насирова “Күбәләк” җырын җырлап үткән ел һәм быел II урынны алдылар.
Ул балаларны бик ярата, башлангыч сыйныфлардан ук алар күңеленә милли хәзинәләр кертеп калдырырга тырыша.
Заманасында Эльмира ханым Вагай районы фестивальләрендә катнашып “Себер сылуы” исеменә лаек булган. Әле дә чибәр, сылу ханым балаларга белем бирә, мин татар кызы, дип горурланып яши.
Наилә САФИУЛЛИНА.