#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Театр елына багышланган концерт

последние и лучшие новости искусства в мире

20-2Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе иҗат концертына зал тулы тамашачыларын җыйды. Театр елына багышланган концерт сәхнәсендә төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңүчеләр җыелган иде. “Сүзге” вокал ансамбле, “Илһам”, “Мәрҗәннәр” бию төркемнәре башкаруында биюләрне, мәктәп хорының җырларын, шигырь сөйләүчеләрнең, җырчыларның чыгышларын алкышларга күмде тамашачылар. Тубыллыларны балаларның һәр чыгышы сөендерде. Бай, эчтәлекле программаны мәктәп укучылары Альбина Сәетова белән Игорь Иванов оста алып бардылар. Аларның ярдәмчесе, әкият геройларын уйнаган Руслан Нәгыйповны төрле яшьтәге тамашачылар җылы каршыладылар.

Экраннан мәктәп тарихы, мәктәп каршында эшләгән театр, монда куелган спектакльләрдән күренешләр, укучыларның, укытучыларның уңышлары күрсәтелеп барды. Талантлы чыгышларга бай булган концертны тамашачылар сокланып, ләззәтләнеп карадылар. Шәһәр күләмендә мәктәпләр арасында узган бәйгеләрдә җиңүләр яулаган укучыларны, бу уку йортын мактап күп җылы теләкләр яңгырады. Бәйрәмнең кунагы - 15 нче мәктәпне тәмамлаучы, мәктәп каршында оештырылган үзешчән татар театрында спектакльләрдә уйнаган, РФнең мәгариф отличнигы Мәдинә Уразмәтова укучыларга рәхмәт сүзләрен әйтте. ”Эчтәлекле, күңелле концертны бер тында карадык. Яңадан –яңа милли костюмнарда чыгыш ясаган укучыларга карап сокланып утырдык. Мәктәп элекке елларны да талантларга бай иде. Буыннан-буынга мәктәпнең традицияләрен саклап килгән җитәкчеләре Сәет Хисмәтуллинга, мәктәп коллективына, укучыларга рәхмәтләр белдерәм. Унбишенче мәктәп шәһәрнең талантларга бай мәктәбе исеменә лаек. Алып баручыларга, җырчыларга, искиткеч моңлы тавышлы Айдар Ниязовка, Илдар Шәмсетдиновка, “Сүзге” ансамбленә, укытучыларга уңышлар телим. Югары дәрәҗәдә үткән отчет концерты коллективның бердәмлектә эшләгәнен күрсәтте. Сәләтле балаларның чыгышларыннан илһамланып, күңелле кичерешләр белән кайтабыз”, - диде.

Тамашачылар да ел дәвамында күп үрләр яулаган мәктәп коллективына, җырга, биюгә сәләтле балаларның талантларын үстерүдә күп көч куйган сәнгать осталарына, иҗат концерты программасын әзерләүчеләргә яңа уңышлар теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836