#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Теләге булганның уңышы да була

последние и лучшие новости искусства в мире

46-9Төмән өлкәсенә 6 сезон концерт программасы белән Татарстан республикасының танылган җырчысы Ришат Төхвәтуллин килеп, иҗатына чын гашыйк булган тамашачыларына “Егет моңы” дип аталган бик матур тамаша тәкъдим итте. 9 ноябрь көнне ул Вагай авылы мәдәният сараенда чыгыш ясады. Сандугачтай моңлы егетне якыннан күреп, аның җырларын рәхәтләнеп тыңларга дип район үзәгеннән еракта урнашкан авыллардан да халык җыелып килде. Мондый зур бәйрәмне якташларына район депутаты Флера Рәхимҗан кызы Ватутова (рәсемдә Ф.Хәкимов белән) бүләк итте.

Аның тырышлыгы белән Вагай мәдәният сарае сәхнәсендә татар халык җырчысы Салават Фәтхетдинов белән яшьләр кумиры Радик Юльякшин җырлап, тамашачыларның күңелләрен күреп киткәннәр иде. Бу юлы Ришат Төхвәтуллин белән очрашу да вагайлылар өчен бәхет кошын тотуга тиң булды. Флера Рәхимҗан кызы: “Үткән ел Ришат энемнең концертында булып, аның тирән моңлы, көчле тавышын ис-акылым китеп тыңлап утырдым да, эчтән: “Юк, аның җырларын якташларым да ишетергә тиешләр”, - дип уйладым. Тамаша бетүгә Ришат энем белән күрешеп, концерт белән үзебезгә чакырдым. Ул ризалыгын белдергәч, әлбәттә, Фәрит Хафиз улы Хәкимов белән сөйләшеп, тамашачылар җыюны үз өстемә алдым. Депутат буларак, мин район хакимияте башлыгы Рамай Сөнгәтуллин, урынбасары Александр Сафрыгин, район мәгариф идарәсе начальнигы Петр Гонцул, мәдәният сарае җитәкчесе Юрий Малюков, “Сельский труженик” район газетасы редакторы Илдар Гайсинга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Аннары авыл хакимияте башлыкларына чыгып, халыкны район үзәгенә концерт карарга алып килер өчен автобус булдырулары турында килештек. Шулай итеп менә бүген Ришат Төхвәтуллин белән күрешергә дип Тугыз, Казанлы, Меткә, Сөләйман, Заречный, Первомайский, Карагай, Абаул, Юрмы, Әшле, Птицы, Коллар, Баеш һәм башка авыллардан килделәр. Аннары Тугыз авылыннан килергә тиеш булган автобус ватылгач, Юрий Малюков мәдәният йорты автобусын җибәрде. Кызганычка каршы, сазлыклар артында урнашкан Усак, Картавыл, Биек, Агытбаш авылларында яшәүче якташларым, юл булмау сәбәпле килә алмадылар. Аларның, бик тә Ришат энемне күрәселәре, аның матур көйләрен тыңлыйсылары килгән иде. Килә алмасалар да, алар яраткан җырчыларына үзләренең хөрмәтен, саф мәхәббәтләрен белдереп, бүләккә балык җибәрделәр. Табан балыгыннан уха пешереп артистларыбызны сыйладык. Форсаттан файдаланып, ярдәм итүчеләрнең һәркеменә тамашачылар һәм үземнең исемемнән олы рәхмәтемне белдерәм”, - дип сөйләде. Өлкәдә Татарстан җырчыларының концертларын оештыручы Фәрит Хәкимов Флера Ватутованың милләттәшләренең яшәешләрен яхшырту турында гына түгел, аларның рухи дөньяларын баетуда башкарган эшләре турында өстәп: “Флера Рәхимҗан кызы 21 яшеннән депутат вазифасын башкара. Аның тырышлыгын, кайгыртучанлыгын, дөреслек өчен көрәшүен белгән якташлары быел аны 3нче мәртәбә район депутаты итеп сайладылар. Ул аларның ышанычын акларга тырышып, иң авыр, чишелмәстәй проблемаларны күтәрә һәм аларның чишелү ягын кайгырта. Вагайда мәчет төзү мәсьәләсен дә үз өстенә алды. Игътибар иткән булсагыз, концерт башланыр алдыннан, тәнәфес вакытында фойеда Вагайда төзеләчәк мәчетнең рәсеме төшерелгән календарьлар, магнитиклар сатылды һәм концерт барышында мәчет салуга акча җыяр өчен тартма җибәрелде, бу эшләрне дә Флера ханым башкара”, - диде.

Вагай тамашачысы Ришат Төхвәтуллин төркеме тәкъдим иткән концерт программасын бөтен күңелләре белән бирелеп карап һәр чыгышны җылы һәм көчле алкышларга күмделәр. Алкышларга гына түгел, чәчәкләргә күмделәр. Концерттан соң без тамашачыларның фикерләре белән дә кызыксындык.

Коллар авылыннан килгән пар – Миләүшә белән Рәшит Тәүләтбаевлар: “Әйтер сүзләр юк, бары хисләр генә! Мондый дәрәҗәле кунакларга тәкъдим ителә торган классик концерт рәвешендә әзерләнгән программаны күргәнебез юк иде. Ришат – молодец, күрәсең, ул үзенең иҗатына, иҗади үсешенә, тамашачыларына зур җаваплылык белән карый. Сәхнәдә һәркемнең үзен тотышы, сөйләве төптән уйланылган. Аннары Ришат үзенә шундый көчле музыкантлар туплаган. Оста баянчы Руслан Мөхәммәдиев, гитарачы Рөстәм Рисмәтов, скрипкачы Дашгын Ибрагимхәлилов чыгышлары да концертка ямь өстәде. Биючеләре дә бик сәләтлеләр, Ришатның башкарган җырларын матур биюләре белән тулыландырып тордылар. Ә алып баручылары Сөмбелә Вәлиәхмәтова белән Рөстәм Гатауллин шундый интеллигентлы, яшь булуга карамастан, аларның туган телебезгә, әдәбиятыбызга чын-чынлап гашыйк булулары, милләтебез киләчәгенә битараф түгеллекләре әйтелгән һәр җөмләләрендә чагыла. Без концерттан ял итеп, рухи яктан баеп чыктык”, - дип сөйләделәр. Вагай авылының хөрмәтле шәхесләре – Асия һәм Ишмөхәммәт Гайсиннар: “Ришатның үзенә генә хас моңлы, көчле тавышын беркемнекесе белән дә бутап булмый ул. Аның әле тамашачыны үзенә тарткан ниндидер сөйкемле сөяге дә бар дияр идек. Ә үзенчәлекле сәләт иясе Алия Карачурина олы сәхнәгә ныклы адымнар белән килеп керде, ул да киләчәктә сәхнә йолдызы булып балкыр дип ышанабыз. 46-8Өстәп шуны да әйтергә кирәктер: сәхнә бизәлеше бик матур, аппаратура үтә сыйфатлы күренә, чөнки якты һәм төсле утлар күзләрне ялыктырмады, микрофоннан сөйләгәндә бернинди кайтавазлар, ят тавышлар ишетелмәде. Бүгенге концерт безнең өчен зур бүләк булды. Җырчыларга гына түгел, безгә шундый бәйрәм бүләк иткән оештыручылар – Фәрит Хәким һәм якташыбыз Флера Ватутовага олы рәхмәтебезне белдерәбез. Хәзер мәдәният сараебыз зур, якты, хәтта кайбер шәһәрләр дә мондый мәдәният сарайлары белән мактана алмыйлар. Киләчәктә башка артистлар да Вагай мәдәният сарае сәхнәсен үз итәрләр дип өметләнеп, чакырып калабыз”, - диделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836