#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Тәҗрибә алу максаты белән”

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш” өлкә татар газетасының һәр саны аерым бер тарих. Анализ ясау, тәҗрибә алу максаты белән кулыма 28 еллык тупламаны алдым. Төгәл кайсы елны карыйм дигән уй юк иде. Шобага салган шикелле күзне йомып кулыма ниндие эләкте – шуны алдым. Күземне ачсам – 1994 ел!

Бу чорда “Яңарыш” газетасыннан бераз ерак идем. Тубыл дәүләт педагогия институтының филология факультеты, рус-татар бүлегендә көндезге укуда белем алган елларда китапханәдә, каникулларда, бәйрәм көннәрендә туган йортка кайткач яратып укыдым. Безнең татар халкы тормышы, үткәннәр чагылышы, файдалы киңәшләр кызыксындырды.

1994 ел – нәкъ институтның 3-4 курсларында укыган вакыт. Ул 5 ел белем алган елларның иң авыры булгандыр. Илнең ни рәвешле асты-өскә килгәнлеген, ярлылыкны, юклыкны, менә генә Чечня сугышы башланырга торганлыгын һәм башкасын хәзерге буынга сөйләп тормыйм. Мисал өчен бер мизгелне генә сурәтлим: суык көз, урамда карлы яңгыр ява. Төмән тимер юлы вокзалында Тубылга бару өчен поезд көтәм. Автобус белән җитешү кыйммәткә төшә. Ике кулымда да абыем биргән зур спорт сумкалары. Аларга әйтерсең, таш тутырылган. Гел шул тамакны кайгырткан инде. Сумкаларның эчендә: бәрәңге, ит, балык, атланмай, варенье… Аларны 2-3 атнага сузасың, калганын стипендия, әти-әниләр пенсияләреннән биргән әз-мәз акчага яшисең. Әле кабат өйгә кайчан кайту билгесез. 25 елдан соң шул “таш тутырылган” сумкаларны поездга ничек кенә күтәреп мендем икән дип гаҗәпләнәм.

“Яңарыш”ның 1994 елда бастырылган саннарын ачам һәм кызыклы кичерешләр сизәм. Шушындый шартларда сынмый-сыгылмый, бирешми, хезмәтләренә тугрылыклы калып, газетаны яшәткән җитәкчесе Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовка, коллективка, ярдәмчеләренә сокланам, шаккатам.

Азат абыйның газета өчен көеп-янып йөрәге аша үткәреп язган мәкаләләрен уку авыр, күңелләр нечкәрә. Газетага язылу кампанияләре вакытында ул бик борчылган, язылучыларга рәхмәтен белдергән.

“Бигрәк тә хәерсез заманда яшәп ятабыз. Хәерчелеккә калдык. Журналист хезмәтенең кадере китте. Нишләмәк кирәк, болгавыр заманда бу һөнәр иясенә дә үз көнен үзе күрер чак җитте. Арбабыз гел артка тәгәри. Буй җитмәс бәягә кем генә газета-журнал алдырыр икән?.. “

Язмамны “Татар-информ” мәкаләсеннән алынган шушы сүзләрдән башлавым очраклы түгел. Чөнки бездә дә шул ук хәл. “Яңарыш”ка язылу да нәкъ быел, югарыда әйтелгәнчә, былтыргыга караганда 10 процентка да җитми.

Нишләргә? Ноябрь аенда да бердәнбер татар газетабызга язылу шулай ук сүлпән барса ябабызмыни инде “Яңарыш”ыбызны?

Хәерсез, каһәр суккан заманада яшибез, җәмәгать.

Газета укучыларыбызга “Тюмкомимущество”ның редакциябезгә каныгуы турында язган идем. Инде менә тагын куркынычрак кәгазь килеп төште. Комитет рәисе В.П.Федоренко: “Предлагаем вам в добровольном порядке расторгнуть договор аренды и освободить занимаемое вами помещение. В случае неудовлетворения наших требований в добровольном порядке, будем вынуждены обратиться в Арбитражный суд”, - дип куркыта.

Һич тыныч кына яшәрмен, матур гына эшләрмен, дип уйлама икән бу дөньяда”. ( “Яң” №46, 1994 ел. “Хәерсез заман җимешләре “. Азат Сәгыйтов).

“Газетабызның 5 нче яшькә аяк басуы бер яктан шатлык һәм горурлык хисе тудырса, икенче яктан борчылулар, канәгатьсезлекләр китерә. 4 яшьлек бала тәпиләрендә нык торган кебек, безнең “ Яңарыш” та аякларына ныклы итеп басты инде. Бу, әлбәттә, хөрмәтле укучыларыбыз һәм ярдәмче-хәбәрчеләребез, сезнең ярдәм белән булдырылган казанышлар”. (“Яң”№ 41, 1994 ел. “Газета – тормыш көзгесе”. Азат Сәгыйтов).

“Әйе, безнең гәзит әлегә иң арзаннардан. Һәр санында телепрограмманы да бастырабыз. Укучыларыбыз теләк-тәкъдимнәре буенча “Дин”, “Сөю чишмәсе”, “Гаилә”, “Саулык. 1001 киңәш”, “Балаларга укыгыз”, “Якташларыбыз иҗаты” һәм башка махсус сәхифәләр чыгарып барабыз.

Киләчәктә дә без үзебезнең дусларыбызның күңелен күрү, рухи байлыкларны арттыруны күздә тотып, төрле авырлыкларга карамый, гел алга барырга тырышырбыз, милләттәшләребезне матур-матур язмаларыбыз белән сөендереп-кинәндереп торырбыз”. (“Яң” № 47, 1994 ел. “Ачы, бик ачы хакыйкать”. Азат Сәгыйтов).

Бу болгавыр заманда иң кыен вакытта Азат Гыйззәт улын дуслары ташламыйлар. Көчле, дәртле, гадел, очлы, кискен мәкаләләре, шигырьләре белән газетаны яшәтүчеләр – Якуб Зәнкиев, Шакирҗан Ибраһимов, Искәндәр Янтимиров, Газиз Әхмәтов, Хәнисә Алишина, Изил, Фатыйх Гарифуллиннар, Люция, Хатыйп Хәбибуллиннар, Хисмәт Корман, Баһаветдин Нәүрузов, Фәхриҗамал Утяшева, Галия Абайдуллина, Нәркәс Нәбиуллина, Гөлнур Хәйруллина, Динара Хәбибуллина, Хәлимә Уразова, Хөсни Гаитова, Заһит Акбүләков, Зыятдин, Фатыйх Низамовлар һәм башкалар. Алар бик күп.

“Яңарыш”та Бөек Ватан сугышы, авыл хуҗалыгы, мәгариф темаларына зур игътибар бирелгән. Тиздән Җиңүгә 50 ел булачак. Азат Гыйззәт улына көнләшерлек, чөнки ул сугышның чын шаһитлары – ветераннар белән якыннан очрашкан.

“- Егет булгансыз икән, Кашшаф ага, Җиңүче булып сугыштан кайткач, матур гына гаилә корасыз, механизаторлыкка укып, 42 ел буена туган колхозыгызда колхозчы да, Сабантуйларда батыр көрәшче дә, тату гаиләгезнең ышанычлы терәге дә булгансыз. Тормышыгыз шул бер җирдә, туган авылыгыз Талмыда үтә. Бер вакытны да берәр кая китәргә дигән уегыз булмадымы? Сез үзегезне хәзер кем дип саныйсыз – казанлымы, себер татарымы?

- Сугыштан ач-ялангач авылга кайткач, берәр якка китәргә дигән уй бар иде. Әнием – мәрхүмә: “Китмә балам. Илдә чыпчык та үлми, дигәннәр олылар. Бергәләп берәр ничек җиңәрбез кыенчылыкларны”, - дигәч, калдым. Авылны да күтәрергә кирәк иде бит. Болай да ничәмә еллар хатын-кыз җилкәсендә яшәде ул. Кулларыбыз эшкә сагынып калган фронтовиклар шулай итеп эшкә җигелдек, авыр дип тормадык, кулдан ни килсә, барысын да эшләдек һәм әле дә эшлибез.

Эшләвен дә эшләдек, ял итә дә белдек. Элек һәрбер авылда язгы чәчү эшләре беткәч, Сабантуйлар үткәрелә иде. Төрле уеннар, көрәшләр бик күңелле үтә иде. Көрәшүне мин, дөрес, тың көрәшкән. Тирә-як авылларда мине еккан кеше булмаган.

1948 елда Явызбыда 27 кешене ектым. Каскараның атаклы көрәшчесе Мирвасир: Кашшафны егып цыгаем”, - дип килгән иде. Ә үзе мине белми икән. Көрәштек. Мин еккач: “Исемең кем?”, - дип сорый. Минем буем зур түгел, әмәл белән ега торган идем. “Мин – Кашшаф”, - дигәч, алып килеп берне сүгенде дә: “Балам туса, Кашшаф исеме кушам”, - диде. Ә урыслар белән кәпләшеп тә тормый идем. Алар мине уважать кылып, Николай Сергеевич, дип кенә әйткәннәр. Минем балалар күп икәнне күреп: “Николай, зачем тебе столько детей?” – дип сорыйлар иде. Мин әйтәм: “А чтобы татар больше было. Вас и так вон сколько – всю Сибирь заняли”...

Мин үземне милләтем буенча татар дип саныйм һәм татар булганлыгыма горурланам. Мин – андай себер татары да казан татары, дигән нәрсәләргә керешмәем. Бездә андый бүленү дигән нәрсә булмаган. Мин татар, и все!”. (“Яң” №43, 1994 ел. “Исеме һәм җисеме”. Азат Сәгыйтов).

Төмән районы, Талмы авылында яшәгән сугыш һәм хезмәт ветераны Кашшафетдин Шәйхетдин улы Фәтхетдинов белән Азат абыйның шушы әңгәмәсеннән журналистның никадәр талантка ия, сүз байлыгының ничаклы тирән булуын күрәбез. Азат Сәгыйтовның һәр мәкаләсе үзгә, уйга калдыра. Ул психолог та, философ та, чын педагог булган, киләчәкне дә алдан күргән. Азат Гыйззәт улының кабинетында тыныч кына язынып утыруы күз алга килә. Дәртләнеп, илһамланып язынганында эшен бүлдереп шакып керсәң, һич үпкәләми иде. Язмаларын, ручкасын кырыйга куеп гозереңне игътибар белән тыңлый, кызыграк әйбер сөйләсәң, “Шулаймени?” – дип гаҗәпләнә.

1994 ел төпләмәсе бигрәк кызыклы. Кемнең өендә сакланган, кабат карап чыгарга киңәш итәр идем. Мәсәлән, сентябрь аендагы санында әтием - Шамил Фәхретдинов әнием - Рәшидә Әхмәтфәрит кызын (мәрхүмнәр) 60 еллык юбилее белән котлаган. Балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың исеменнән тормыш иптәшең Шамил Сәфәрбакович дип куйган.

28 ел тупланып килгән төпләмәләр зур байлык. Анализ ясауны, тикшерүне көтәләр. Калганы үзебездән тора.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836