Материалы

“Тәҗрибәле юрист иде”

последние и лучшие новости искусства в мире

7-3Яныбызда гына гомерләрен намуслы, тырыш хезмәткә багышлаган күпкырлы, төрле яктан сәләтле күпме милләттәшләребез яши. Кызганычка каршы, кайберләре белән төрле сәбәпләр аркасында үзләре исән чакта күрешә алмыйбыз.

Күптән түгел 67 яшендә генә юридик белем алып, башта Төмән шәһәренең район прокуратураларында тикшерүче булып эшләгән, соңыннан озак еллар Төмән өлкә прокуратурасында прокурор-криминалист, юстициянең өлкән киңәшчесе дәрәҗәсендә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан якташыбыз вафат булды.

Якташыбызның якты истәлегенә хөрмәт йөзеннән без Гөлфара Абит кызы Ташбулатова белән очрашып, тормыш иптәше Әнәс Кәүсәр улы турында сораштык.

- Әнәс бөтен гомерен яраткан хезмәтенә багышлады. Тәҗрибәле юрист иде. Аның беренче урында - эш, эш һәм тагын бер кат – эш булды. Буш вакыты аз иде. Минем техник һөнәр, проект институтында, ТЭЦ-1дә озак еллар инженер булып эшләдем. Үзем Екатеринбургтан, Әнәс белән шушы шәһәрдә таныштык, 41 ел тату гомер кичердек. Ул тыйнак, гадел, әдәпле, җаваплы, юмарт кеше иде, намуслы булды. Нык әнисен, бертуганнарын яратты. Әтисе күптән, ә әнисе 3 ай элек мәңгелек йортларына киттеләр. Әнәс дус, хезмәт яратучы, бер-берләренә ярдәм итүче гади күп балалы укытучылар гаиләсендә Торбы авылында үскән. Кешеләргә нинди генә шартлар булмасын, нык булышты, һичкемне аермады, шуңа күрә дуслары да күп иде. Аны нык ихтирам иттеләр.

Яшь чагында чаңгыда йөрергә яратты, тәмәке тартмады, аракы белән дә мавыкмады.

Ике бала тәрбияләдек. Кызыбыз Земфира әтисе юлыннан китте. Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлады, яхшы юрист. Әнәс җинаять эше буенча хезмәт итсә, кызыбыз гражданлык эшен сайлады. Бүгенге көндә Земфираның үзенең юридик фирмасы бар. Шулай ук әтисе шикелле эшен нык ярата. Киявебез яхшы кеше, ике кыз тәрбиялиләр. Әнәс - нечкә күңелле, һөнәре рухи яктан тулысынча ачылырга мөмкинлек бирмәде. Оныкларын искиткеч яратты, аларга “кояшларым” дип эндәшә иде, төрле назлы сүзләр белән сөйде.

Улыбыз Ильяс әтисенең борчулы эшен аңлап, күреп үсте. Ул нефть тармагын сайлады, югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлады. Хәзерге вакытта фирма директоры вазифасын башкара.

Әнәснең техник белеме дә бар иде, техникум тәмамлап геологиядә дә эшләгән. Ильясны гел үзе белән йөртте, әтисе улы өчен абруй иде. Автомобильләр белән мавыкты, гараж төзеделәр. Миңа һичкайчан авыр эш эшләтмәде. Мәсәлән, дачада мин яшелчәләрне, җиләк-җимешне утыртам, чәчәм. Ул түтәлләр казый, су сибә, йөк ташый. Балаларыбыз өчен әтиләренең кинәт яннарыннан китүе - зур югалту, минем бер канатым каерылды. Шулай парлы гомер үтеп тә киткән, - дип сөйләде Гөлфара Абит кызы.

Тырыш хезмәте белән дан казанган, үрнәк гаилә башлыгы булган якташыбызның туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума