#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тыл ветераннарына медальләр тапшырдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

9-4Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Тубыл районы, Күкрәнде һәм Ләчек авылының сугыш елларында фидакарь хезмәт күрсәткән тыл ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшырулары күңелләрдә яшеренгән авыр хатирәләрне кузгатты. Бу ике авылдан Бөек Ватан сугышына барысы 168 кеше китеп, аларның 89ы сугыш кырында мәңгегә ятып калганнар. Ә исән-сау кайтканнары да сугыштан соң илебезне торгызу өчен көне-төне эшләп, бакыйга күчтеләр инде. Күкрәнде авылының соңгы ветераны – 100 яшен бер ай тутырмыйча вафат булган Газиз Ниязовны да авылдашлары 2019 нчы елның 3 августында олы хөрмәт белән соңгы юлына озаттылар.

Инде тыл ветераннарының саны да елдан-ел азая бара. Кутарбитка авыл җирлегендә алар 12 кеше, шуларның өчесе – Ләчек, дүртесе – Күкрәнде авылында яшиләр. Бу көннәрдә Кутарбитка авыл хакимияте башлыгы Светлана Каммерцель белән социаль сораулар буенча баш белгеч Ольга Каммерцель Ләчек һәм Күкрәнде авылларында булып хөрмәтле ветераннарыбыз белән очраштылар. Ләчек авылында алар Өметбикә Алеева, Зията Кәримова, Әсхәпҗамал Сәетовага юбилей медальләрен һәм бүләкләр тапшырдылар. Ветераннарыбыз илебез бүләген зур горурлык хисе белән кабул иттеләр. Светлана Григорьевна аларга мөрәҗәгать итеп: “Авыр сугыш чорын без китаплардан укып, киноларда карап кына беләбез. Ә сез шул еллардагы авырлыкларны үз җилкәгездә татыган. 9-5Көнне төнгә бәйләп кырда эшләдегез, күлдә балык тоттыгыз, хуҗалык алып барып, тәртипле, мәрхәмәтле, хезмәт сөюче балалар үстердегез. Нәтиҗәсе бүген ачык күренә – сез балаларыгызның түрендә, кадер-хөрмәттә, аларның игътибарларын, җан җылысын тоеп яшисез. Сезнең мактаулы хезмәтегезгә һәм бала-оныкларыгызның мәрхәмәтлелегенә чын күңелдән сокланып, башыбызны иябез”, - диде. Авыл старостасы Каюм Алеев, авыл ветераннар советы рәисе Әмир Алеев, авыл мөселманнар оешмасы рәисе Нәсимә Алеева, ярдәмчесе Зөлхәйдә Алеева да хөрмәтле авылдашларына үзләренең рәхмәт сүзләрен һәм җылы теләкләрен юлладылар. Клуб мөдире Мансура Сөләйманова әбиләребезне котлап матур җыр бүләк итте. Аңа башлангыч мәктәп укучылары Розалия Аликаева, Самира Таирова, Азанар Кәримов кушылып, сугыш, Җиңү бәйрәме турында җырлар башкарып, шигырьләр сөйләделәр. Әмир Әнвәр улы якын туганы Фәрит Ермышевның “Ләчегем” дигән шигырен сәнгатьле итеп укып, тыл ветераннарының күңелләрен яшьлек елларына алып китте. Ә инде Зията Мәлик кызы себер татарлары такмакларын җырлап җибәргәч, ятимчелек, җитешсезлек, авыр хезмәт еллары турындагы ямьсез уйларның эзе дә калмады. 9-6Әбиләребез бүгенге матур, бай һәм бәхетле яшәр өчен бөтен уңайлыклар булдырылган заманага сөенеп, хөкүмәтнең игътибарына шөкер итеп яшәүләрен әйтеп, һәркемгә рәхмәтләрен белдерделәр. Аннары аралашу, котлаулар ветераннарның балалары әзерләгән сый тулы табын артында дәвам итте.

Шул ук көнне Кутарбитка авыл хакимияте вәкилләре Күкрәнде авылы мәктәбендә педагогия хезмәт ветераны Сания Ваһапова, Нәсифә Ташбулатова, Сәкинә Айтбакова һәм бүгенге көндә Төмән шәһәрендә яшәүче Рәшидә Сәетовага тантаналы рәвештә юбилей медальләрен һәм бүләкләр тапшырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836