#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тыл хезмәтчәненең теләкләре

последние и лучшие новости искусства в мире

27-8Тубыл шәһәрендә яшәүче Майнур Корманова 90 яшьтә бара. Олы тормыш юлын үткән апа истәлекләре белән уртаклашып, теләкләрен юллады.

“Безнең буын вәкилләренә күп авыр эш башкарырга туры килде. Яшүсмер чагыбыздан тылда хезмәт иттек, сугыштан соң да авыр елларны үз җилкәбездә татыдык. Ачлык, өскә кияргә кием-салым юк. Зурлар белән бергә көнне–төнгә ялгап, ачлы-туклы эшләдек. Сугыш беткәч тә, тормыш җиңел булмады.

Минем хезмәт юлым Сумкино поселогында барган төзелеш эшләрендә узды. Бөтен авыр эшне кул белән башкардык. Бригадабызда күпчелек хатын–кызлар иде, уфтанмыйча, зарланмыйча тырышып эшләделәр. Язмышым, гомер юлым җиңелләрдән булмады. Тормыш иптәшем Әдият белән дүрт уллы һәм бер кызлы булдык. Әдият якты дөньядан иртә китеп барды. Балаларым тук булсыннар дип, мин сыер асрадым. Улларым да, кызым да кече яшьләреннән эшкә өйрәнеп үстеләр, авырлыкларның күбесе өлкән улларымның җилкәсенә төште.

Мәктәптә укыган елларында белем алырга тырышыгыз дип өйрәттем, киңәшләрем юкка булмады. Тормышны җайга салып, балаларымны укытып, һөнәрле итеп олы тормыш юлына озаттым. Гомер юлымда йөрәгемне өзгән бала кайгысын күрдем. Бер кешегә дә андый кайгыны күрергә язмасын. Милициядә эшләгән Илдус улым вафат булганнан бирле, йөрәгем, күңелем яралы. Аны исемә төшермәгән көнем юк. Кызым, улларым мине хөрмәт итәләр. Һәрчак кирәкле даруларны, кибеттән нәрсә кирәген китереп торалар, хәлемне көн саен белешәләр. Өй алдында бакча утыртабыз. Түтәлләрне сугаралар, чүбен утыйлар. Мин чыгып карыйм, яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге уңса, көзен уңышларны күреп сөенәм. Кызыма, улларыма рәхмәтлемен, алар минем таянычым да, шатлыгым да. Догалар укып, исәннәргә имин, тыныч тормыш, сәламәтлек теләп яшим. Дөньялар тыныч булсын, без күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын”, - дип сөйли Майнур апа.

Яшь вакытыннан гаиләсендә гореф-гадәтләребезне саклап килгән Майнур апа гаилә җанлы, ярдәмчел, кызына, улларына, киленнәренә киңәшче, таяныч була. Майнур апа уңган бакчачы, аш-су остасы да. Аны күршеләре дә хөрмәт итәләр. Әңгәмәбезне дәвам итеп: ”Өлкәнәя барган саен үткәннәрне еш искә алабыз. Сумкинода төзелеш эшендә эшләгән чорым онытылмый. Авыр еллар булса да, тырышып эшләдек, планны үтәдек. Ул елларны план үтәү беренче урында булды, безгә мөнәсәбәт тә начар булмады. Тырыш хезмәтебез өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнеп, хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыктым. Бүген оныкларымның уңышларына сөенеп, алар өчен борчылып, догалар укып яшим. Яшьләрнең киләчәге якты, өметле булсын”, - дигән теләкләр юллады.

Тыл хезмәтчәне, сугыш чоры баласы Майнур Исхак кызына исәнлек-саулык, иминлек, кадер-хөрмәт күреп яшәвен телибез.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836