Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тынгысыз Рәшидәбез

последние и лучшие новости искусства в мире

45-5Безнең курсташыбыз, дустыбыз, хезмәттәшебез Рәшидә Бакиевага 7 ноябрьдә 85 яшь тула. Рәшидәбез бик якты, вакыйгаларга, кызыклы кешеләр белән очрашуларга бай тормыш кичерде һәм гөрләтеп яши. Аралашучан, тынгысыз ул, бер генә минут та тик утырмас: я истәлекләр яза, я газетага мәкаләләр әзерли, киләсе чараларга сценарийлар уйлый.

Бервакыт Рәшидә Корман кызы үзе туган, балачагы узган, хәзер инде юкка чыккан Комарау авылындагылар токымнары белән очрашу үткәрергә уйлады. Җәйге кояшлы көнне һәр яктан бу авылга туганнар, аларның бала-оныклары агыла башлады. Матур табигать кочагында өстәл әзерләделәр, кайнар чәй, тәм-томнар белән сыйлана-сыйлана, истәлекләр белән уртаклаштылар. Бергәләшеп зиратка бардылар, чистарттылар. Бу чараның нәтиҗәсе булып «Минем кече ватаным Комарау» исемле китап бастырылды. Китапта авыл тарихы, лаеклы кешеләре турында язылган.

Ә инде 2019 елда 100ләгән кеше җыелып, Комарау авылы булган урында истәлек билгесе урнаштырганнар.

Рәшидә гел кызыклы, әһәмиятле чаралар оештырып торды. Бакиевлар нәселенең 9 нчы буынына кадәр нәсел шәҗәрәсен төзеде һәм 80ләп туганын Маслауга җыйды. Бу хөрмәткә чалынган тәмле сарык ите белән аш пешереп, мәчеттә өстәлләр әзерләп, мулла изге Коръәннән мәрхүмнәр рухына догалар укып тагын да онытылмаслык бәйрәм булды бу. Күпләр якын туганнарын таптылар.

Рәшидәбез күп балалы гаиләдә туган. 10 сабыйның берсе тууга үлгән, алар 9ау үскәннәр. Әтиләре һәм олы абыйлары сугышка илне сакларга киткән. Әтиләре 1945 елда кайту бәхетенә ирешкән, ә абыйлары сугыш кырында ятып калган. Әниләре колхозда эшләгән өчен эш хакы алмаган еллар була ул. Күп балалы гаиләгә яшәү авырга туры килә. Һәм, бер абыйлары, әти-әнисе белән киңәшеп, 3 кечкенәләрен Тубылга балалар йортына алып барырга карар кыла. Атны җигеп, Рәшидә, Мөршидә һәм Фатыйхны тирес ташый торган ящикка утыртып, чыгып китәләр. Балалар йортына барып җиткәч, кире уйлыйлар. Ул йорт шулкадәр салкын, ямьсез булып тоела. Кирегә кайтып китәләр. Аталары барысын да кочаклап: «Кайттыгызмы, кадерле балаларым», - дип елый. Бу ике сүздә тормыш авырлыгы да, өмет тә, ышану да була.

Комарауда башлангыч мәктәпне тәмамлап, Саусканда 7 ел укып, Рәшидә Тубыл татар педучилищесына укырга керә. Тырышып укый, яхшы укыган өчен стипендия алуы да бик әһәмиятле була. 4 кыз: Флера, Бибиниса, Луиза, Рәшидә педучилищедан соң Тубыл пединститутына керергә карар кылалар. Группадагы кызлар күңелле, дус яшәдек. 20 сум гына стипендия алсак та (аның 10 сумын ашау өчен җыя идек), драмтеатрда бер генә премьераны да, бер генә нәфис фильмны да калдырмадык.

Институттан соң, Рәшидә Вагай районының Татар Вагай мәктәбенә җибәрелә. Анда 18 ел укыту эшләре буенча директор ярдәмчесе булып эшли. Тик аны туган яклары тарта. 1980 елларда гаиләсе белән Маслауга кайталар. Ул елны анда урта мәктәп ачалар һәм Рәшидә Бакиеваны директор итеп билгелиләр.

Хәзер инде ул лаеклы ялда. Әле дә үзенә тыныч яшәргә ирек бирми. Аны Тубыл, Төмән, Казан шәһәрләренә төрле чараларга чакыралар. Өлкән яшенә карамастан, барысында да катнашырга тырыша.

Хөрмәтле дустыбыз, сине ихластан матур, күркәм юбилеең белән тәбриклибез. Чиксез энергияңә сокланабыз. Якыннарың, дусларыңнан килгән якты җылы нурлардан көч алып, рухланып яшә.

Флера, Бибиниса, Люция, Бибинур
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836