Материалы

“Тыныч тормышка шатланам”

последние и лучшие новости искусства в мире

46-12Яркәү районы, Карагай авылында туып-үскән тыл ветераны Лира Вәлиулла кызы Тимканова (Вәкилова) белән ямьле нигез йортларында очраштык. “Яңарыш “ газетасы редакциясеннән килүебезне белгәч, “Мин сезгә бер бәет күрсәтәм”, - дип аптырап, ашыгып 90 яшькә җитеп килүче әби урындыкка менеп, шкафның югары киштәсенә үрелде. Бәетне эзләде, таба алмады. “Егыла икән”, - дип шүрләдек, шаккаттык. Егылмады, җиңел генә урындыктан төште. “Курыкмагыз, әни безнең шундый” – дип кызы елмайды.

«Сез озын гомер кичергән, өлкәннәрнең һәрберсенең тормышы кызыклы, безнең өчен гыйбрәт. Үзегез турында сөйләп китмәссезме?» - дип сылу, җитез, ягымлы, сабыр Лира апага эндәштек.

- 1931 елны Карагай авылында туганмын. Әтием – Вәлиулла, әнием – ятимә Юмабикә Шәрип кызы иде. Гаиләдә 5 кыз, 1 ул үстек. Олы апам Сәрвәр Карбанда, Фәхрикамал апам Яңа Атьялда, Күлавылда, Түреавылда, Терсәктә, Курган өлкәсенең Эчкен (Йолдыз) авылларында мәктәпләрдә балаларны укыттылар. Мин гомерем буе “Яңа тормыш” колхозында, агач агызу участогында, Новостройкада урман промышленносте хуҗалыгында, биредә тыюлыкта урманчылыкта эшләдем. Рәгес егете Ильяс Шакир улы Тимканов белән гаилә кордык, дүрт бала үстердек. Аның әтисе яудан кайтмаган.

Сугыш елларында төрлесен кичердек, күпне күрдек. 6 нчы сыйныфны тәмамлаганда Бөек Җиңү килде. Сугыштан соң да бик авыр булды. 5-7 сыйныфларны җәяү йөреп Карбан мәктәбендә укыдым. Безгә ике бәрәңге бирәләр, түзми мәктәптә ашап куймас өчен берсен юлда яшерәбез. Көзен урманга кереп дүләнә ашыйбыз, кайткач кан басымыбыз төшеп егылабыз.

Картлыкта тыныч тормышка шатланып утырам. Шушы йортымда үзем генә яшим, балалар килеп хәлемне беләләр. 5 намазымны калдырмыйм, үзлектән өйрәнәм. Ашларда Коръән сурәләрен укыйм, мәетләр юам. Мәчет Карагайда юк, Карбанга йөри алмыйм. Дин кардәшләр Тарханнан, Бурбардан да садака китерәләр. Хәзер инде боларның барчасын яшьләргә тапшырам. “Яңарыш” газетасын беренче көннәреннән яздырам. Ансыз тормышны күз алдыма китерә дә алмыйм. Мин газетаның актив укучысы, - дип сөйләде Лира Вәлиулла кызы.

Регионның татар авылларында якташлары арасында тырыш хезмәт, изге гамәлләре белән олы ихтирам казанган ак әбиләребезнең шулай үрнәк булып яшәүләре шатландыра. Сугышны кичерсәләр дә, сәламәтлекләре нык. Алар булмаса яшьләргә кем киңәш бирер, туры юл күрсәтер иде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума