#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тырыш, актив хәбәрчебез ул

последние и лучшие новости искусства в мире

1-6Январь ае туган көннәргә бай ай. Бигрәк тә юбилейларын каршы алучылар арасында «Яңарыш» газетасы хәбәрчеләре булуы сөенечле. Аларның берсе - озак еллар эчтәлекле мәкаләләре белән шатландыручы Рәйсә Рәхимова. Рәйсә Әбделәлим кызы Талымхан авылының Мәхмүтовлар гаиләсендә туып үсә. Тырыш, үз дигәненә ирешүчән, белемле, эшенә җаваплы караучы хәбәрчебез соңгы вакытларда авылдашлары турында язмалар белән газета почтасын тулыландырып кына тора. Редакциягә дә еш килә, тәмле пироглары белән сыйларга ярата. Аннан үзенең тормыш юлы белән якыннанрак таныштыруын сорадык.

- Мин күлләр иле Талымхан авылында 1963 елның 4 январе көнне әнием Мәгъдәния һәм әтием Әбделәлим гаиләсендә туганмын. Әтием урта хәлле крестьян гаиләсеннән, әниемнең әнисе күрше Түбән Тәүде районы, Эскедән килгән кыз. Ата-анам тыл һәм хезмәт ветераннары. Икесе дә «Каскара» совхозында эшләп, лаеклы ялга чыктылар.

Гаиләдәге алты бала да октябрят, пионер, комсомол оешмаларында булдык, сигезьеллык авыл мәктәбен тәмамлап, төрле якларга белем алырга ашыктык.

1978 елның язында имтиханнар биреп, сигезенче классны уңышлы тәмамлап, Төмән шәһәренең беренче педагогия училищесына укырга кердем. Дүрт ел укып, авылыбызга башлангыч класслар укытучысы булып кайттым. 32 ел дәверендә балаларга белем бирдем. Башлангыч классларда, урта һәм олы классларда эшләдем. Читтән торып Ишим дәүләт педагогия институтын тәмамладым. Тормышка чыгып, ике кызлы булдым.

Эшләгән вакытымда мәктәптә 4 директор алышынды. Һәркемнең үз холкы, үз таләпләре. 32 ел дәвамында илебездә күпме үзгәрешләр булды, укыту һәм тәрбия бирү технологияләре алышынды. Гомеремнең яртысы мәктәптә үтте, дип әйтергә була.

Тормышымның авыр вакытларында туганнарым, мәктәптәге коллегаларым ярдәмгә килделәр.

Бүгенге көндә лаеклы ялда, оныгым Айдарны тәрбияләргә булышам. Буш вакытларымда үземнең портфолио-папкаларымны актарам: төрле дәрәҗәләрдәге грамоталар, дипломнар, «Сөләйман укулары» җыентыклары, докладлар, ачык дәрес һәм класстан тыш чара эшкәртмәләре, Г.Тукай юбилеена багышланган фестивальләр җыентыклары, дистәләгән ачык дәресләрнең конспектлары һ.б.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, галим Азат Әхмәдуллинның «Татар программасын» русчага тәрҗемә иттем. Укучыларыма туган татар теленә мәхәббәт тәрбияләү өчен төрле шартлар тудырдым: традицион булмаган дәресләр оештыру, олимпиадаларга әзерләнү, төрле иншалар язу, аларны газеталарга җибәрү, музейга татар телендә экскурсоводлар чыгышын әзерләү, класс һәм мәктәп күләмендә милли бәйрәмнәр үткәрү, татар язучы һәм шагыйрьләренең юбилейлы даталарын билгеләп үтү, һ.б.

Яраткан газетабыз «Яңарыш»ка танылган авылдашларым турында язам, аларның үткән тормыш һәм хезмәт юлларын яктыртам, авыл тарихын, нәселен һәр кеше белсен, дип тырышам. Туган татар телебезне онытмасак – «Яңарыш»ыбыз да озын гомерле булыр, дип ышанам.

Әйе, Рәйсә Рәхимова үткәннәр турында кайгырта. Тарихи фотоларны биреп, алар хәтердә саклансын өчен тырыша. Юбилейлар, тырышлар турында да онытмый. Рәхмәт сезгә, Рәйсә Әбделәлим кызы! Матур юбилеегыз белән чын күңелдән котлап, иҗат уңышлары, гаилә бәхете, кыз-оныклар игелеге, тыныч күк йөзе, сәламәтлек телибез. Гел шундый актив, кайгыртучан, кешелекле булып калыгыз!

«Яңарыш» газетасы хезмәткәрләре, «Әдәби Төмән» иҗат түгәрәге әгъзалары исеменнән

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836