Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тырыш авылдашларым

последние и лучшие новости искусства в мире

1974-1975 нче еллар. Усак авылының Олы күлендә балык күп. Балыкчылар тырышып-тырышып балык тоталар. Планны үтәргә кирәк. Тотылган балыкны самолетлар, вертолетлар белән балык эшкәртү заводына җибәреп торалар. Авылыбызның халкы тырыш, йотлап ятмый, юкны бар итеп яши.

Иртән таң атар-атмас балыкчыларның моторлы көймә тавышлары еракларга ишетелә иде. Күлебез зур, аның да үзенә күрә төрле хәлләре, серләре, шаулаган көннәре дә була. Бигрәк тә җилле көннәрдә балыкчыларга күлгә төшү кыенлаша.

Алай булса да, халыкка зыяны тими. Олыларыбызның әйтүләре буенча, күлебез тирәсендә “яхшыларыбыз” җирләнгән. Камышлары ямьле аның, суы тәмле, шундый балыклы күл тагын кайда бар? Халкыбыз ничек тырыш-яхшы яшәсәләр дә, юл йөрү кыен бездә. Балыкка килгән самолет, вертолетларның очучылары белән сөйләшсәң, бер-ике кешене утыртып китәләр иде. Халык шул юл белән кирәкле эшләрен эшләп кайталар. Ул вакыт рейслы самолетлар очмаган. Шуңа карамастан, студентлар саны күбәйде. Авыл мәктәбен укып бетергән балаларны алга таба укырга дип озатып кала ата-аналар. Чит җирләргә чыгып йөрмәгән балалар зур шәһәрләргә юл тоталар. Укый алмый кайтулар уйда да юк. Кесәдә акча ягы да исәпле. Әти-әнинең әйткән сүзләре колактан китми: “Эшләгән эшегез безгә булса, укыган укуыгызның файдасы үзегезгә булыр”. Каникулга кайткан балаларны печән, бакча эшләре көтеп торды, озакламый мүк чиясе өлгерде. Кырларны, сазларны җәяүләп йөреп мүк чиясен чүпләделәр. Юлга һәм яшәп торырга акча кирәк икәнен яхшы беләләр бит. Менә бу балалар урамны күрми диярлек тагын укырга китеп бардылар. Тубыл педучилищесын яхшы билгеләргә тәмамлады кызлар. Укытучы һөнәрен алып шул самолет, вертолет юлы белән авыл мәктәбенә эшләргә кайттылар: Рушана Хәкимова, Әлфия Бикчәндаева, Рәкыя Абукова, Хәерниса Абукова, Разия Әминова, Айсә Абназырова, Юмабикә Чамалетдинова, Мәүхидә Бәширова, Файзә Алишева, Алтынбикә Абназыйрова. Бу кызлар арасында акыллы, буйлы-сынлы, талантлы баянчы егет тә бар иде. Мифхәт Тусмөхәммәт улы Абушев – районда, өлкәдә танылган баянчы, авылыбызның музыканты, хөрмәткә лаеклы, күренекле кешебез. Бу кешеләрнең ата-инәләре белән бер урамда дус, туган, күрше булып аралашып яшәдек. Искитәрлек тырыш, мәрхәмәтле иделәр. Күптән инде алар якты дөньядан киткәннәр. Авыр туфраклары җиңел булсын мәрхүмнәрнең. Кызларның да күптән инде фамилияләре башкарган. Намус белән эшләп лаеклы ялга чыктылар. Хәзер инде әби-бабайлар булып мул тормышта яшиләр. Дусларым, туганнарым, күршеләрем, барыгызны да Укытучылар көне – бәйрәмегез белән котлыйм. Исәнлек-саулык, бәхетле тормыш телим.

Найлә АБУШЕВА, Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836