#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үткән белән онытылмаслык очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

25 июнь көнне бөтен дөнья мөселманнары Ураза Гаетен бәйрәм иттеләр. Ямбай авылы мәчетендә дә бәйрәм ашын зурлап уздырдылар. Бирегә Төмән өлкә мөселман диния нәзарәтенең идарә җитәкчесе – мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, меценат, сәүдәгәр Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков-Кармышаков, Бурундуковлар династиясе, тарих фәннәре докторы, профессор Александр Ярков, Россия тарих җәмгыятенең Төмән региональ бүлеге советы әгъзасы Александр Вычугжанин, тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиева, Төмән тарихи-шәҗәрә җәмгыятенең хөрмәтле әгъзасы Гаҗилә Гобәйдуллина, Ямбай авылы сәүдәгәрләре, якын-тирәдәге авыллардан да килгәннәр иде.

Кунакларны Ямбай авылының Ислам мәгърифәтчелек үзәге рәисе Мирхәдәм хәзрәт Яминов каршы алды. Изге бәйрәм өлкә губернаторы Владимир Якушев исеменнән котлау сүзләре белән башланды, шулай ук Зиннәт хәзрәт Садыйков, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән Альберт Алтынгузин чыгыш ясадылар.

Октябрь революциясенең җиңүенә 100 ел үтте. Ямбай авылыннан Нигъмәтула хаҗи нәселе үз йортларын калдырып чит илләргә китәргә мәҗбүр булалар. Язмыш җилләре аларның кайсысын Кытайга, кайсысын Урта Азиягә илтә, тик Нигъмәтулла хаҗиның оныгы Арифә генә Себердә кала. Аның оныкларына балалары белән бу бәйрәмдә катнашырга насыйп булды. Алар җирле халык белән очрашып, әңгәмә кордылар. Безнең галимәләр архив документлары буенча күп кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр. Онытылмаслык очрашудан барысы да уңай тәэсирләр алдылар.

Мирхәдәм хәзрәт Яминов Нигъмәтулла хаҗиның балаларына бәйрәмгә килүләренә рәхмәтләрен белдерде. Ул бабаларының 1881 нче елдагы янгыннан соң авылны яңадан торгызуын, Зур мәчетне төзүен, дини Магометанск училищесын, китапханә ачуын, хаҗдан Мөхәммәд Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып кайтуын һәм башка эшләгән яхшылыкларын санап китте.

Бу көнне авыл музеенда күренекле ата-бабаларыбыз хөрмәтенә яңа стенд ачылу тантанасы да булды. Хисмәтулла Бурундуковның нәселе, имам-хатиб Ибраһим Бурундуковның нәбәрәләре, элекке муллаларның оныклары, репрессияләнгәннәрнең, Бөек Ватан сугышында катнашканнарның балалары катнаштылар. Бурундуковлар нәселе кемнәр генә булмасын – аларның токымының үзенчәлекле ягы – табигый талант һәм эш сөючәнлек.

Авыл халкы һәм кунаклар исеменнән бу изге көндә эзләнү, очрашуларны оештыру эшләрен үз өстенә алган музей җитәкчесе Венера Латыйповага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

“Ембаевский” мәдәният йорты матур концерт программасын оештырганнар. Мөнәҗәтләр, бәетләр башкардылар, “Малцын” (Ямбай), “Хуҗабикәләр” (Муллаш), “Шытыр-Шатыр” (Шыкча) фольклор ансамбльләренең, Җәгъфәр Касыймов, Альбина Кәримова, Азалия һәм Илнара Рамазановаларның (Талымхан), Миләүшә Бегетованың (Шыкча ) чыгышлары кунаклар күңеленә хуш килде, спорт уеннарын да карарга мөмкин булды.

Бәйрәм өстәле Ямбай авылы хакимияте, “Ембаевский” мәдәният йорты, торак-коммуналь хезмәткәрләре, ветераннар Советы, музей хезмәткәрләре һәм Ямбай, Турай авылы халкы тырышлыгы белән әзерләнде.

Бу чараны уздыруда материаль ярдәм күрсәтүчеләр – өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров, “Ембаевский” авыл хуҗалыгы оешмасы директоры Камил Хәйруллин, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы директоры Илдар Тляшев, җирле эшкуарлар: Флорид Самкаев, Радик Рәхимов, Хурия Фәйзуллина булдылар. Мирхәдәм хәзрәт Яминов Ямбай авылы хатын-кызларына бәйрәм өстәлен әзерләүләре өчен зур рәхмәтләрен белдерде.

Имбира РАФИКОВА, Төмән районы, Ямбай авылы.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836