Материалы

Төмән районының Муллаш урта мәктәбе укучылары язалар

последние и лучшие новости искусства в мире

(Укытучылары Азалия Габдрәхимова әзерләде)

Эльмира әнием – дөньяда иң кадерле кеше. Әнием миңа тормыш бүләк итте. Һәр бала өчен аның әнисе иң матур һәм назлы. Мин әнием турында һәрвакыт уйлыйм. Минем бөтен истәлекләрем әнием белән бәйле. Әнием һәрвакыт тыныч тавыш белән миңа нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә юк, дип аңлата һәм өйрәтә. Әни – ул һәрвакыт сине яратачак! Мин дөньядагы һәр бала әнисен яратсын һәм хөрмәт итсен иде дип телим.

Милана Минязева, 4 сыйныфы укучысы.

* * *

Минем яраткан әбиемнең исеме – Мәрьям Зөлбохарова. Әбием йомшак күңелле, көләч йөзле, тырыш. Муса картатам белән бергә яшәүләренә 57 ел булды. Биш баласына, уналты оныгына шатланып тату гына яшиләр. Ялларда без аларга кунакка барабыз. Аның һәрвакыт тәмле ашлары пешкән була. Әбием 25 ел дәвамында “Хуҗабикәләр” түгәрәгенә йөри. Аның матур итеп шигырьләр сөйләгәнен һәркем ярата. Ул әле җиңел генә бии дә. Әбиемне яратам, ихтирам итәм, аңа озын гомер телим! Чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм.

Данис Зөлбохаров, 4 сыйныфы укучысы.

* * *

Әни – ул безнең тормышта иң мөхим кеше. Минем әнием бик матур хатын-кыз. Ә тагын ул сабыр, игелекле, кайгыртучан һәм игътибарлы. Әниемнең исеме - Илсөяр. Аңа 35 яшь. Ул – хуҗабикә. Әнием тәмле ашлар пешерә, өйне чисталыкта тота. Аның тырышлыгы белән безнең өйдә рәхәт һәм җылы. Әни минем авыр минутларымда ярдәм итә һәм файдалы киңәшләр бирә. Мин әниемне бик яратам!

Рузанна Тлякова, 3 сыйныфы укучысы.

* * *

Минем әниемнең исеме - Диләрә. Аңа утыз ике яшь. Аның кара күзләре, кыйгач кара кашлары, озын керфекләре миңа бик ошый. Ә чәчләре бик озын, калын, кара төстә. Мин әниемне бик яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк.

Әнием Төмән шәһәренең Ленин районында судта секретарь булып эшләде. 31 январьда 2019 елда безнең гаиләдә кечкенә сеңлем Ясминә дөньяга килде. Хәзер әнием декрет ялында.

Ул һәр кешегә булышырга тырыша. Минем өчен әнием дөньядагы иң яхшы, иң матур, иң әйбәт кеше!

Милена Ярмөхәмәтова, 5 сыйныфы укучысы.

* * *

Минем инәкәү, Фәрхия Фәйзулла кызы Назметдинова, Тугулым районының Утрау авылында туган. Төмән шәһәрендә укытучылыкка укыган. Уку йортын тәмамлагач, Муллаш урта мәктәбенә рус теле укытучысы булып килә. Бик күп балаларга белем биргән ул. Бүгенге көндә картатау белән инәкәү лаеклы ялда.

Буш вакытында әби бәйли, төрле тәмле ашлар әзерләргә ярата һәм безне чәйгә чакыра. Инәкәү миңа өй эшләремне эшләргә ярдәм итә. Ә каникулларда без алар белән урманга йөрергә, гөмбә, җиләк җыярга, ә шуннан соң аланда ял итәргә, чәй эчәргә һәм алар белән төрле темаларга сөйләшергә яратабыз.

Мин аларны бик яратам һәм рәхмәтлемен. Картатау һәм инәкәү белән күбрәк вакыт бергә үткәрергә, ешрак очрашырга тырышабыз.

Азат Назметдинов, 5 сыйныфы укучысы.

* * *

Минем әбиемнең исеме - Рүзилә. Аңа илле җиде яшь. Ул бик матур. Әбием хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Авыруларга дару һәм «капельница» утырта. Ул тыныч, кайгыртучан һәм түземле. Әбием тәмле итеп пешерә, мин дә аңа булышам. Әбием мине һәрвакыт аңлый. Ул балаларын һәм оныкларын бик ярата!

Сафина Хәлиуллина, 4 сыйныфы укучысы.

* * *

Минем әниемнең исеме Гөлнара. Ул “Форсаж”да эшли. Әнием чәчәкләр үстерергә, аш пешерергә ярата. Без әни белән һәрвакыт бөтен эшләрне бергә башкарабыз: кибеттән азык-төлек алабыз, бакчада эшлибез. Бергә ял итәргә яратабыз. Җәен елгага су коенырга йөрибез. Мин бик шат минем әнием булуга!

Рафаэль Шакиров, 4 сыйныфы укучысы.

* * *

Минем әнием - Алена Кутдусова барысыннан да яхшырак, беркайчан да сине ташлап китмәячәк. Ул миңа һәрвакыт ярдәм итә һәм барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Әниебез безнең өчен тәмле ашлар пешерә. Миңа “Оливье” салаты бик ошый. Әни мине кочакларга һәм үбәргә ярата. Менә шундый минем әнием! Мин дә аны бик яратам!

Илья Кутдусов, 4 сыйныфы укучысы.

* * *

Безнең әннәкәүнең исеме - Гүзәл. Ул Индрәй авылында туган. Заводта эшли. Иртән китә, кичен кайта. Ул тәмле ашлар пешерә, матур оекбашлар бәйли, компотлар кайната, чәчәкләр үстерергә ярата.

Без аны бик яртабыз!

Илфат белән Илнас Хәлиуллиннар.

* * *

Минем әбиемнең исеме - Гөлчәрә Тәкиулла кызы. Ул үзенең гомерен укытучылыкка багышлаган. Хәзер ул лаеклы ялда. Безне, оныкларын, һәрвакыт хуш күрә һәм тәмле ризыклар белән сыйлый. Мин әбиемне бик яратам!

Роман Захаров, 4 сыйныфы укучысы.

* * *

Әниебезнең исеме - Оксана. Аңа кырык өч яшь. Аның дүрт кызы бар. Ул бик игелекле һәм ягымлы. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Балаларны бик ярата. Авыр чакларда без бер-беребезгә ярдәм итәбез. Ул безгә иң кадерле кеше: аның белән горурланабыз һәм яратабыз!

Фәридә, Гөлнара белән Илнара Гәрәевалар.

* * *

Минем әбиемнең исеме - Нурзилә Тимергали кызы Назметдинова. Мин әбиемне бик яратам, ул да мине бик ярата. Ул минем якын дустым. Мин мәктәптән кайтуга, коймаклар пешереп куя. Миңа өй эшләрен эшләргә ярдәм итә. Шундый әбием булганга мин бик шат.

Эльдар Назметдинов, 5 сыйныфы укучысы.

* * *

Минем әниемнең исеме - Айгөл. Әнием тәмле ашлар пешерергә һәм гөлләр үстерергә ярата. Җәен бакчада эшли һәм урманда гөмбә, җиләк җыя. Ул миңа һәрвакыт булыша: өй эшләрен эшләргә, иртән йокыдан уята, мәктәпкә озата. Мин дә аңа булышырга тырышам. Мин әниемне бик яратам.

Әлфинә Бабшанова, 3 сыйныфы укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума