Материалы

Төмән җирендә гармунчылар бәйгесе

последние и лучшие новости искусства в мире

45-7Төмән өлкәсендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында бу елның май аеннан алып ноябрь аена хәтле «ГАРМОНиЯ» фестиваль-бәйгесе уңышлы бара. Әйтергә кирәк, онытылып барган музыка коралы осталарын бу зур масштаблы чара дәртләндерде, яңадан-яңа казанышларга өметләндерде. Төбәгебездә инде ярты ел буена илебезнең танылган гармунчылары Төмән, Тубыл, Ишим һ.б. шәһәрләрдә, район үзәкләрендә талантлы үзешчән һәм профессионал якташларыбыз өчен мастер-класслар күрсәтеп, бәйгеләр үткәреп оста музыкантларны сайлап баралар.

Шул уңайдан Төмән районының Московский поселыгында 22 нче октябрь көнне 4нче зона сайлап алу этабы үтте. Бу бәйгегә Төмән һәм Түбән Тәүде районнарыннан 60тан артык гармунчы катнашырга килде. Компетентлы жюри әгъзалары катнашучыларны ике номинация буенча - «Инструменталь башкару» һәм «Җырлаучы гармонист»ка, ә яшь буенча 20 яшькә җитмәгән һәм 20 яшьтән соң олылырга бүлеп бәяләделәр. Гармунчылар виртуоз осталык белән татар, рус халык көйләрен уйнап, җырлар җырлап тамашачыларны хәйран калдырдылар. Залдагылар алкышларын жәлләми га кушылып җырлап утырдылар. Алдагы бәйгеләрдә катнашып «Инструменталь башкару» номинациясендә (үзешчәннәр категориясе) үзләренең осталыкларын күрсәткән Хисмәтулла Фәйзуллин, Җәгъфәр Касыймов, Искәндәр Абдуллин бу юлы да чыгышларын югары дәрәҗәдә башкардылар. Яшьләр арасында танылган абыйлары белән бер сәхнәдә катнашуларына горурланган егетләребез Салават Сәитов белән Рәмзил Сабиров шулай ук сынатмадылар һәм сәхнәдә үзләрен ышанычлы тотып, музыкаль репертуарларын оста итеп башкарган яшьләребез беренче, икенче урыннарга лаек булдылар. Шулай ук «Инструменталь башкару» номинациясендә, инде профессионаллар ярышында, Илгиз Ихсанов һәм Ислам Сафин үзләрен чынлап та профессионаллар икәнлекләрен дәлилләделәр, гармуннарында катлаулы музыкаль әсәрләр искиткеч камиллек белән башкарылды һәм сокланып карап утырган тамашачылар арасында зур алкышларга ия булдылар. Жюри әгъзалары киңәшкән вакытта мәдәният йортының фойесында тиз арада импровизацияләнгән «Дуслык күпере» оештырылды. Җәгъфәр Касыймов, Ислам Сафин, Хисмәтулла Фәйзуллин татар, рус көйләре аралаш биюләр оештырып җибәрделәр. Дәртле татар музыкантларына рус гармунчылары да кушылып җибәрделәр, халык аларны урап алды. Башланды бәйрәм! Кеме уйный, кеме дөбердәтеп бии, кеме яңгыратып такмаклар әйтә, җырлар елгадай актылар. Ике сәгатьлек тәнәфес бер мизгелдәй үтеп китте. Җиңүчеләр игълан ителеп, бүләкләр тапшырылгач, аларга котлау сүзләре белән Төмән районы җитәкчесе Светлана Иванова мөрәҗәгать итте: «Дәрәҗәле чарада катнашучы оста гармунчыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә һәм аларга киләчәк өлкә күләмендәге бәйгедә дә чыгыш ясап лаеклы җиңүләргә ирешүләрен телим», - дип сүзен тәмамлады.

«ГАРМОНиЯ» фестивале бәйгесендә үзләренең осталыклары белән жюри әгъзаларын әсир иткән, залда утырган тамашачыларның мәхәббәтен яулаган гармунчыларыбызга киләсе бәйгедә дә уңышлар телибез, иҗади чишмәләре саекмыйча киләчәктә кабат яңа үрләр яулауларына ышанып калабыз.

Зәкия СӘИТОВА,
Төмән районы, Индрәй авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума