Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмәндә «Таң йолдызы» һәм «Халык сәнгате» бәйгеләре узды

последние и лучшие новости искусства в мире

8-5Өлкәдә игълан ителгән татар мәдәнияте көннәре кысаларында “Таң йолдызы–2020” XX нче һәм “Халык сәнгате” X нчы төрки телле халыклар бәйгесенең гала-концертында һәм “Фольклор” өлкә фестивалендә катнашырга лаеклы сәләт ияләрен сайлап алу туры Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә узды. Биредә шәһәрнең 52 нче мәктәбе, “Этнос” балаларга гомуми белем бирү үзәге, Төмән җитештерү һәм социаль технологияләр көллияте, “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сарае, шәһәр татар мәдәният үзәге, шәһәрнең музыка һәм сәнгать мәктәпләреннән укучылар һәм шәһәребезнең үзешчән артистлары катнаштылар.

“Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” шәһәр бәйгеләре буенча катнашучыларның сәләтләрен филология фәннәре кандидаты, фольклорчы Луиза Сөрмәтова, “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараеның татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова һәм музыкант, композитор Әмир Хәлидов, ә “Фольклор” өлкә фестивале буенча әлеге проект авторы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Вәлимә Ташкалова, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, Татарстанның атказанган мәдәният эшмәкәрләре Фәрит Хәкимов белән Фәрид Корманов бәяләделәр.

«Таң йолдызы» бәйгесендә

Биредә 50 номер тәкъдим ителде. Балалар яшь буенча ике төркемгә бүленеп нәфис сүз, җыр, бию фольклор һәм музыка уен кораллары номинацияләре буенча ярыштылар. Шунысы сөенечле: үткән еллар белән чагыштырганда, быел биючеләр һәм музыка уен коралларында уйнаучылар саны күп булды. Беренче мәртәбә Төмән җитештерү һәм социаль технологияләр көллиятеннән Тәнзилә Хаштырова җитәкчелегендә “Дуслык” бию ансамбле һәм “ШИКоЛАД” вокал студиясе дә катнашып, уңышлар яуладылар. Шәһәрнең 52 нче мәктәп укучысы Максим Попов үзен “оркестр-кеше” итеп танытты. Ләкин шунысы кызганыч, сәнгатьле итеп туган телебездә шигырь сөйләүчеләр саны азая бара. Фойеда декоратив-кулланма сәнгать эшләре һәм рәсемнәрдән оештырылган күргәзмә эшләде. Жюри әгъзалары аларны карап, барысына да тиешле бәя бирделәр. Нәфис сүз остасы исеменә кече яшьтәге балалар арасында Әминә Юсупова (“Этнос”балалар үзәге, җитәкчесе Н.Гайнельянова). 8-4Зурлар арасында Кырынкүл мәктәбе укучылары Диана Бикмуллина белән Резидә Кирамова (Х.Кирамова) лаек булдылар. Музыка уен коралларында иң яхшы уйнаучылар дип “Әпипә” (татар мәдәният үзәге, Е.Володина), “Вак бәлеш” (татар мәдәният үзәге, И.Сафин) ансамбльләре һәм Рәмзил Сабиров (И.Сафин) билгеләнделәр. Хореография жанры буенча беренче урынны “Аккош” (татар мәдәният үзәге, Е.Харламова) бию студиясе, Мәдинә Умарова (“Төзүче” милләтләр мәдәнияте сарае, А.Аугалиева), “Аккош” зур яшьтәге балалар бию студиясе (Е.Харламова), Ярослава Костюкова (“В.Знаменский” исемендәге мәктәп, Е.Гультяева), Лилия Шәрипова (Е.Харламова) яуладылар. Җырчылар арасында Изабель Росси (“Успех” сәләтне үстерү үзәге, Е.Кибельдене), Лиана Садыйкова һәм Милана Сөлхәрнәева 1 нче урынны алдылар. Аларның чыгышларын 29 нчы мартта Төмән шәһәрендә узачак гала-концертта карарга мөмкин булачак. “Фольклор” өлкә фестивалендә “Әпипә” (Е.Володина) музыка уен кораллары ансамбле һәм “Камбаркан” дуэты (“Төзүче” милләтләр мәдәнияте сарае, Туйгун кызы Миргуль) катнашачаклар.

«Халык сәнгате» бәйгесендә

Быел катнашучылар саны аз булды дияргә була. Чараны шулай ук татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Зөлфинә Минибаева белән Ринат Гарифуллин югары дәрәҗәдә алып бардылар. Алар ярышучыларның чыгышларына нәтиҗә ясаучы жюри әгъзалары белән таныштырганнан соң, сәхнәгә бер-бер артлы үзешчән артистлар чыгып, үзләренең җыр-биюгә, бәет-мөнәҗәт башкаруга осталыкларын күрсәттеләр. 8-6Барлык чыгышларны караганнан соң, “Халык сәнгате” өлкә бәйгесендә катнашырга - Кристина Топко, Марат Вәлиев, Мөнирә Хөснетдинова, “Умай” (татар мәдәният үзәге, җитәкчесе Ә.Миннебаев) фольклор һәм “Дружба” (Төмән җитештерү һәм социаль технологияләр көллияте, Т.Хаштырова) бию ансамбльләрен чакырдылар. Ә “Фольклор” өлкә фестиваленең жюри рәисе Фәрид Корманов: “Быел фестивальдә катнашырга лаек чыгышлар бик күп булды. Шул сәбәпле, безгә финал сайлап алу турын уздырырга туры киләчәк. Шул финалга - Мөнирә Хөснетдинова, Мәүлидә Хәйруллина, Наилә Габдуллина һәм Фатыйма Ибраһимова һәм «Умай» фольклор ансамбле чыктылар”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836