#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төп яклау ысулы - вакцинацияләү

последние и лучшие новости искусства в мире

27-10Соңгы вакытта коронавирус инфекциясенең таралуы бөтен Россия буенча кискен начарланды. 13 регион кара кызыл (тискәре) зонада, ә Төмән өлкәсе һәм тагын 21 төбәк кызыл зонада урнашкан. Әлегә бары Ингушетия һәм Якутия гына яшел (позитив) зонада кала. Илнең калган 48 регионы ачык сары (тотрыклык) зонада тора, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы. Роспотребнадзор (кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте) белгечләре бары тик вакцинацияләү генә коронавирус инфекциясе пандемиясен туктату һәм чикләү чараларына нәтиҗәле альтернатива ул, дип искәртәләр.

Россиядә күпләп вакцинацияләү 2021 елның 18 январенда ук башлануга карамастан, аның башкарылу темпы түбән кала бирә. Бүгенге көндә халыкның 10 проценты гына прививка ясаткан. Илебездә хәлне яхшыртыр өчен кимендә халыкның 60 проценты вакцинацияләнергә тиеш булачак. Коронавирустан прививка куйдыру темплары бүгенгедәй түбән дәрәҗәдә калган очракта, коллектив иммунитетны булдыру өчен бер елдан артык вакыт кирәк булачак.

Бу көннәрдә Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина куйдырды һәм мондый карарга килүе турында ул:

- Прививка куйдыру турында бик күптән уйлап йөри идем. Һәм поликлиникага бару мөмкинлеге барлыкка килүгә ук, мин моны эшләдем. Инде икенчесен дә куйдырдым. Беренче прививкадан соң тәүлек ярымга якын үземне начаррак хис иттем, температура булды. Әмма хәлем тиз арада нормага килде. Улым Артур - Төмән шәһәренең нефть һәм газ көллияте студенты. Ул да минем кебек җитди рухта, прививка ясатыр өчен поликлиникага үз теләге белән барып язылды. Без икебез дә: “Әгәр эпидемияне булдырмау, аны туктату ысулы бар икән – димәк, без бу хәлгә зур җаваплылык белән карарга, башкалар турында кайгыртырга тиешбез, дип уйлыйбыз», - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836