Материалы

Тормышын гаиләсенә һәм хезмәткә багышлый

последние и лучшие новости искусства в мире

47-3Авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, районның алдынгы сыер савучысы, игелекле һәм ярдәмчел кеше, яраткан ана һәм әби — болар барысы да Силкамал Париева турында.

Аның сөт терлекчелегендәге уңышлары район газетасында күп тапкырлар яктыртыла. Ә уңышлар үзләре килми. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен бу ханымга күп көч, хезмәт, тырышлык куярга кирәк була. Силкамал Хачи кызы беркетелгән һәр сыердан күп сөт савып, намус белән эшли белә. Күп еллар дәвамында хезмәт ударнигы булып таныла, социаль ярышта җиңүче булып чыга. Гомуми хезмәт стажы 28 ел, гомере буе «Супринский» совхозында сыер сава ул.

Силкамал Париева 1938 елның 18 декабрендә Катангуй авылында туа. Әти-әнисе колхозчы була, гаиләдә 8 бала тәрбияләнә. Әнисе иртә үлә, әтисе сугышка китә. Силкамалны өлкән апасы үстерә. Бишенче сыйныфтан соң кызга эшләргә туры килә. Яшь кыз совхозда ат караучы булган Хаюм Гамза улына кияүгә чыга.

Гаилә Егаер авылына күчеп килә, бер-бер артлы балалар туалар. 1970 елда алты баласын калдырып гаилә башлыгы үлеп китә. Туганнары балаларны балалар йортына бирергә тәкъдим итсәләр дә, Силкамал Хачи кызы ризалашмый, барысын да аякка бастыра, һәркайсы белгечлек ала, тормышта үз урынын таба.

Сыер савучының эш көне таңнан башлана, авыл халкының күбесе тәмле йокыда әле. Ә ул иртәнге сәгать дүрттә инде аякта, көтүлеккә үз сыерларын куарга йөгерә, аннары беренче савым башлана. Җәй көне сыер саварга көтүлеккә баралар, сөтне күтәреп алып кайталар. Кичке савымга кадәр кырда печән җыялар, печән әзерләү планын һәркем үтәргә тиеш булган.

Сыерларны савып, ашату, эчерү, асларын чистарту – көндәлек хезмәт. Ничә ел эшләү дәверендә бер генә отпускасын да ял итмәгән диярлек, балалары туганнан соң да декрет ялында озак утырмаган, эшкә һәрчак алдан чыккан. “Балаларны бик сирәк күрдем. Шуңа күрә алар мөстәкыйль иде, һәркайсының өйдә үз вазифалары бар иде. Бу аларга хезмәт сөючән булып үсәргә ярдәм итте”, - ди хуҗабикә. Шәхси хуҗалыкта һәрвакыт күп терлек асрыйлар, яшелчә, бәрәңге утырталар.

Силкамал Париева фикеренчә, кеше эшли икән, тулы көч белән эшләргә, эшкә бөтен күңел белән якын килергә тиеш. Һәм башкара торган эшне яратырга да кирәк. Ә болар булмаса - уңыш та булмаячак.

Аның авыр хезмәте күп санлы дипломнар, грамоталар, Рәхмәт хатлары, совхоз, районнан премияләр белән билгеләп үтелә. Аны алдынгылар рәтендә Төмәнгә киңәшмәгә алып баралар, анда Мактау грамотасы һәм бүләкләр тапшыралар.Ул «9 нчы бишьеллык ударнигы» билгесе белән бүләкләнә, «Ана даны» медаленә лаек була, «Хезмәт ветераны» исеме бирелә.

Ныклы ихтыяр көче, хезмәт сөючәнлеге, ярдәмчел булуы аңа иң авыр елларда сынырга мөмкинлек бирми. Ул күптән лаеклы ялда. 81 яше тулган инде. Олы яшьтә булуына карамастан, хәзер дә көн буе бакчада шөгыльләнә. Дүрт кызы, алты оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Еш кына алар янында кунакта була, әмма үз туган йортын ташлап китәргә теләми. Ул шат күңелле, оптимист, газеталар укый, телетапшыруларны карый.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума