Материалы

Тормышының мәгънәсе – музыка иде

последние и лучшие новости искусства в мире

11 октябрьдә Рөстәм Сәфәрмөхәммәт улы Русинга 59 яшь тулган булыр иде. Ул бөтен гомерен музыкага багышлады. Бала чагыннан музыканы игътибар белән тыңлый иде, кечкенә гармунда уйнады.

Баян классы буенча музыка мәктәбен тәмамлады. Укытучылар аның музыкаль сәләтен күрә белделәр. Ул укытучысы башкаруындагы музыкаль әсәрләрне тыңлый һәм шунда ук баянда нотасыз үзе дә аны башкара иде.

Мәктәптә укыганда да вакытын юкка әрәм итмәде. Балалар белән мәктәп ансамблендә уйнады, кичәләрдә чыгыш ясады. Үзе гитарада уйнап җырлый иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Свердловск музыка училищесына укырга керде. Укудан соң туган шәһәре Төмәнгә кайтты.

Төмәндә, Әмир Хәлитов белән бергә, Фәрит Хәкимов җитәкчелегендә «Сапфир» ансамблен булдырдылар. Филармониядә, Сабантуйларда, авылларда күпсанлы чыгышлар ясадылар.

Ансамбль таркалганнан соң, үзе җырлады, инвалидлар арасында концертлар белән чыгыш ясый һәм шунда ук эшли иде. Танылган шагыйрьләр Булат Сөләйманов, Клара Кучковская һәм башкаларның шигырьләренә музыка иҗат итте. Рөстәм барлыгы 200ләп җыр язды.

Гомер буе музыкага гашыйк иде һәм тормышының бөтен мәгънәсен шунда күрде. 2014 елның 20 сентябрендә вафат булды.

Былбыл балалары җиргә төшсә,
Тагын китә алар талпынып.

Бергә булган минутлар
Исемә төшә сагынып.

Алсуланып таң атканда
Сандугачлар сайрый өзлексез.

Үлүеңне белсәм дә,
Йөрәк көтә түземсез.

Айсылу РУСИНА, Төмән шәһәре.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума