#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тормышыбызның яме - әниләр

последние и лучшие новости искусства в мире

25нче ноябрьдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә “Әниләргә багышлыйбыз” дип аталган концерт үтте. Бәйрәм программасын балаларның чыгышлары бизәде. Биюче кызыбыз Ләйлә Насыйбуллина, “Мирас” бию, “Сандугач” вокал ансамбльләре, “Нур” әдәби-иҗат түгәрәгенә йөрүче укучылар, җырчылар осталыкларын күрсәттеләр. Әниләргә багышланган җырлар башкардылар, шигырьләр яңгырады. Динара Әбсәламова, Зөһрә Тимиргалиева укучылары белән башкарган җырлар, Хәсән Хучашев, Тәнзилә Мортазина белән Илдус Уразмәмәтовның чыгышларын тамашачылар җылы каршы алдылар.

Себер-татар мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Ташкеева татар үзәгендә оештырылган түгәрәкләрдә балалары белән актив катнашкан күп балалы әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Гүзәл Мөхәммәдиева балаларын татар теле түгәрәгенә йөртә. Аларның уңышларына сөенеп, ул: ”Җыр һәм биюдән башка балаларыбыз татарча сөйләшергә өйрәнәләр. Татар теле укытылмаган мәктәпләрдә укыган балалар өчен бу мөһим юнәлеш. Балаларыбыз шигырьләр ятлап, төрле бәйрәм чараларында катнашалар. Кайтып әби-бабайларына сөйләп аларны шатландыралар. Мондый түгәрәкләр оештырган себер-татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләр белдерәсем килә”, - диде. Тормышыбызның яме булган әниләргә багышланган күркәм, матур бәйрәм концерты күңелле, саллы, оешкан рәвештә үтте.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836