Материалы

Традициягә әйләнгән бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

51-13Төмән районы, Индрәй авылы клубында 13 нче декабрь көнне “Ел уңышы” дип аталган зур тантана булып үтте. Бу әһәмиятле чарада авыл мәктәбе укучылары катнашында үтеп барган елга нәтиҗә ясалды. Мондый чара дүрт ел элек спортчыларны котлау белән башланса, быел өстәмә 2 номинация: мәгариф һәм мәдәният кушылды.

Әлеге матур бәйрәм Төмән өлкә Думасы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Николай Токарчук катнашында һәм ярдәмендә уздырылды.

Тантана башында авыл хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин һәм авыл думасы рәисе Рөстәм Арипов актив балаларны уңышлы ел белән котладылар һәм киләчәктә дә үзләрен сынатмый яхшы нәтиҗәләр белән гел алдынгы рәтләрдә булуларын теләделәр. “Иң яхшы укучы” номинациясе җиңүчеләре дип 10 нчы класс укучысы Наилә Кәримова һәм 6а классы укучысы Салават Сәитов танылдылар. Наилә - иң яхшы укучы, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчесе һәм “Таң йолдызы“ район балалар смотр-конкурсында 1 дәрәҗә диплом иясе. Салават шулай ук иң яхшы укучы, М.Җәлил әсәрләре буенча шигырь укучыларның район күләмендә үткәрелгән бәйгесендә 1 нче урын алучы, Г.Тукай исемендәге VIII Халыкара “Әни – горур исем” шигърият конкурсында 1 нче дәрәҗәдәге лауреат. Укучыларны югары исемнәре белән өлкә Думасы депутаты Н.Токарчук котлады. “Ел спортчысы” номинациясе җиңүчеләрен бүләкләү өчен сәхнәгә Төмән районының спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе башлыгы Андрей Кайзер чакырылды. “Иң яхшы көрәшче” исемен 9 нчы класс укучысы Айдар Шәмсетдинов яулады. Ул - 2018 елның декабрендә Казан шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча халыкара ярышларның көмеш призеры булды, шулай ук Урал федераль округы, Россия буенча ярышларда призлы урыннар яулаучы, спорт мастерына кандидат исеменә лаек, Россия җыелма командасы әгъзасы, “2018 елда Төмән муниципаль районының иң яхшы спортчысы” номинациясе лауреаты да. Районның белем бирү учреждениеләре арасында район спартакиадасы җиңүчесе, Төмән өлкәсенең шахмат клублары арасында өлкә турниры призеры, шулай ук укучылар арасында шахмат буенча Төмән районы командасы составына кергән 7 нче класс укучысы Тимур Речапов «Иң яхшы шахматчы» титулына ия булды. “Гер спорты буенча иң яхшы спортчы” булып 10 нчы сыйныф укучысы Вилена Булатова танылды. Вилена - Төмән өлкәсе һәм район укучылары спартакиадалары җиңүчесе.

Уңышлар казанган спортчылар белән сәхнәгә спорт буенча үзләрен күрсәтә башлаган яшьләр дә чакырылдылар. Аларны сәламләп Төмән районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Андрей Досаев сүз алды һәм бүләк итеп Яңа ел бәйрәменә чакыру кәгазьләре тапшырды.

“Иң яхшы иҗади яшьләр” номинациясе буенча уңышка ирешүчеләрне (өстәге рәсемдә) Төмән районы мәдәният бүлегенең баш белгече Альберт Алтынгузин тәбрикләде. Бу номинациядә 10 нчы сыйныф укучылары Луиза Алеева, Денис Кәлимуллин һәм 9 нчы сыйныф укучысы Милена Усманова җиңүгә лаек булдылар. Луиза һәм Милена - эстрада вокалы буенча район һәм өлкә конкурсларының 1 һәм 2 дәрәҗә дипломнары лауреатлары, 2018 елда VIII халыкара «Себер чишмәләре» конкурсының 1 дәрәҗә дипломына лаек булдылар. Денис Кәлимуллин «Индрәй» вокал-инструменталь ансамбле составында инструменталь башкару буенча район һәм өлкә конкурсларының 1 һәм 2 дәрәҗә дипломнары лауреаты.

51-12Тырыш, талантлы һәм максатчан балалар исеменә күп җылы сүзләр әйтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм зур алкышлар юлланды. Тантана кичәсен күңелле музыкаль чыгышлар бизәп тордылар. “Индрәй”, “Яшь гармунчылар”, “Мелодия” уен кораллары ансамбльләре җитәкчесе Илгиз Ихсановка өлкә Думасы исеменнән Рәхмәт сүзләре белән дәрәҗәле бүләк тапшырылды. Балаларны канатландырган, күңелләрендә ышаныч тудырган, алдагы юлларына күпер салган бу матур традиция киләсе елларда да дәвам итсен иде, балаларның уңышларына зур өлеш керткән укытучылары, тренер, җитәкчеләренең горурлыгына туып-үскән төбәгебезнең данын арттырып торсын иде.

Зәкия СӘИТОВА, Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума