Май 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Вагай районы, Юрмы авылында яшәүче Сәкинә Рәхмәтулла кызы Нотфуллина 1975 елда Киндерледән, ә без Янек авылыннан Юрмыга күчеп килдек. Шул вакыттан бирле, Юрмы мәктәбендә күрешеп, аралашып, туган көннәр, юбилейлар һәм бергәләп 3 баласының туйларын үткәреп, районга барып (смотрда), авыл клубында да концертлар куеп, күңелле яшәдек. Лаеклы ялга чыксак та, бер-беребезнең хәлен-саулыгын белешеп яшибез. Кунакка йөреп, тәмле чәйләр эчә-эчә, үткәннәрне искә алып, сөйләшеп утырабыз. Алар: Әсма Сәлманова, Гөлнура Фәйзуллина, Гөлҗиһан Закирова, мин.
Сәкинәбезнең бу көннәрдә туган көне - аңа 79 яшь тула. Ихлас күңелдән аңа саулык телим. Саулык – ул озын гомер, шатлыклы-бәхетле картлык.
Хәят ЗӘЙНЕТДИНОВА, Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылы.