Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубыл шәһәр Сабан туенда

последние и лучшие новости искусства в мире

27-14Халкыбызның көтеп алган күркәм милли бәйрәме - Сабантуй Тубылда истә калырлык сәхнәләштерелгән күренеш белән Базар мәйданында ачылды. Милли көйләр яңгыратып, халкыбызның кунакчыллыгын, күңел байлыгын күрсәтеп, җылы теләкләр теләп бәйрәмгә килгән тамашачыларны татарча биетеп, төп сәхнәгә озатып куйдылар.

Тантаналы бәйрәм чарасы төбәк Диния нәзарәте мөфтие Ибраһим Суховның бәйрәм белән котлау сүзләре, теләкләре, догалары белән башланды.

Бәйрәм белән шәһәр башлыгы урынбасары Яна Зубова, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Алена Шакирова, өлкә татар милли–мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, иҗтимагый палата вәкиле, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү һәм көч структуралар белән эшләү комитеты рәисе Альберт Апсатаров котладылар.

Милли җыр-биюләренә гашыйк тамашачылар концерт карадылар. Тубыл, Төмән шәһәрләреннән, Татарстан Республикасыннан килгән Рамилә Закирова, Илнур Еникеевның чыгышларын көчле алкышлар белән каршыладылар. Айгөл Моратова, Хәсән Хучашев, Зөлфия Әйтбакова, Илнар Колмәмәтов, «Тубыл кызлары», «Яшьлеккә сәяхәт», «Себер нурлары» вокаль ансамбльләре, «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасыннан Айсылу Юнусова, Галәмгөл Тимирова, Айгөл Корбанова, Динара Әбсәләмова һ.б башкарган җырлар, «Бахор» үзбәк иҗат төркеме, «Мирас» бию ансамбле (җитәкчеләре Мөнәвәрә Андрущик), Төмән татар мәдәният үзәге артистлары башкарган җырлар һәм биюләр, «Риана» кибетеннән (Зөһрә Нигъмәтуллина) никах күлмәкләрдә дефиле Сабантуй тамашачылары өчен бәйрәм бүләге булды.

Сәхнәдә барган күренешләр, артистларның сәләтле, иҗади чыгышлары котлаулар, бүләкләүләр белән үрелеп барды.

27-12Сабантуйның борынгыдан килгән матур традициясе - ат чабышы шәһәрнең аскы торасындагы яшел аланда узды. Чабышкылар ярышын карарга шактый кеше җыелган иде. Аларны шәһәр башлыгы Максим Афанасьев котлады. Ярышта ун чабышкы җайдаклары белән ярышты. Старт бирелгәннән соң узыша-узыша финишка беренче булып «Боржоми» кушаматлы атында Василий Малышев, икенче - «Кокетка»да Эльдар Нагипов, өченче булып “Күмәч” кушаматлы атында Владимир Сухинин килделәр. Ат чабышы ярышында катнашкан «Энергия» атында Эвелина Вафеева беренче булып килеп җитте. Икенче урынга «Слиток» атында Елизавета Гончарова чыкты. Өченче урынны «Гром» атында Ольга Костантинова яулады. Җиңүчеләрне Сабантуй сәхнәсеннән зурлап бүләкләделәр.

Татар халкының рухын саклап килгән Сабантуйда милли көрәш ярышын яратып караучылар бил сынашучыларны кызыксынып күзәттеләр. Абсолют батыр исеменә Мирзо Шукориев лаек булды. Грек–рим көрәше буенча Россиянең спорт мастеры, билбау көрәше һәм грек-рим көрәше буенча тренер, милли көрәшнең баш судьясы Солтан Рамазанов: «Быел Сабантуй көрәшендә 43 катнашучы булды. Барлык авырлык категорияләрендә дә призлы урыннар алган спортчылар дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Абсолют батырга тәкә бирелде», - диде.

Осталар һәм уңганнар «Себер бавырсагы» конкурсында катнашып, дипломнар һәм Сабантуй бүләкләрен алдылар. Беренче урынга чыккан Диләрә Щеткова, икенче урын алган Маһинур Мәүлекәева, өченче урынга ия булган Гөлҗиһан Моратова бавырсак пешерү серләре белән уртаклаштылар, кунакларны яраткан ризыклары белән сыйладылар.

Сабантуй сәхнәсеннән Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә күп еллар эшләгән артист, танылган җырчы Хәсән Хучашевка Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» дигән медален тапшырды. Төмән өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы Динар Абукин татар юнәлешендә күп еллар тырыш хезмәте өчен Гөлсинә Ташкееваны өлкә Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Өлкәннәр һәм яшьләр өчен дә Сабантуй күңелле, истәлекле булды. Бәйрәмдә төрле милләт халкы себер татарларының гореф-гадәтләре белән танышып, татар җырларын тыңлап, биюләрен карап, уеннарда, ярышларда катнашып, ял иттеләр. Сабантуй кунаклары яраткан, көтеп алган милли бәйрәмебезне матур, оста оештырган себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вилдан Якуповка, коллективына рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

27-15Кичен халык җырлы-биюле күренешләр белән бизәлгән «Tatar party» күңел ачу кичәсендә катнаштылар. Базар мәйданында беренче мәртәбә оештырылган мондый чара гөрләп узды. «Tatar party»да төрле милләт вәкилләре, төрле яшьтәге якташларыбыз рәхәтләнеп биеделәр, танылган җырчы, «Алтын барс» премиясе лауреаты Рамил Закировка кушылып җырладылар. Бу чараны Тубыл шәһәре татар яшьләре оешмасы һәм шәһәр себер-татар мәдәният үзәге белән бердәмлектә оештырган Рушан Гыйззәтуллин җырчыга, диджей Мансур Рябиковка, Азат Хәлиуллинга, никах күлмәкләрен күрсәткән «Амира» кибетенә, җитәкчеләре Лилия Габдуллинага рәхмәтләрен белдерде.

Сагынып көтеп алган Сабантуй бәйрәме күңелләребезгә дәрт өстәп, матур хатирәләр калдырып узды.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836