Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубылда иҗат бәйгесе

последние и лучшие новости искусства в мире

46-8Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә беренче мәртәбә узган “Илһам” рәсемле–декоратив иҗат бәйгесендә тамашачылар һәм жюри әгъзалары 143 катнашучының иҗат эшләре белән таныштылар. Декоратив-гамәли сәнгать осталарының, рәсем ясарга яраткан мәктәп укучыларының, балалар бакчаларыннан катнашучыларның иҗатында төрле темалар күрсәтелгән күргәзмәне үзәккә килүче һәр кеше кызыксынып карады. Бәйгегә нәтиҗә ясау, җиңүчеләрне бүләкләү чарасы бәйрәмчә матур һәм оешкан төстә узды.

Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева һәр катнашучыны дипломнар белән бүләкләде. Бәйгедә катнашучыларның иҗатына бәя биргән жюри әгъзалары: танылган рәссам Эдуард Тушаков, Тубылның күппрофильле техникумыннан декоратив-гамәли сәнгать буенча белгечләр: Татьяна Берендеева, Екатерина Гордюшина иҗатының чиге юклыгы турында әйтеп, бәйгедә җиңү яулаган балаларга уңышлар теләделәр, дипломнар, сертификатлар тапшырдылар. Рената Кабаева, Александр Савин, Розалия Нагипова (15 нче мәктәп), Алмаз Мөхәммәтуллин (12 нче мәктәп), Илья Костерин, Мирослава Ефремова, Диана Чабарова (40 нчы балалар бакчасы) 1 урыннарны алдылар. Ләйлә Алеева (15 нче мәктәп), Степан Котов, Милана Геллер (40 балалар бакчасы), Ләйлә Насыйбуллина, Юлия Баганаева (себер-татар мәдәният үзәге) 2 урынга лаек булдылар. Сабина Пикеева, Әмир Алыков (40 нчы балалар бакчасы), Рузанна Тәүләтбакиева, Мария Гомәрова (7 нче балалар бакчасы) 3 урынга чыктылар.

Себер-татар мәдәният үзәге оештырган һәр бәйге үсеп килүче яшь буында иҗатка мәхәббәт тәрбияли, яшь сәләтләрне ача. Башка бәйгеләр сыман “Илһам” бәйгесе дә озын гомерле булсын! Чараны оештыручы себер-татар мәдәният үзәгенә, иҗат белән шөгыльләнүче балаларга, аларның җитәкчеләренә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836