#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубылда татар мәдәнияте көннәре

последние и лучшие новости искусства в мире

10-10Тубыл шәһәрендә “Таң йолдызы-2020” XXIX нчы һәм “Халык сәнгате” X нчы төрки телле халыклар бәйгесенең Гала-концертында һәм “Фольклор” өлкә фестивалендә катнашырга иң уңышлы, сәләтле чыгышларны татар мәдәнияте көннәрендә сайладылар.

Тубылның 15 нче мәктәбенең актлар залында халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, фольклорын, рухи кыйммәтләрен барлаучылар һәм саклаучылар, төрле яшьтәге талант ияләре җыелган иде. Бәйгене “Илһам” бию ансамбле “Рәхим итегез сәнгать дөньясына” дигән күренеш белән ачты.

Аннары бәйгедә катнашучыларны, кунакларны шәһәр мәгариф комитеты рәисе Наталья Белышева, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин сәламләп бәйрәм белән котладылар һәм чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланганы турында искәрттеләр, катнашучыларга уңышлы чыгышлар теләделәр. Жюри әгъзалары: филология фәннәре кандидаты, фольклорчы Луиза Сөрмәтова, “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сараеның татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова, танылган “Атриум” бию ансамбле җитәкчесе Алинә Мөхәммәтҗанова, “Фольклор” өлкә фестивале проекты авторы Вәлимә Ташкалова, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, Татарстанның атказанган мәдәният эшмәкәрләре Фәрит Хәкимов һәм Фәрид Корманов катнашучыларның чыгышларына бәя бирделәр. Бәйгеләрдә катнашучылар сертификатлар, җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр. Өлкәдә узачак гала-концертта “Сүзге” вокал төркеме, оста җырчылар - Айдар Ниязов, Айгөл Арипова, Зөфәр Янгулов, Земфира Шәрипова, нәфис сүз остасы Ләйлә Насыйбуллина, “Иртеш моңнары” бию ансамбле катнашачаклар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836