Август 2020 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ике кыю тубыллы Иртеш елгасында бата язган кешене коткарырга ярдәм итте. Әлеге хәлнең нечкәлекләре региональ гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән мәгълүм булды.
Шулай итеп, 5 августта 15:12 сәгатьтә Тубыл коткаручылары хәбәр ала: Раздолье ял базасы районында Иртеш елгасының уң як ярында ир-ат бата. Гадәттән тыш хәл урынына ашыгыч ярдәм һәм башка профильле хезмәтләр килеп җитә. Аңа кадәр ирне судан чыгаралар инде, зыян күрүчегә беренче ярдәм дә күрсәтергә өлгерәләр.
Шаһитлар сүзенә караганда, ир су коенган, ярдан 30 метр ераклыкта эчкә кергән һәм югалган:
- Моны ярда кызынган хатын-кыз күреп ала һәм ярдәмгә чакырып кычкыра башлый. Тавышка ир-ат килеп җитә. Ул суга ташлана һәм батучыны эләктерә. Көчле агым булуга карамастан, алар ярга килеп җитәләр, - дип сөйли коткаручылар.
Башта зыян күрүче тормыш билгеләрен күрсәтми. Ял итүчеләрнең берсе беренче ярдәмнең тәртибен белүен әйтә. Ул ир-атны янга әйләндерә, авызын ләмнән чистарта һәм 20 минут дәвамында йөрәк-үпкә реанимациясе ясый. Бу фаҗигадән котылырга ярдәм итә дә инде.
Килгән табиблар ир-атны 3 нче Тубыл өлкә клиник хастаханәсенә салалар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы геройлар өчен бүләк әзерли. Алар - эшмәкәр Марсель Корманов һәм «Беренче ярдәм» дисциплиналары укытучысы Людмила Дукина.
Зыян күрүченең улыннан мәгълүм булганча, әтисе реанимациядән терапия бүлегенә күчерелгән, хәзер ул төзәлүгә таба бара.
“Тюменская область сегодня” газетасыннан.
(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе).