#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубылның талантларын җыйган очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

5-2Январь аеның салкын көннәренә карамастан, яңа ел матур, милли чаралар белән башланды. Татарча шигырьләр иҗат итүче, 25 китап авторы шагыйрә Галия Абайдуллина белән очрашу кичәсенә Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгенә шигърият яратучы дуслары җыелган иде.

Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева һәм коллективы чараны үткәрүгә зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр. Оештыручылар шагыйрәне һәм кунакларны табын тулы милли ризык, өстәлнең яме булган баурсаклар белән җылы каршыладылар.

Очрашуны Илнар Колмәмәтов моңлы татар көйләре, алып баручы Ләйсән Ниязова җылы сүзләр белән башлап җибәрделәр. Шәһәрнең сәнгатъ остасы, тәҗрибәле мәдәният эшлеклесе Рузалия Корманалиева, катнашучыларны таң калдырып, шагыйрәнең шигырен укыды. Галия Абайдуллина үзәк өчен махсус язган Гимнга югары белемле мәдәният белгече, җырчы Динара Әпсәләмова көй иҗат итеп, шул җырны ул тамашачыларның игътибарына тәкъдим итте. Сүзләре дә, көе дә беркемне битараф калдырмады.

Чарада катнашкан “Ак калфак” шәһәр хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова башкарган “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җырын да бәйрәм кунаклары җылы алкышлар белән каршыладылар. Шагыйрәнең яңа китабы һәм туган көне белән котлап Гөлсинә Ташкеева җылы теләкләр, иҗат уңышлары теләп, бүләкләр тапшырды. Чарада катнашкан район Думасы депутаты Ринат Урамаев шагыйрәгә Лаемтамак, Вәчир авыллары халкына, себер табигатенә багышлап шигырьләр иҗат иткәненә, дөньяга танытканына рәхмәтләр юллап, чәчәкләр бәйләме бүләк итте. Шагыйрәнең үтенече буенча бу җылы, матур очрашуда талантлы җырчы Хәсән Хучашев, күпкырлы талант иясе Земфира Шәрипова башкаруындагы җырларны да бәйрәм кунаклары җылы каршыладылар. Тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиеваның чыгышы, теләкләре, тәкъдимнәре дә бик урынлы булды. Яраткан шагыйрәбез мондый җылы очрашу оештыручыларга, китапларын чыгаруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә, шулай ук “Яңарыш” газетасына, аның беренче редакторы Азат абый Сәгыйтовка, ул елларны “Зилә” псевдонимы белән халыкка танытуын искә алып, рәхмәтләрен белдерде. Әйтергә кирәк, хәзер дә Галия Абайдуллинаның шигырьләрен шигърият яратучылар газета битләрендә еш укыйлар. Очрашу кичәсендә Галия апа үзенең хыялларын, хисләрен, теләкләрен яшерми. Ул догалар белән китапларын бастыруда ярдәм иткән Максим Сагидуллин, Динар Абукин, Ринат Урамаев, Вәлимә Ташкалованы (мәрхүмә) искә алды. Шагыйрәне узган туган көне һәм яңа чыккан китаплары белән котлыйбыз! Изге теләкләре гамәлгә ашсын, иҗат чишмәләре саекмасын!

Бүгенге көндә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә татар телен, мәдәниятен, халыкны яраткан, хөрмәт иткән, традицияләрен саклап эшләүче милләтпәрвәр җитәкчеләре Гөлсинә Ташкеевага һәм коллективына уңышлар телибез. Мондый матур, җылы бинада эшләргә мөмкинлекләр тудыручыларга, шәһәр хакимиятенә рәхмәтләрне җиткерәбез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836