Материалы

Тубыл район сабан туе

последние и лучшие новости искусства в мире

28-11Тубыл районы Сабан туе быел Санникова авылында район, авыл хакимияте ярдәме, район хакимиятенең мәдәният, яшьләр һәм спорт бүлеге оештыруында үткәрелде. Бәйрәм татар авыллары әзерләгән милли «йортлар» белән танышудан башланды. Жюри әгъзалары һәр «йортта» кунакчыл хуҗалар белән күрешеп, себер татарларының көнкүреш әйберләре, милли ризыклары, декоратив-кулланма сәнгать буенча күргәзмәләргә бәя бирделәр. Шунда ук “Сабантуй чибәре” белән “Сабантуй егете”н сайладылар. Изге эшкә фатиха бирелгәч, Тубыл мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов мөселман дин кардәшләрен Рамазан ае башлану белән котлады. Чараны район мәдәният үзәге хезмәткәрләре, филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова белән Константин Симонов, рус һәм татар телләрендә алып бардылар. Тәбрикләү сүзләренә район хакимияте башлыгы урынбасары М.Бакиев, Санникова авыл хакимияте башлыгы Ч.Атнагулов, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе А.Апсатаров та кушылдылар.

Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы В.Михайлов авыл җирендә армый-талмый хезмәт итүче –“Рассвет” оешмасы механизаторы Әхтәм Юлдашев белән сыер савучы Алсу Алексеева, «Данилов» хуҗалыгы механизаторы Әйтбай Ишметов, эшмәкәр Фәрит Бакиевка Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырды. Сабантуйда катнашучы иң өлкән кунак – Айлетдин Бакиев, ә иң нәни – май аенда туган Айлинә Дәүләтбаева дип игълан ителде, аларга да бүләкләр бирелде. Иҗади сәнгать конкурсын Түбән Әремзән авыл мәдәният йорты артистлары ачып җибәрделәр. Шулай ук һәр авыл хакимияте вәкилләре “Милли уеннар”, “Спорт ярышлары” номинацияләрендә көч сынаштылар. Тамашага тагы да ямь өстәп Тубыл шәһәр һәм район мәдәният үзәге артистлары матур җырлар һәм биюләр бүләк иттеләр. Ә мәйданда төрле районнардан җыелган кунаклар өчен төрле бәйгеләр оештырылды. Халык якын-танышлары белән күрешеп, аралашып, сыйланышып, ярышларда катнашып күңелле ял иттеләр. Менә чараның кульминацион мизгеле җитеп, җиңүчеләр игълан ителде. Иң яхшы «йортны» Санникова авыл хакимияте әзерләгән һәм Сабантуй чибәре һәм Сабантуй егете исемнәренә дә авылдашлары Чулпан Сәйфуллина белән Илнар Колмәмәтов лаек булдылар.28-9 Иҗади сәнгать бәйгесендә Ворогушино авыл хакимияте, милли уеннарда – Байкалова авылы хакимиятенең Ирек мәдәният йорты 1 нче урыннарны яуладылар. Иң яхшы делегация дип Санникова авыл хакимияте билгеләнде. Абсолют батыр исемен Сумкино поселогыннан Тимур Ильясов алды. Җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Санникова авыл хакимияте исеменнән Сабантуйны оештыруда зур тырышлык күрсәткән милләт җанлы активистлар – китапханәче М.Колмәмәтова белән Ш.Колмәмәтовка рәхмәт белдерелде. Татар җыр-моңы мәктәп территориясендә кичкә хәтле тынмады.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума