#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубылда “Сәнгатьләр төне”

последние и лучшие новости искусства в мире

46-3Себер-татар мәдәният үзәгендә “Сәнгатьләр төне” кысаларында Тубыл рәссамнары Эдуард Тушаков, Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар, Роза Әминованың иҗатына багышланган очрашулар узды. Чарага килүчеләр танылган рәссамнарыбызның картиналарын карадылар, авторларга сораулар бирделәр. Кызыклы әңгәмәдә мәктәп укучылары, студентлар, урта һәм өлкән яшьтәге тамашачылар катнаштылар. Күпчелек кунакларны себер татарларының тарихына багышлап ясалган Роза Әминованың иҗаты кызыксындырды. Танылган рәссам Эдуард Тушаковның сәнгать дөньясына экскурсия ясалды.

Һәр автор турында мәдәният үзәге хезмәткәре Розалия Корманалиева тулы мәгьлүмат бирде. Себер татарларының тарихы, мәдәнияте, күренекле шәхесләре экспозицияләрен һәм музейда тупланган экспонатларны карарга теләүчеләрнең себер-татар мәдәният үзәгенең тарих һәм этнография музеена түләүсез кереп карау мөмкинлеге булды. Яшьләр өчен кызыклы очрашулар бинаның беренче катында дәвам итте. Монда А.Алябьев исемендәге сәнгать мәктәбенең “Арт-перспектива” бүлеге укучылары Каринә Тимералеева, Василина Дирюгина “Бүгенге реаль көн режимында” рәсем ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Квест–уен Роза Әминованың картиналары буенча үтте. ”Сәнгатьләр төне” уңаеннан оештырылган тарихка экскурсия җирле рәссамнарыбызның иҗаты аша кызыклы, эчтәлекле әңгәмә формасында узды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836