Материалы

«Туфан» татар театр студиясен котлыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

3-5Узган ел Тубыл себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре өчен уңышлы ел булды. Төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашучылар арасында «Идел йорт» XXII нче төбәкара конкурсы җиңүчеләре рәтендә себер-татар мәдәният үзәгенең «Туфан» театры студиясе Фәнис Яруллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Бер күрешү - үзе бер гомер» спектакле өчен (режиссеры Мәдинә Уразмәтова) 2 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булдылар. Спектакльдә Әхмәт ролен башкарган өчен Илнар Колмәмәтов «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулады. Алар 2022 нче елның декабрь ахырында Казан шәһәренең Галиәсгар Камал театрында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар.

«Туфан» татар театр студиясе режиссеры Мәдинә Уразмәтова: «Безнең өчен бу мөһим, онытылмаслык матур вакыйга булды. Бу конкурста йөзләгән коллектив, 2 меңнән артык кеше катнашкан. Дәрәҗәле жюри, режиссерлар халык театрларында катнашучыларның хезмәтенә бәя бирде. Сәхнә теле, актерларның хәрәкәтләре, спектакльнең эчтәлеген яктырта алу, декорация буенча осталыкны күрсәтүгә игътибар булды. Без бәйгедә катнашкан халык театрларының иҗади хезмәтләрен күреп кайттык. Гран-прига ия булган Мөслим халык театры Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасына куелган спектакльне карадык. Искиткеч уйнаулары сокландырды, геройлар белән сәхнәдә бергә булган сыман тойдык үзебезне. Татарлар яшәгән җирдә татар театрлары булсын иде. Театр телне, мәдәниятне саклауда зур роль уйный. «Туфан»ның да яңа уңышлары алда әле дип ышанам. Бәйгене оештыручы Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына, «Таткультресурсүзәге»нә, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына, үзебезнең себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вилдан Якуповка, яңадан халык театрын эшләтеп җибәрүдә зур ярдәмен күрсәткән Гөлсинә Ташкеевага, спектакльдә бер дәрәҗәдә сәләтле уйнаган актерларыбыз: Рузалия Корманалиевага, Илнар Колмәмәтовка, Мәфрүзә Мортазинага (кызганычка, фаҗигале рәвештә вафат булды), Илтус Уразмәмәтовка рәхмәтлемен. Декорация, транспорт мәсьәләсе белән ярдәм иткән, өлкә күләмендә башка шәһәрләрдә, авылларда спектакльне күрсәтүдә мөмкинлекләр тудырган Вилдан Шәйхулла улына уңышлар телим. Киләчәктә дә бердәмлектә эшләргә язсын», – дип сөйләде.

Яшь, чибәр сөйкемле, сәләтле егетебез Илнар Колмәмәтовны җиңүе белән кайнар котлыйбыз. Аның уйнавын якташлары да яратып карыйлар. Сәхнәдә балкып чыккан яшь йолдызыбыз үзенең образын төрле яктан ача ала, режиссерның әйткән һәр сүзен тыңлап, җанлы, тормышчан уйный. Аның һәр әйткән сүзенә тамашачылары да ышана. Татар мәдәниятен баеткан яңа спектакльләрдә тамашачыларыбыз Илнарны әле күрерләр дип ышанабыз.

Режиссер Мәдинә Уразмәтова - үзенең эшен ихлас яраткан, тәжрибәле иҗат кешесе. Татар халык театрын Тубылда ул өченче мәртәбә ачып, спектакльләрне тамашачыларына күрсәтте. 1995 нче елны Гамир Насрыйның «Яшел эшләпә» спектаклен сәхнәләштереп тубыллыларга шәһәрнең иң зур сәхнәсе - «Синтез» мәдәният сараенда тәкъдим итте. Хупҗамал ролен Мәдинә апа үзе башкарды. Тубыл тамашачысы да аның хезмәтен җылы кабул итте. Ул елларны себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Сафиулла Ильясов (мәрхүм) җитәкчелегендә төрле мәдәни юнәлеш гөрләде. Бүгенге көндә себер-татар мәдәният үзәгендә күп еллар моннан элек оештырылган юнәлешләрне саклап калырга тырышулары сөендерә. «Туфан» татар театры студиясенә яңадан-яңа уңышлар телибез, иҗади эшләре дәвамлы булсын!

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума