Материалы

Туган авылым Ләңче

последние и лучшие новости искусства в мире

Туган авылым минем өчен нәрсә икәне турында көн саен уйламыйм. Ул - минем туган илем. Анда әти-әнием, туганнарым һәм дусларым. Безгә туган авылыбыз турында сочинение язарга бирелгәч, мин уйлана башладым. Нәрсәдән башларга? Үскән йортым, гаиләм, туганнарым, авылымның жәйге көндә яшеллеккә күмелгән урамнары күз алдына килеп бастылар, мин хәтта хуш исле үлән исен сизә башладым...

Тубыл районында бик күп авыллар урнашкан. Шуларның берсе минем туган җирем – Ләңче авылы. Мин шушы авылда тудым hәм яшим. Ләңче – бик матур авыл. Безнең өебез елга буенда урнашкан. Елгада күптөрле балыклар йөзәләр. Табигатьнең гүзәллегенә сокланып яшибез. Авылыбызның горурлыгы булган мәчетебездә азан яңгырап тора.

Авылда барыбыз да бер–беребезне беләбез, һәркем белән гел исәнләшәбез. Безне бәйрәмнәр берләштерә. Безнең авылга шәһәрдән вертолет оча, аның белән кунакларны hәм туганнарыбызны көтәбез. Жәен көннәр гел жылы hәм һава да чиста, без барыбыз да яраткан елга янына ял итәргә, су коенырга барабыз. Кичләрен дуслар белән уеннар уздырабыз, көндез әбиләр белән аралашабыз, алар безгә киңәшләр бирәләр. Ялан буйлап сыерлар йөриләр, яннарында бозаулары уйныйлар. Мин алар белән үз авылымда бик бәхетле дип уйлыйм. Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алышына, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә - кышларның гүзәллеге нәкъ шундадыр, мөгаен. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагаларга: көннәр буе тау шуып, шау-гөр киләбез, кемдер Кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный. Өлкәннәр дә кышны үзләренчә яраталар. Һәркем Яңа ел төнендә нинди булса да могҗиза, я тылсым көтә. Ә табигать ягымлы язны көтеп, тыныч йоклый... Декабрь – иң озын төннәр, иң кыска көннәр ае. Без яратып көтеп алган Яңа ел бәйрәме дә җитте. Яңа елга аяк басарга ничектер шикләнеп тә, куркып та тордык кебек. Әмма еллар үтә, елга сулары кебек гомер еллары ага да ага. Иң мөhиме - күңел төшенкелегенә бирелмичә, киләчәккә ышаныч белән яшәргә кирәк! Иске ел үзе белән бергә җир шарындагы сугышлар, төрле фаҗигале афәтләр, кайгы-хәсрәтләрне алып китеп, ә Яңа ел ап-ак карларына урап бетмәс-төкәнмәслек бәхет, сәламәтлек, иминлек, шатлык-куанычлар алып килсен иде. Январь - ел башы. Ул - иң суык ай. Аны кыш уртасы диләр. Кояш hаман югарырак күтәрелә, көннәр озая бара. Ә яз җитсә - агачлар яфрак ярып, чәчәк ата башлыйлар, табигать тагын да матурая.

Мин туган авылымны бик яратам. Тубыл районыбыз, авылыбыз үссеннәр hәм даннары артсын!

Рания ИСХАКОВА, 8 нче сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума