Материалы

Туган илем Сабан туенда

последние и лучшие новости искусства в мире

29-2Туган илем Сабан туен
Күреп кайттым мин быел.
Туган илем Сабан туен
Күрә алмадым утыз ел.

Чыннан да, туган илемдә оештырылган Сабантуйда булуыма шул кадәр гомер үтте. Быел Уралда, туган илемдәге басу кырыенда, күрше авылда Сабан туе оештырылганын белми генә, кунакка дип кайткан идек. Энем Җәмил: “Бүген күрше авылда Сабан туе була, күреп кайтасыгыз киләме?”, - дип әйтүенә, ирем Сабантуйларын бик тә яраткан кеше булганлыктан, рәхәтләнеп, шатланып риза булды. Әлбәттә, көн салкынча да, яңгыр да яугалап торгач, матур киемнәр киеп бара алмадык.

Сабантуйны безнең Березовка районындагы авылларда чиратлап уздыралар. Быел Кыйшауба авылында икән. Машинада барганчы, ирем табигатьне күзәтеп барды. Урал тау итәгендә булгач, юллар да я үргә менә, я түбән төшә. Үргә менгән вакытларда тирә-якка күз салсаң, шундый искиткеч күренеш. Яшел иген басуы, каенлыклар, авыллар уч төбендә генә ята сыман! Шундый да матур!

Сабан туе мәйданы матур итеп бизәлгән. Уртада биек багана куелган. Мәйдан тирәсендә милли ашлар, милли киемнәр белән тулы палаткаларда сатучылар гөрли. Мәйдан күрке, әлбәттә, бик матур бизәлгән зур сәхнә. Сәхнәдә Пермь каласыннан килгән үзешчән коллектив шундый матур җыр, бию концертын тәкъдим итте. Аннары игенчеләргә, механизаторларга бүләкләр тапшырдылар. 50, 60 ел гомер иткән парларны, яңа гына туй үткәргән яшьләрне сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. 80, 85, 101 яшьлек әби-апаларны да бүләкләргә онытмадылар. Аннары һәр авыл үзенең үзешчән иҗади сәнгатен күрсәтте. Ир-атлар үз көчләрен көрәштә, гер күтәрүдә, баганага менүдә сынадылар. Чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып авызга кабып йөгерүләр, тулы итеп чиләкләргә су салып көянтә белән түкми-чәчми алып бару - менә шундый күңелле ярышлар оештырылган иде.

Менә шулай Сабантуйдан рәхәтләнеп, күңел ачып кайттык. Әлбәттә, очрашуларсыз да калмады. Сабан туе яшьлеккә алып кайткан сыман булды. Тик яшьлекне генә кайтарып булмый.

Римма АРСУХИНА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума