#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган җирендә мәңгеләштерелде

последние и лучшие новости искусства в мире

20-4-4Төмән шәһәре Кырынкүл мәктәбе ишегалдында Җиңү көненә багышланган митингка чик сакчылары, җитәкчеләр, укытучылар, укучылар, авыл халкы җыелды. Әлбәттә, иң зур кунаклар – сугыш һәм тыл ветераннары булдылар. Россия гимны яңгыраганнан соң, махсус ясалган сәхнәдә педагог-оештыручы Гөлниса Хөсәенова җитәкчелегендә “Үлемне җиңүче халык” әдәби-музыкаль композициясе күрсәтелде.

Өлкә губернаторы киңәшчесе Сергей Шерегов, Төмән шәһәр Думасы депутаты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, эшмәкәр Александр Паули, Төмән шәһәре хакимиятенең Үзәк административ округы управасы рәисе Светлана Ситова халыкны чын күңелдән бәйрәм белән котладылар.

20-4-1- Кырынкүлнең Мостовая урамы - Хәлиулла Вәлиев, Школьная урамы - Хәбибулла Якин, Совхозная урамы Яхиятдин Тачетдинов исемнәренә алмаштырылды, - дип хәбәр итте С.Ситова. Ул авылның тагын берничә урамына яңа исемнәр бирелүен әйтте. Төмән шәһәре халкына хезмәт күрсәткәне өчен Реваль Тахмангуловка Төмән шәһәре хакимияте Рәхмәт хаты тапшырды.

Шушы көндә тарих битләренә язылачак зур вакыйга – Кырынкүл мәктәбе стенасына Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы батыры Яхиятдин Шәрәп улы Тачетдиновка мәрмәр такта куелды. Мылтык залплары астында тактага ябылган җәймәне чик буе гаскәрләренең запастагы капитаны Александр Владыкин күтәрде. 20-4-2Мәрмәр такта куюның оештыручысы һәм спонсоры өлкә чик сакчылары ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Нуретдин Ибраһимов Яхиятдин Тачетдинов, такта кую идеясе турында сөйләде. Шушы изге эштә булышучылар – Р.Зиганшинга, А.Паулига, А.Манкаевага, Г.Хөсәеновага, Х.Кирамовага, Ш.Тайчетдиновка, Ә.Судниковичка, С.Тайчетдиновага һәм башкаларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Паули Н.Ибраһимовка Кырынкүл авылы халкына һәрвакыт ярдәм күрсәтүе өчен истәлекле бүләк, мәктәп директоры Алевтина Манкаева Н.Ибраһимовка, А.Паулига, музыкаль композициядә катнашкан укучыларга Рәхмәт хатлары бирде. Кырынкүл мәктәбе каршында Александр Паули җитәкчелегендә озак еллар бокс спорты секциясе эшли. Сәхнәдә призлы урыннар алучы спортчы малайлар тренерлары тарафыннан медальләр, дипломнар белән бүләкләнделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836