Материалы

Туган көнең “Янарыш”

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле, тиңдәшсез мөхәррир Алсу Мөхәммәтәмин кызы!

Гомер тиз үтә икән ул. Менә инде “Яңарыш” газетасының беренче санын кулыма алуыма да 29 ел үтеп киткән, ә барысы да, бүгенге кебек исемдә. Газетаның тырыш, сабыр кызлары, мин бит сезне эшкә аяк баскан яшь хәбәрче вакытыгыздан алып танылган журналист дәрәҗәсенә ирешкән, фидакарь хезмәтегез өчен зур бүләкләргә лаек булып Татарстанга гына түгел, бөтен илгә таныткан көннәргә җитеп газетаның данын күтәрүегезне белеп, сезнең өчен горурланып, шатланып яшәдем. Барыгызны да газетаның туган көне белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, киләсе юбилеегызның ал таңнарын күркәм эшләрегез, дәрәҗә-дәрман, зур шатлыклар белән каршылавыгызны теләп “29 яшьлек” хәбәрчегез Нәркәс НӘБИУЛЛИНА.

* * *

Хөрмәтле хезмәттәшләрем һәм газета укучылар!

Сезне чын күңелдән “Яңарыш” өлкә татар газетасының туган көне белән котлыйм. Газета 29 елдан бирле өлкәбез татарларына туган телләрен, мәдәниятне, тарихны, гореф-гадәтләрне, динне торгызу һәм саклап калу, үзара татулыкны һәм бердәмлекне ныгыту юлында эш алып бара. Аны укыйлар, сагынып көтеп алалар. “Яңарыш” 3 дистәгә якын еллар эчендә зур уңышларга иреште. Һәрвакыт Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңү яулап килә. Басманың мондый популярлыгы һәм иҗтимагый әһәмияте - җитди, чын-чынлап иҗади эшләүнең казанышы.

Тагын бер кат ассызыклыйсым килә, сезнең хезмәтегез Вагай районы татарлары өчен файдалы һәм мөһим. Киләсе елларда да бер-беребез белән уңышлы хезмәттәшлек итә алырбыз дип ышанам!

Сезгә яңа һөнәри уңышлар, яңа уңышлы проектлар, чәчәк атуыгызны һәм иминлек телим!

Вагай районының “Сельский труженик” газетасы редакциясе коллективы исеменнән Илдар ГАЙСИН.

* * *

Хөрмәтле яраткан газетам “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән озак еллардан бирле яратып укый торган басмабызның туган көне белән тәбриклим. “Яңарыш” өлкәбез татарларына туган телебезне, мәдәниятебезне онытмауда чиксез ярдәм итте. Аның аша тарихыбызны барладык. Дини тәртипләрне аңлатуда да ул ярдәмгә килде. Тирәбездә яшәгән чиксез күп якташларыбыз, аларның тырыш гаиләләре, матур эшләре белән таныштык. Газетаны туган телебездә укып, бөек татар телебезне ныклабрак өйрәндек, тел байлыгыбызны арттырдык. Җирле язучы-шагыйрьләребездә иҗат дәрте уянды, яңадан-яңа китаплар бастырыла башлады. Газета сүзе, мәкаләләр - җәмгыятебез мәдәниятенең аерылгысыз символлары. Аларга ышаналар, аларны көтәләр. Сез шул ышанычны акладыгыз, намусыгызга тап төшермәдегез.

Газета редакциясенә үз йөзен, укучыларында тупланган уңай хис-тойгыларны саклап калуын, аларның дәвамлы булуын, күп тиражга ирешүен телисе килә.

«Яңарыш» өчен истәлекле бу көнне журналистларга, барлык коллективка яңа уңышлар, шәхси бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Вагай районындагы укучыларыгыз исеменнән Фатыйма ВАБИЕВА.

* * *

Яраткан “Яңарыш” газетабызның хөрмәтле хезмәткәрләре!

Чын күңелдән сезне газетаның туган көне белән котлап, барыгызга да исәнлек-саулык, көр күңел, гаилә бәхете, җаваплы эшегездә яңа уңышлар, яңа җиңүләр, яңа үрләр алуыгызны теләп калабыз.

Газетаның якын дуслары Гөлшат һәм Җәгъфәр КАСЫЙМОВЛАР.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума