Материалы

Туган телем - татар теле

последние и лучшие новости искусства в мире

10-7Халыкара туган тел көненә багышланган шигърият бәйгесе Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үтте. Туган телен яраткан, туган теле белән горурланган төрле яшьтәге катнашучылар бәйрәм чарасына килеп, рус, татар һәм себер татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр.

ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе булган татар телендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр саны быел күп булды.

Нәфис сүз осталары шәһәр һәм район мәктәпләре, балалар бакчаларыннан катнаштылар. Латыйфа белән Сафинә Маметовалар М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сөйләп 1 нче урынга лаек булдылар. 2 нче урын Мария Гомәровага, 3 нче - Азалия Айдуллинага бирелде. Мәктәп яшьтәгеләр арасында Ләйлә Насыйбуллина М.Җәлилнең “Яшь ана” шигырен сөйләп 1 нче урынны алды. Ләйсән Сөләймановага - 2 нче урын, Зарина Раенгуловага - 3 нче урын бирелде. Оксана Гарифханова 1 нче урынга, Элина Моратова – 2 нче урынга, Әлмирә Моратова – 3 нче урынга лаек булдылар.  

Бәйге узган еллардагы кебек үк Муса Җәлил, Габдулла Тукай - укучыларның иң яраткан авторлары икәнен дәлилләде. Муса Җәлилнең 33 шигыре яңгырады. ”Кызыл ромашка” шигырен кече яшьтәгеләр дә, мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә сөйләделәр. Балалар бакчаларыннан килгән сабыйлар Г.Тукайның “И туган тел, и матур тел” шигырен, шулай ук Фатыйх Кәрим, Роберт Миңнуллин, Рәсүл Гамзатов, Рәзил Вәлиевнең шигырьләрен башкардылар. Җирле шагыйрь-шагыйрәләребез - Булат Сөләйманов, Ирек Маһиянов, Галия Абайдуллинаның шигырьләрен сәнгатьле сөйләп призлы урыннар да алдылар. Өлкән яшьтәгеләрдән Сөнгатулла Бекенин үзе иҗат иткән “Онытылмый сугыш корбаннары” шигырен сөйләп 1 нче урын алды, икенче урын Нурия Вәлиевага, өченче - Фәүрия Ниязовага бирелде. Шигъри юлга сала белгән шагыйрьләрнең күңелләрендә кайнап чыккан хис–тойгыларны шигырь сөйләүчеләр тыңлаучыларына җиткерә белделәр. Андый сәләткә ия булган яңа, яшь талантларны ачты быелгы шигърият бәйгесе. Алар арасында мәктәптә укыган елларыннан шигърият белән кызыксынган, үзе дә шигырьләр иҗат иткән Рина Кутайгулова “Ветераннарга һәм киләчәк буынга” дип аталган шигырен укыды. Себер-татар мәдәният үзәге белгече Рузалия Корманалиева: ”Матур һәм күңелләрдә җылы хисләр калдырган шигърият бәйгесен Халыкара туган тел көненә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап оештырдык. Бәйгедә авыллардан килүчеләр күп булганы сөендерде. Без катнашучыларга һәм жюрида эшләүче тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинскихка, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Талиповага һәм жюри рәисе Алсинә Фәттаковага рәхмәтләребезне белдерәбез”, - диде. Шигърият бәйгесендә катнашучыларның саны йөзгә якын булды. Татар теле һәм әдәбиятын яратырга өйрәткән укытучыларга, татар теле укытылмаган мәктәпләрдән катнашкан балаларга, укытучыларына, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә филология фәннәре кандидаты Алсинә Фәттакова рәхмәт әйтеп эшләрендә уңышлар теләде. Себер-татар мәдәният үзәгеннән сәләтле балаларның остазлары - Бәнисә Ниязова (15 нче мәктәп), Роза Ишкулова (Лайтамак), Лилия Латыйпова (Күкрәнде), Сәйдә Бактабаева (Кутарбитка), Луиза Шаммөхәммәтова, Анжела Әхтәрова (14 нче мәктәп), Алсу Сөләйманова (7 нче балалар бакчасы), Гөлфия Абайдуллина (15 нче мәктәп каршындагы 5 нче балалар бакчасы), Рина Кутайгулова, Нурия Вәлиева (40 нчы балалар бакчасы), Лениза Карычевага (7 нче балалар бакчасы) рәхмәт белдерелде. Бәйгене оештыручыларга, һәр катнашучыга бөек шагыйребез Габдулла Тукайның фотосы белән махсус ясатылган дипломнар тапшырдылар. Җиңүчеләр истәлекле сувенирлар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума