#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган як тарихын өйрәнүчеләр корылтаенда

последние и лучшие новости искусства в мире

16-11Март ае ахырында Казан шәһәрендә I Бөтенроссия туган як тарихын өйрәнүчеләр корылтае узды. Биредә Рәсәйнең 33 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан 250дән артык делегат, ягъни туган ягын өйрәнүче тарихчылар, музей хезмәткәрләре һәм абруйлы галимнәр катнаштылар. Төмән өлкәсеннән 6 делегат сайланды, алар: Зәйтүнә Тычинских, Ришат Рәхимов, Равилә Кутумова, Гөлүсә Зиннәтуллина, Р.Н.Исхаков,  Венера Латыпова. Корылтайның беренче көнендә Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре белән түгәрәк өстәл артында очрашып, илебезнең төрле төбәкләрендә урнашкан татар авыллары тарихын өйрәнү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Делегатларны Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде. Ул төбәк тарихын өйрәнүне татарларның милли тәңгәллеген саклап калудагы әһәмияте турында әйтеп, бу юнәлештә энтузиастлар, фидакарьләрнең зур көч куюларын билгеләде. Бигрәк тә ул төрле төбәкләрдән җыелган китаплар күргәзмәсен хуплады. Анда 1000 артык төбәктән авыл тарихын, шәҗәрәләр өйрәнүгә багышланган хезмәтләр тәкъдим ителгән иде. Төмәнлеләр 50дән артык китап алып барып, регион тарихына караган әдәбиятны тиешле дәрәҗәдә күрсәттеләр. Түгәрәк өстәл утырышында Тубыл шәһәренең 15 мәктәбе музее җитәкчесе Равилә Кутумова чыгыш ясады. Ул гөрләп эшләгән музей мисалында себер татарларының яшәү тарихын музейларда саклап калу, өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Төмәннән тарих фәннәре кандидаты Гөлүсә Зиннәтуллина чыгышында авыл тарихын өйрәнгәндә халык медицинасы кебек кызыклы аспектка да күз салу турында сөйләп, үзенең бу өлкәгә караган этнографик материал җыю программасын тәкъдим итте. Кич белән “Казан” милли-мәдәни үзәге залында “Дөнья тарихында Алтын Урда” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Икенче көнне корылтайның пленар утырышында галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, татар зыялылары тарафыннан төбәк тарихын өйрәнү проблемалары турында докладлар укылды. Шулай ук төбәк өйрәнүчеләрнең эш юнәлешләре һәм алар алдында торган максатлар билгеләнде. Тарих фәннәре кандидаты Камил Әбләзов үз чыгышында Алтын Урда чоры тарихын өйрәнү мәсьәләсенең мөһимлегенә басым ясап, татар дәүләтләренең Россия империясе төзелешендә зур роль уйнавы, шулай ук бүгенге татар авылларын саклап калу проблемасы турында сөйләде. Делегатлар алдында армия генералы һәм тарихчы Мәхмүт Гәрәев якташыбыз шагыйрь Булат Сөләймановның “Мин төп себер татарымын...” дигән шигырен сөйләп, татар халкының Россия дәүләтендә җирле халык булуын ассызыклап үтте. Төмән өлкәсенең төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсенең җитәкчесе Зәйтүнә Тычинских докладында оешманың эш юнәлешләре һәм себер татарларының тарихын өйрәнү үзенчәлекләре турында сүз алып барды. Пленар утырышның йомгаклау өлешендә төбәк өйрәнүчеләр җәмгыятенең рәисе итеп “Татарларның тарихи язмышы” китабының авторы, меценат Камил Әбләзов билгеләнде. Шунда ук резолюция кабул ителеп, җәмгыять советы әгъзалары билгеләнде. Анда Төмән өлкәсеннән Зәйтүнә Тычинских та кертелде. Төмән өлкәсе делегатларына матди ярдәм иткән өчен өлкә татар Конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйровка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Зәйтүнә ТЫЧИНСКИХ,
Гөлүсә ЗИННӘТУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836