Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Туган җирем – Себерем”

последние и лучшие новости искусства в мире

47-6Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәният сараенда “Туган җирем – Себерем” исемле “Дуслык” татар халык җыр ансамбле тарафыннан зур концерт куелды. Ул Төмән өлкәсенең 75 еллык юбилеена багышланды. Мөнирә Җамалетдинова белән Әнисә Рамазанова оста итеп алып бардылар. Алар һәр чыгыш арасында регион тарихы, анда яшәгән күренекле шәхесләр турында сөйләделәр. Артистларның костюмнары күз явын алырлык шәп, гүзәл иде. Сәхнәдән “Кошларым”, “Гармун, гармун”, “Чишмә башы”, “Күкләреңне капламасын кара болыт”, “Такыялар”, “Умырзая чәчәк атканда”, “Сандугач-күгәрчен”, “Оныттың бугай” һәм башка җырлар яңгырады.

Ансамбльнең җитәкчесе Әбделхәким Мирхәйдәров, концертмейстеры Әсмабикә Мирхәйдәрова хорга кушылып гармунда уйнадылар. Әсмабикә апа үзе дә аерым татар көйләрен яңгыратты. Мөнирә Җамалетдинова сәнгатьле итеп “Тормыш авыр диеп зарланмагыз” дигән шигырь сөйләде. Мәүлидә Хәйруллина гармунда уйнап “Зөләйха”, “Моңнар кайтсын авылга” дигән җырларны җырлады. Мөхәррәмә Арсланова, Гөлсем Сагадеева, Эльмира Абдразакова, Мансура Ибәтуллина моңлы тавышлары белән аерым җырлар башкардылар.

30 елдан артык шушындый зур, өлкәбезнең, милләтебезнең горурлыгы булган “Дуслык” ансамблен җитәкләп килгән Әбделхәким Мирхәйдәровка, коллективка күркәм, эчтәлекле концерт бүләк итүләре өчен якташларыбыз зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836