#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган җирем, илем, Ватаным

последние и лучшие новости искусства в мире

Туган илем – ул бик тә киң төшенчә һәм ул һәркемгә дә бик кыйммәтле. Мин үземнең кече илем – туган җирем турында, анда 17 яшькә кадәр үткән балачак, мәктәп елларын искә алу белән генә чикләнергә булдым.

Туган авылым - Кактамак (хәзер Аслана авыл советы) Ялутор районы, Омск өлкәсе (1944 елдан Төмән өлкәсе). Кактамак исеме себер татар телендә коры тамак сүзен аңлата, чөнки авыл җәй көннәрендә суы бетеп корый торган Тубыл елгасына койган инеш тамагында урнашкан. Кактамак, меңнәрчә авыллар кебек, кечкенә, 40-50 йорттан торган, гаҗәеп Тубыл елгасы ярында, район үзәге Ялутор тимер юлы станциясеннән 36 чакрымда урнашкан. Мин үскән елларда авылда бер урам һәм кечкенә генә тыкрыкта сигез йорт бар иде. Әти йорты, олы абыем Камил, әнинең сеңлесе Гайшә апа, энесе Ибраһим, әтисе Вәгыйз, колхозның иң беренче рәисе Хәйбулла Вәлиуллин, күршебез Насыйбулла Хәсәнов, тракторчы Әйтмөхәмммәт әкә Нурмөхәммәтов яшәгәннәр. Бүгенге көндә ул урында яңа зур йортта аның улы Миргалинең генә торбасыннан төтен чыга, ә калган җиде йорт – хуҗасыз, ташландык, я җимерелгән хәлдә.

Нибары 50-60 ел элек кенә гөрләп яшәгән авылыбыз әкрен генә сүнә бара. Алай да, ышанасым килә, авылларны яңадан тергезү юлына борырлар.

Район үзәге Ялутор шәһәре тарихы белән интернеттан укып танышырга мөмкин. Минем уемча, анда Кактамак турында хата бар. Мәсәлән, Кактамак авылына нигез салучылар XIX гасыр ахырында яки XX гасыр башында Калмыклар авылы кешеләре булган. Ә мин бу вакыйга күп еллар элек булган дип уйлыйм. Нинди дәлилләр? Язшы ташкын вакытында Тубыл елгасы ярындагы Сөләйман абый Әхмәтовның бакчасын су җимерә иде. Без, балалар, анда кеше мәете калдыкларын таба идек. Мисал – 1955 елда колхоз җитәкчеләре шул бакчадан якын җирдә, мәчет курасында, бәрәңге саклау өчен нәүрәп төзергә уйладылар. Көрәк белән тәүлек әйләнәсе колхозчылар һәм без, югары сыйныф укучылары, баз казыдык. Шул вакытта бик күп каберлекләргә, мәет калдыкларына тап булдык. Ике билгесез зират урынындагы базны, әби-бабайлар соравы буенча, тиз арада күмделәр.

Тагын бер мисал: үткән гасырның 1970 елларында ял вакытында мин Рауды авылына махсус барып (3 чакрым) иң олы яшьтәге Алим баба белән очраштым. Мин генә түгел, минем әби-бабаларым да Кактамак мәчетенең төзелү елын, андагы каберлекләр турында белүче юк иде, дип сөйләде.

Минем әнием сөйләве буенча, «тиле» 1930 нчы елларда Яңа Атьял кешесе Имаметдин килеп мәчетебезнең манарасын ярым ае белән бергә кисеп төшергән. Барча халык каргышы белән ул кеше югалган, каберен дә белүче булмаган. Аның башына Аллаһының каргышы җитте, дип сөйләгәннәр. 1957 елда Тимергали Хәсәнов ярымайны беркетеп куйды, ләкин манарасын төзәтүче булмады. 2011 елда җимерелмәсен дип, борынгы мәчетне бөтенләй сүттеләр.

Кактамак биләмәсендә сөреп иген үстерә торган җирләр бик аз иде. Бакчалар башыннан ук үтә алмаслык Васюганы һәм Аманад сазлыклары иде. Игенне сазлык уртасында урнашкан утраучыкларда үстерәләр, ә ул җирләрне «Кала-утрау», дип атыйлар иде. Авыл тирәсендә, торф янган чокырлардагы күлләрдә бик күп балык тоталар иде.

1947 елда сазлар аша чыбык-чабыктан гать төзеп, Кала утрауга тәгәрмәчле трактор XТ3 чыгардылар. Ул чорда бик көчле ага торган Чәкчә елгасы аша кичү ясауга бик күп көч түгәргә туры килде. 1980 елларда сазлыкларны һәм Чәкчә елгасын каналлар ерып корыттылар. Тубыл елгасы да капиллярлар булмагач, корый, саега башлады.

1929-1930 елларда оештырылган «Кызыл Урак» колхозы 1949 елда күрше «Берлек» белән кушылдылар. Беренче рәисебез фронтовик Мөхәммәт Дәүләтгәрәев, ә аннан соң фронтовик Гарифулла Вәлиуллин (икесе дә Кактамактан) булдылар. Кыр эшләре буенча бригадир лаеклы ялга чыкканчы Камил Хисамов, ә малчылыкта Хәким Гадеев эшләделәр. Сугыш елларында колхоз җитәкчеләре Сафа Нәфыйков, Варис Ильясов, ә бухгалтер-хисапчы Җиһангир бабай Өметбаев иде. 1954 елда җиде авылны, вак колхозларны бергә кушып «Киров» колхозы барлыкка килде.

Беренчеләрдән булып Татарстаннан Себергә килгән Исхак Әхмәтов йортының бер бүлмәсендә башлангыч мәктәп урнашкан иде. Мин һәм Гайния – игезәкләр, 1946 елда беренче класска укырга бардык. Беренче укытучыбыз - яшь кыз Гөлчирә Дәүләтгәрәева, әти ягыннан безнең икедән туган апа, укырга, язарга өйрәтте, белемгә омтылыш уятты. Без, шаян ир балалар, кайчакта дәрестән качып боз аша Тубыл аръягында гөлҗимешлеккә йөгерә идек. Хәзер инде андый җиләклекләрне питомникларда да очратып булмас.

Аслана урта мәктәбендә уку елларында, кыш көннәрендә табигый бүлемтек-урманчык «Кала-ачы» аша туры юл ясап, чаңгыда укырга йөрдек. Капкан салып вак-төяк җәнлекләр, кыр тычканы, ас, себер көзәне аулый идек, ә тире тапшырган өчен аз булса да азык-төлек бирәләр иде. Шул кадәр газаплар чигеп яшәсәк тә, укуыбызны ташламадык, тырыштык.

Тубылда, бүрәннәрдә балык тота идек. Минем бабаем Вәгыйз һәм дусты Әйтмөхәммәт Усманов Кулик авылы янындагы Олы бүрәннән 1948 елның кышында 10 тоннадан артык балык тотканнары исемдә.

Сугыш һәм аннан соңгы авыр тормыш елларында картлардан һәм яшүсмерләрдән торган колхозда балык тотучы бригадалар оештыралар һәм эш хакы өчен балык бирәләр иде. Балыкчылар арасында Кадыйр абыем йөрде, ә 10 яшьтән узгач, безнең зур балалы гаилә өчен балык, кош-корт тотучы һәм әнисе өчен ярдәмче ул булды. Кайсы көннәрдә безне дә, Гайнияне, сеңлебез Факияне, мине үзе белән алып бара иде. Ул шатлыклы көннәрне без һаман да искә төшерәбез, онытмыйбыз.

1970-1980 нче елларда илне азык-төлек белән тәэмин итү өчен кабул ителгән программа буенча Кактамакта да зур эшләр башланды: 1200 баш савым сыерга, 800 баш бозауга исәпләнгән ферма, суүткәргеч, балалар бакчасы, урта мәктәп, электроподстанция, асфальт юллар төзеделәр, күп халык зур йортлар сала башлады.

Озак вакыт та үтмәде, үзгәртеп кору, авыр еллар башланды. Билгеле булганча, һәркемнең ашыйсы килә. Крестьяннар, авыл хуҗалыгы эшчеләре эш эзләп чит җирләргә, шәһәрләргә киттеләр. Күп көч түгеп төзелгән ит-сөт фермасы җимерелде, нигезе дә калмады. Кече иленә кайткан саен кызганыч күренешкә карап, халыкның бай киләчәген өмет иткән төзүчеләрне, үземнең замандашларымны баш иеп искә алам. Мөбәрәкша Шамсуллин, Мәкъсүт, Әкрам, Миргали Нурмөхәммәтовлар, Нигъмәтҗан Өметбаев, Наил, Хәмит, Ирсат Гадиевлар, Закир Кәримов, Әптерәшит, Салих Нәфыйковлар, Әхтәр, Әхсән, Әхәт Бикчәнтәевлар, Солтан Ильясов, Гатаулла, Гатиятулла Заһидуллиннар, минем ике абыем Камил һәм Кадыйр һәм башкалар... Бу минем өчен изге, тырыш кешеләрнең күбесе, кызганычка каршы, якты дөньяда юклар, рухлары шат булсын.

Бүгенге көндә, Аллага шөкер, илебездә, Ватаныбызда һәм дә авыл тормышында бик зур уңай үзгәрешләр бар. Тырыш халык көче белән илебезнең аякка басуына мин дә чын күңелемнән ышанам.

Гани ХИСАМОВ, Уфа шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836