#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туганлыкның кадерен белеп яшибез

последние и лучшие новости искусства в мире

12-4Бертуган апа-абыйларым - иң якын кешеләрем. Мин һәрвакыт аларның шатлык-кайгыларын уртаклашырга тырышам. Бертуган энем Зиннәт Шакир улы Мәхмүтов мәктәптә укыганда, югары уку йортында белем алганда, Монголия җирендә хезмәт иткән елларында да якыннарын уңышлары белән сөендереп торды. Үләртеш авылында туган, Санниково мәктәбендә укыган гел шат күңелле Зиннәтебезне классташлары, укытучылар да яхшы хәтерлиләрдер. Ул быел 50 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый. Тормыш юлында тырыш, хезмәт сөючән, гаиләсен яраткан, кайгырткан туганыбыз тормыш иптәшеннән дә уңды. Алар Айнә киленебез белән өч ул - Азат, Изат, Рубенны үстерделәр. Киленебез Ялутор районының Аслана авылыннан. Уллары Азат белән Изат нефть һәм газ университетын тәмамладылар. Спорт яраткан улы Азат Заводоуковск шәһәрендә физкультура укытучысы булып эшли.

Азат белән Изат үз гаиләләрен корып, әти-әнисен оныклар белән сөендерделәр. Кече уллары әле мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый. Зиннәт белән Айнә тормышта үз урыннарын, бәхетләрен табып, күпләргә үрнәк булып яшиләр. Без күп балалы гаиләдә үстек, туганлык хисләренә тап төшермичә, киләчәктә дә бер-беребезнең кадерен белеп гомер итәбез. Зиннәтебез безгә терәк, киңәшче, иң якын, хөрмәтле туганыбыз. Араларыбыз якын булмаса да, киләчәктә дә бер-беребезнең хәлләрен белешеп, аралашып, туганлашып яшәргә Ходай насыйп итсен.

Фәүсия МӘМӘТОВА, Тубыл районы, Маслау авылы.
(Римма У
МИТБАЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836