#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тукманның тыл ветераннары

последние и лучшие новости искусства в мире

23-8Түбән Тәүде районы, Тукман авылында Бөек Ватан сугышы шаһитлары – тыл һәм хезмәт ветераннары белән очраштык.

2019 елның декабренә 95 яшен тутырачак Рауза Гәрәй кызы Насыйрова улы Гайфулла Газизулла улы һәм килене Рузалия Харис кызы тәрбиясендә Тукманда 15 ел яши. Рузалия ханым безне Рауза апа бүлмәсенә озатты. Ачык йөзле, чибәр, зиһене яшьләр көнләшерлек апага, әби, дип әйтергә тел бармый.

- Узган гасырның авыр 90 елларында әни безгә материаль яктан нык булышты. Эш хакын рәтләп түләмәделәр, оеклар, бияләйләр бәйләп сатты. Балалар кечкенә иде, аларны карашты. Әнине кадерләп карау изге бурычыбыз, - дип сөйләде Рузалия Харис кызы.

Без Рауза ападан бер гасырга якын тормышы турында сорадык.

- Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында туып-үстем. Сугыш ничек башланганы һич онытылмый. Тәүзих абыйлар “доброволец” булып өчәү киттеләр. Яудан үзе генә кайтты. Абый тоташ 9 ел хәрби хезмәттә булды, Япон сугышында да катнашты.

Әниемнең исеме Нәсимә иде. Без өч бала – Тәүзих, Нурания, мин үстек. Әтием 1914 елны Герман сугышында катнашкан, 5 ел әсирлектә булган.

Киндерле мәктәбендә 7 класс тәмамладым, аннары колхоз фермасында сарык карадым, сыер саудым. Сугыш елларында яшь кызлар идек, арабызда бер егет тә булды. Балык артелендә фронт өчен балык тоттык. Бияләйләр, итекләр юешләнеп ката, бияләйләрне салып ялан кул белән тотабыз.

Тормыш иптәшем Газиз Галиулла улы Бөек Ватан сугышы ветераны иде. 1940 елның мартыннан 1945 елның маенача сугышкан. Колхозда эшләде, 1980 елда яныбыздан китте. Кызыбыз 46 яшендә генә вафат булды. Бүгенге көндә 4 оныгым бар, - дип сөйләде Рауза Гәрәй кызы.

23-10Насыйровлардан ерак түгел яшәгән тагын бер тыл һәм хезмәт ветераны яши. Сатира Сәлахетдин кызы Сиразетдиновага ноябрьдә 88 яшь тулачак. Ул Халидә сеңлесенең улы белән көн күрә. Өй алдын, тротурларны яңа гына юган. Бу яшьтә физик эшне шулай башкаруына ничек сокланмыйсың? Ул ачык йөзле, җитез, хәрәкәтчән.

- Бухаринда дөньяга килгәнмен. Әнием Фәхриҗиһан, әтием Сәлахетдин 6 бала тәрбияләгәннәр, мин өченчеләре идем. Әти 1915 елны Герман сугышында, 1941-1945 елларда Төмәндә хезмәт армиясендә катнашкан. Ул аннан 7 елдан соң кайтты. “Анда ачлыктан үлүчеләр дә булды» ,– дип сөйләгән иде әти. Элек безнең колхоз “Тельман” исемле иде, аннары “Большевик”ка кушылды. Сугыш елларында Курьяда (Паченка янында) бай кешегә бәрәңге утыртыштым. 5 чиләк бәрәңге бирделәр, ул күп исәпләнде. Сугыш тәмамлангач, кырда җитен йолкыдык, борчак җыйдык, башка эшләрне башкардык.

Киндерле мәктәбендә 5 класс тәмамладым. Хәмит абый Газеев, Тайфә апа, Нәбиулла абый Гайнуллиннар укыттылар. Әскәр Ногманов, Фәһим Фәизов, Хәлим Фазлуллин, Мифтах Альшиннар белән бер сыйныфта белем алдык.

1956 елны паспорт бирделәр. 1960 елны Яркәү районы, Сәет авылында мәктәптә пешекче булып эшләдем, 30 баланы ашаттым. Анда Кыскыркүл, Яманаул сабыйлары да укыдылар. Тукманда урман эшкәртү заводында станокчы булып - 15, конторда 15 ел хезмәт иттем. Станокка флаг куялар иде, аңа карап куышабыз, норманы арттырырга, алдынгы булырга тырышабыз. Мактаулы хезмәтем өчен Кара диңгезгә берничә тапкыр путевка бирделәр. Завод безне нык күтәрде, яхшы яшәдек.

Киндерле егете Шәфигулла Кәлимулла улы белән 30 ел тату гомер кичердек. Ул 5 яшендә ятим калган. Алар 5 бала үскәннәр. Бабасы Сафа абый сугыш елларында Новосибирск шәһәрендә хезмәт армиясендә катнашкан. Киндерледә кырда тракторчылар: Вәли абый белән Риза абый Сәйдуллиннар ятим Шәфигулланы ашатканнар, - дип сөйләде Сатира Сәлахетдин кызы.

Рауза апа белән Сатира апа фоторәсемгә төшәргә дип горурланып медальләрен тактылар. Аларга ул медальләрдән дә кадерлерәк ни бар? Риясыз, тырыш, намуслы хезмәтләрен дәлилләүче шушы дәүләт бүләкләре зыңлаган тавышлар чыгарып, күкрәкләрендә балкыды.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836