#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән – Казан

последние и лучшие новости искусства в мире

34-6Җырдагыча: “Безгә бергә барасы”, - дигән сүзләр килә күңелгә. Ә бу чынлап та шулай булган бит. Илдәге татарларның , Татарстан һәм Башкортостаннан кала, иң күбесе Төмән өлкәсендә яшиләр. Тарихи материаллардан күренгәнчә, Себернең Идел буе татарлары белән аралашып яшәве борынгыдан килә.

“Патша Россиясендә Себер төбәге татарлары уртак тормыш алып баручы халык булып саналалар һәм үзләренең хокукый мөнәсәбәтләре, башка билгеләр буенча (тел, көнкүреш үзенчәлекләре һәм башкалар) 4 төркемгә бүленәләр. Беренче төркемне җирле, ясаклы татарлар, тәшкил иткән, кулларында “ясак” (җиргә хокук турында документ) булган.

Аерым төркемне дәүләт хезмәтендәге татарлар алып торган, кайбер урыннарда казак гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр. Бохарлыларның, Урта Азиядән күчеп килүчеләрнең, үз җирләре һәм үз административ идарәләре булган, нигездә, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Кайбер бохарлылар җирне арендага гына ала алганнар. Дүртенче төркемдә - Идел буе татарлары. Алар Себердәге туганнары белән күптән элемтә тотканнар. Күбесе Көнбатыш Себергә XIX – XX гасырларда күченгәннәр. Идел буе һәм Себер татарлары күптән хуҗалык һәм мәдәни тормыш өлкәсендә хезмәттәшлек итәләр. Казан татарлары матди һәм рухи үсештә зур йогынты ясадылар (мәгариф, сәнгать, матбугат һәм башкалар)”, - дип яза тарих фәннәре кандидаты, публицист, РФ журналистлар союзы әгъзасы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Изил Бәдретдин улы Гарифуллин “Очерки истории татарского населения Тюменской области” китабында. 

34-7Шартлы рәвештә татарларның Себергә килүләрен берничә чорга бүләргә була. Беренчесе - Транссиб төзелеше. Ул вакытта империянең һәр губерниясенә тимер юл төзү өчен билгеле бер санда атлар, эшчеләр җибәрү таләп ителә. Енисей ярларына Казан һәм Уфа губерналарыннан татарлар да китәләр. Кемдер аннары кире кайта, әмма күпләре шунда яшәп калалар. Икенче, иң зур этап - Столыпин реформасы еллары. Ул вакытта буш җирләргә күчүчеләргә билгеле бер ташламалар һәм җиңеллекләр булдырыла. 30 нчы елларда Себергә Идел буе киңлекләрен колачлаган ачлыктан качалар, ул вакытта татарлар инде нигез салынган җирлекләргә килеп урнашалар. Соңгы дулкын - узган гасырның 50-60 нчы елларында зур комсомол төзелешләре күпләрне үзләренә дәшәләр.

1889 елда күчерү мөмкинлеген раслаган һәм җиңеләйткән закон кабул ителә, ләкин күченүчеләр өчен участоклар махсус әзерләнмәгәнлектән, ә акча аз бүлеп бирелгәнлектән, күченүчеләрнең хәле авыр булган.

Столыпин реформасы вакытында 10 ел эчендә Себергә 3 млн. тирәсе кеше күченгән, бу вакыт эчендә Себердәге чәчү мәйданнары 2 тапкыр арткан. Себер эчке һәм тышкы базарга ашлык, атланмай китерә башлаган. Өлкәбездә Идел буеннан күчеп килгән татарлар монда торгызган авылларына туган якларындагы авыл исемнәрен куйганнар. Мәсәлән, 1911 елда Апас районының Чүрибураш һәм Танай-Турай авылларыннан килгән милләттәшләребез Түбән Тәүде районындагы куе кара урман эчендә нигез салган авылларына Казан исемен биргәннәр.

34-8Себергә 1920-1930 елларда укый-яза белмәүчелекне бетерү бурычын тормышка ашырырга килүчеләр дә шактый. Алар арасында соңрак танылган шагыйрь Шәйхи Маннур булуы да билгеле – ул Тугызда уку йортында (изба-читальня) эшли. Өлкәбезнең горурлыгы - күренекле мәгърифәтче, педагог Бәдретдин Гарифуллин да Татарстан Республикасында туып-үскән. Ул 66 ел гомерен халыкны агарту эшенә багышлый, бик күп мәктәпләр ача, аларны җитәкли.

1950-1960 елларда югары белемле укытучыларга кытлык туа. Тубыл педагогия институтында татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү бүлеге ачыла. Анда Казаннан фән кандидатлары, югары белемле белгечләр җибәрелә. Бу елларда институт укытучылары халык арасында мәгърифәт, мәдәниятне күтәрүдә зур эш алып баралар. Татар мәдәнияте йорты, татар китапханәсе эше җайга салына. “Ленин юлы” газетасында да зур эшчәнлек күрсәтәләр. Мәдәният йортында җыр-бию ансамбле, хор, драма түгәрәге оештырыла. Югары белемле кадрлар булдырырга Казан уку йортлары да ярдәм итәләр. Ул елларда Казанда күп яшьләр төрле белгечлекләр буенча белем алырга омтылыш белдерәләр. Алар туган якларына – Себергә кайтып, өлкәбез үсешендә горурланырлык өлеш кертәләр.

Ә инде 1960-2000 елларда Себернең төньягында нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү һәм үзләштерү чорында Татарстан һәм Башкортостан районнарыннан килүчеләр төп эш көче булып торалар. Бу елларда Себердәге татарлар саны 3 тапкырга арта.

Татарстанның иң зур, көчле – В.И.Ленин исемендәге университетының иң мактаулы академикларының берсе дә - безнең якташыбыз, Төмән кызы – Диләрә Гариф кызы Тумашева. Ике төбәк арасында элемтә булдырган танылган шәхесләр бик күп.

Татарстаннан өлкә мәктәпләренә даими рәвештә дәреслекләр, методик әсбаплар җибәрелә. Еш кына тарихчылар, мәгариф, мәдәният белгечләре, шагыйрь-язучылар, фольклор, телне өйрәнү буенча экспедицияләр киләләр. Татар эстрадасы йолдызларын да якташларыбыз яратып, сагынып көтеп алалар.

Төмән һәм Тубыл шәһәр Сабантуйларында Татарстан вәкилләре – даими көтеп алынган кунаклар. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаменты белән максатчан хезмәттәшлек итү буенча килешү төзелгән.

Татарстанның милли лагерьларына өлкә һәм Казанда төбәкара татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда, Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңү яулаган балалар ел саен ял итеп кайталар. Укытучыларга туган тел укыту буенча белемнәрен тикшерергә, яңа уңышларга ирешергә мөмкинлек бирелә.

Казан төрле форум, фестиваль, җыен, конференция, корылтайларга илнең, дөньяның төрле төбәгеннән, шул исәптән Төмән өлкәсеннән дә, делегатларны хуш күреп каршы ала, милли хисләргә баетып, милли ашларның тәмен татытып хөрмәтләп озата.

Өлкәдә Бөтендөнья татар Конгрессының күчмә утырышы, Федераль сабантуй, Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фольклор фестивале үтте. 2019 елда ТР президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор сәүдә-экономика, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар, татар җәмәгатьчелеге белән очрашу үтте.

Россия составында – алга!

Татарстан үзен Россия Федерациясе составындагы Республика дип игълан итте. Социаль-икътисади яктан Татарстан элекке союздаш республикаларның кайберләрен узып китте. Нефть-химия тармагы, машиналар, самолетлар, суднолар төзелеше үсештә. Казан метрополитены – үзе олы казаныш. Казанда 2013 елда үткәрелгән Универсиада, 2015 елгы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2019 елдагы Ворлдскиллс эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты, шулай ук футбол буенча дөнья чемпионатының кайбер матчлары... Казанда БДБ илләренең беренче спорт Уенын үткәрү дә планлаштырыла. Болар барысы да Татарстанның абруен һәм халыкара дәрәҗәдә чаралар оештыру мөмкинлекләрен күрсәтә.

Республика җитәкчеләре әйткәнчә, Татарстанның иң олы байлыгы – халыклар дуслыгы.

Еллар һәм атамалар:

27 май 1920 ел – Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оеша.

30 август 1990 ел – ТАССР Югары Советы “Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында” декларация кабул итте һәм республика атамасы “Татарстан Совет Социалистик Республикасы – Татарстан Республикасы”на үзгәртелде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836