#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән районы автономиясе утырышында

последние и лучшие новости искусства в мире

48-620нче ноябрь көнне Төмән районы хакимияте йортының зур залында район татар милли-мәдәни автономиясе советының утырышы узды. Чарага махсус кунаклар – район хакимият башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Ольга Зимина белән мәдәният идарәсе начальнигы Андрей Неугодников чакырылганнар иде. Утырышны район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин башлап, һәркемне җылы сәламләде һәм үткән 9 ай эчендә башкарылган эшләре буенча отчет ясап, бирелгән сорауларга җавап бирде. Аннары районда дини оешмаларның эшләре белән таныштырып Рөстәм Камалиев чыгыш ясады.

Аны тыңлаганнан соң, Хәмзә Биктимиров авылларда халыкның төрле ырым-шырымнарны, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне ислам диненең төп кагыйдәләренә әйләндерүләрен әйтеп, дин әһелләренә бу мәсьәләгә аеруча әһәмият бирергә киңәш итте. Утырышның көн тәртибенә 2018нче елның беренче яртыеллыгына “Яңарыш” өлкә татар газетасына язылу мәсьәләсе дә куелган иде. Альберт Мөхәммәтгали улы бу сорауга зур җаваплылык белән карап, газетаның туган телебез, мәдәниятебез, тарихыбызны югалтмау, аны үстерү эшендә зур роль уйнаганын искәртеп, һәркемгә үз авыл җирлегендә бу сорау буенча эшләргә кушты. Аннары автономия җитәкчесе 2018 елда башкарылачак эшләр планы белән таныштырды, автономия советы әгъзалары үзләренең фикерләрен, өстәмә тәкьдимнәрен керттеләр. Ольга Зимина киләсе елга Төмән районы үзенең 95 еллыгын бәйрәм итүен искәртеп: “Юбилей уңаеннан район буенча төрле зур күләмле эстафеталы чаралар уздырылачак. Бу эштә район автономиясе дә читтә калмасын иде”, - диде. Утырышта катнашучылар район сабан туен һәм шахмат, өстәл теннисы буенча турнирларны әлеге шатлыклы датага багышлап уздырырга әзер икәнлекләрен белдерделәр. Шул арада Ольга Витальевна быел район сабан туен уздыруда килеп чыккан проблеманы чишү юлын карап: “Сабан туен бу елга хәтле Червишево авыл хакимияте территориясендә үткәрә идек. Ул җирдә хәзер йортлар төзелә башлау сәбәпле, бәйрәм итү урынын Турай авылы янындагы аланлыкка күчердек. Сорашулар буенча, халык сайланган урын белән канәгать калган. Чөнки транспорт белән килеп тукталыр урын күп, үзләренең транспортлары булмаганнар өчен маршрут автобуслары да йөреп тора”, - диде. Аннары: “Ел саен бер урында уздыру отышлы вариант, чөнки алдан ук ул урынны сөрдереп, үләнен чабып куясың һәм төрле уеннар уздыру мәйданчыклары да әзер булачак”, - дигән фикерен өстәп, совет әгъзаларына уйлап карарга киңәш итте. Альберт Алтынгузин киләсе утырышны 14 декабрь көненә билгеләп, чарада катнашучыларның һәркеменә рәхмәтен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836