#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге яңадан ишекләрен ачты

последние и лучшие новости искусства в мире

6-4Шәһәр татар мәдәният үзәгендә “Ачык ишекләр” көне традиция буенча сентябрь аенда үтте. Әмма мәдәният үзәгендә ремонт эшләре бару сәбәпле, үзәк хезмәткәрләре январь аенда гына тулысынча эшли башладылар. Бу көнне алар килгән кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар һәм биредә нинди эшләр алып барылуы турында сөйләделәр. Ата-аналар һәрбер түгәрәк, студия белән якыннан танышып, түгәрәк җитәкчеләре белән аралаштылар. «Тюльпан» Урал-Себер рәсем ясау (роспись) түгәрәге җитәкчесе Гөлнәзирә Мөстәкыймова нәни кунаклар өчен пыялада рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде. Мәдәният үзәгенең әйдәп баручы белгече Зөлфинә Минебаева үзләрендә үткәрелә торган барлык эшчәнлек юнәлешләре белән якынрак таныштырды.

- Озакка сузылган реконструкциядән соң, без балаларны түгәрәкләргә яңадан кабул итүебезгә бик шатбыз. Төрле яшьтәге балаларны төрле юнәлештәге түгәрәкләргә җыябыз. Ремонт эшләренә карамастан, түгәрәкләр һәм төрле клуб берләшмәләре җитәкчеләре дәресләрен дистанцион рәвештә үткәрделәр. 3-7 яшьлек балалар түләүле рәвештә «Бабочка» (җитәкчесе Екатерина Харламова) балалар бию студиясе һәм «Лучики» (Кристина Тонко) вокал студиясенә, «Акварелька» (Анастасия Хамзина) рәсем ясау, «Развивайка» (А.Хамзина) балалар иҗат студиясенә йөри алалар. Ә җиде яшьтән алып безнең балалар түләүсез булган түгәрәкләргә күчә алалар. Алар:

1. «Аккош» татар-башкорт бию студиясе (Е.Харламова);

2. «Әпипә» балалар инструменталь ансамбле (Екатерина Володина);

3. «Чимги» балалар фольклор-инструменталь студиясе (Ислам Сафин);

4. «Йолдызлык” балалар эстрада вокал студиясе (К.Тонко);

5. «Тюльпан» Урал-Себер рәсем ясау түгәрәге (Г.Мөстәкыймова);

6. «Көрәш» татар-башкорт көрәше секциясе (тренеры Габделхак Миңнебаев);

7. «Туган тел» сәнгать-әдәби түгәрәге (Гөлнара Гарипова);

8. Аккордеонда уйнарга өйрәнү (Г.Мөстәкыймова);

9. «Хәзинә» декоратив-гамәли иҗат студиясе (А.Хамзина)

Яшүсмерләр яшендәге балалар өчен дә студияләр оештырылды.

1. «Хәрәкәт» татар яшьләр театры (Ринат Гарифуллин);

2. «Fresh» эстрада җыры яшьләр студиясе (Людмила Юрченко);

Яшьләр һәм өлкән буын кешеләре өчен:

1. Фольклор-инструменталь студиясе (Әбүзәр Миңнебаев);

2. Үзешчән сәнгать театры (Владимир Шмаков);

3. «Сүнмәс хисләр», «Заречная околица» вокал-хор студиясе (Әхтәм Насыйров) дип сөйләде ул.

Клуб эшләре методикасы буенча белгеч Камилә Фәхретдинова кунакларны барлык сәнгать җитәкчеләре белән дә таныштырды, эшләп килүче түгәрәкләр турында:

- Безнең түгәрәкләрдә һәм студияләрдә 200гә якын кеше зур теләк белән шөгыльләнә. Аларның күбесе ел саен халыкара дәрәҗәдәге төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. 2021 елда «Әпипә» балалар уен корал ансамбле «Себер чишмәләре» халык мәдәнияте солистлары һәм ансамбльләренең XI Халыкара конкурсында катнашканы өчен 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнде. Төмән өлкәсенең үзешчән иҗат коллективларының III Төбәк фестиваль-конкурсында безнең иҗат коллективларыбыз барлыгы 131 төрле дәрәҗәдәге диплом яуладылар. 1 нче дәрәҗәдәге диплом, шулай ук конкурс лауреаты дипломы белән безнең йолдызчыкларыбыз - «Вак бәлеш» фольклор коллективы бүләкләнде. Бүгенге көндә иң кечкенә коллектив - «Әпипә» балалар инструменталь ансамбле, анда нибары өч бала гына катнаша. Безнең үзәктә тәрбияләнүчеләр мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан һәм Тубыл сәнгать көллиятләрендә укуларын дәвам итәләр. Татар эстрадасы йолдызлары белән бергә чыгыш ясыйлар. Коллективыбыз горурлыгы дип бик талантлы, гениаль режиссер һәм актер Ринат Гарифуллинны әйтер идем. 6-8Ул берничә мюзикл һәм спектакльләр сценарийларының авторы. Ринат мәдәният өлкәсе белгечләре арасында VII шәһәр конкурсында катнашып, махсус призга лаек булды. Үзәгебезгә сәнгатькә гашыйк һәм сәләтле милләттәшләребезне көтеп калабыз! - дип җинтекләп сөйләде.

Ахырда “Сәнгатьнең тылсымлы көче» программасы кысаларында «Хәерле Иске Яңа ел» дип исемләнгән (авторы Ринат Гарифуллин) театральләштерелгән тамаша куелды. Аны әкият персонажлары - Кар кызы, Убырлы карчык һәм Кыш бабай алып бардылар. Биредә үзәкнең балалар иҗат коллективлары үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836