Материалы

Уңышлар сиңа, Дамир!

последние и лучшие новости искусства в мире

Ул авыру, инвалид кешеләр турында ничек кайгыртырга кирәклеге турында күпләргә үрнәк булып тора. Дамир гаиләсе белән, барлык шартларны уңай булдырып, Камил Гани улы Хәкимов бабайны тәрбияли.

Бабай армиядә хезмәт итә, өр-яңа коралны сынауда катнаша, күп еллар Обь-Иртеш пароходчылыгында механизаторлар бригадасын җитәкли, Төмәндә урман сәнәгате өчен җиһазлар әзерли. Бүләкләр алып эшли, һәрвакыт җәмгыятьнең хөрмәтле кешесе булды. Архив документлары Камил Гани улының 6 яшьтән бирле эшләгәнен расладылар. Ул - сугыш елларының тыл ветераны. Физик яктан нык кеше зур кайгы кичерә - бердәнбер улын югалта. Бала югалтудан да ачы кайгы юк, ул аны сагынып яши.

Ветеран ике инсульт кичергән, алай да табиблар аның гомерен саклап калганнар. Дамир бабайны кечкенә баланы тәрбияләгән кебек карый. Табибларның тәкъдимнәрен үти, йөрергә, режим, диета сакларга өйрәтә, бүлмәне җилләтә, юындыра, хатыны авыруга вакытында дарулар биреп тора. Бу яшь пар бик тырышып эшли, ә үз балаларын әбиләре караша.

Дамирны авырлыклар куркытмый. Бабай һәрвакыт каралган, алай да ул үз оныкларын сагынып яши.

Роза ХӘКИМОВА. Төмән.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума